ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2013 ел
дүшәмбе

«Олимпиец» спорт клубы территориясендә узган чаңгы ярышында стартка 12 урман тармагыннан 18 команда чыкты. Укучы һәм эшләүче яшьләрдән торган 150 чаңгычы арасында Лубян урман-техник көллияте студентлары аерылып торды.

Ярышта призлы урын алучылар арасында - Дмитрий Кузнецов һәм Иван Алексеев, төрле яшь категорияләрендә II урын алучылар, һәм Аделина Терентьева, кызлар арасында III урын алучы. Җиңүчеләрне Бөтендөнья җәйге Универсиадасы символы төшкән спорт җиһазлары белән бүләкләделәр.


15
февраль, 2013 ел
җомга

Бу катлаулы мәсьәлә белән урманчылык җитәкчеләре һәм белгечләре шөгыльләнә. Февраль ае дәвамында алар авыл мәктәпләренә, урман бистәләрендә урнашкан мәктәпләргә кунакка йөрде. Урманчылар үзенчәлекле Урман дәресләре уздырды. Чыгарылыш сыйныф укучыларына үз һөнәрләре турында, Татарстан урман хуҗалыгындагы үзгәрешләр, кайсы уку йортларында урманчы һөнәрен алып булуы турында сөйләделәр.  

Һәр елда яз айларында Министрлыкның кадрлар хезмәте Казан дәүләт аграр университеты һәм Лубян урман-техник көллияте өчен контракт-максатлы нигездә укырга керү өчен булачак абитуриентлар исемлеген төзи. Абитуриентларның һәрберсе ата-аналары һәм ул билгеләнгән  урманчылык җитәкчесе белән министр Наил Мәһдиев сөйләшә.

Үсеп килүче буынга экология тәрбиясе бирү Татарстан Республикасы дәүләт табигый заказниклары инспекторлары эшчәнлегенең аерылгысыз өлешенә әверелде. Быел исә яшь гражданнарда экология мәдәнияте тәрбияләү сораулары аеруча әһәмияткә ия. «Степной» ДТКЗ белгечләре шушы көннәрдә генә Лениногорск шәһәрендәге балалар бакчаларында булып, «Урман кошлары» темасына дәресләр уздырдылар. Балалар рәхәтләнеп хайваннар турында фильмнар карадылар, «бик җитди сорауларына» җаваплар алдылар, инспекторлар аларга матур плакатлар һәм календарьлар бүләк иттеләр. Шундый гади, ләкин бик тә файдалы әлеге дәресләр балалар  бакчасында экология белеме бирүнең нәтиҗәле системасын барлыкка китерә.  


13
февраль, 2013 ел
чәршәмбе

Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов Россия табигать ресурслары һәм экология министры Сергей Донскойны һәм Су ресурслары Федераль агентлыгы җитәкчесе Марина Селиверстованы ябык тамыр системалы үсентеләр үстерү буенча Европада иң эре  үзәк белән таныштырды. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев Сергей Донскойга республикада урманны торгызу эшләренең планнарын, Идел буе федераль округында УСОҮ тудыра торган мөмкинлекләр турында җиткерде.

Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең уку залында Россия министрына  2012 елда Татарстан урманчылыкларында тәҗрибә вариантында файдаланылган «Дәүләт урман реестры» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы эше күрсәтелде.    

Сергей Донской һәм Марина Селиверстова зур кызыксыну белән министрлыкка караган учреждениеләрдә җитештерелгән продукция белән танышты, Арча һәм Саба мәктәп урманчылыклары балалары белән очрашу турында аеруча җылылык белән искә алдылар. «Бары тик балачактан гына әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тәрбияләп була», - диде Россия табигать ресурслары һәм экология министры.


11
февраль, 2013 ел
дүшәмбе

10 февральдә узган «Россия чаңгы юлы» старты Казанда узачак Бөтендөнья җәйге Универсидасына багышланды һәм 2013 метр тәшкил итә иде. Казансу елгасы буенда массакүләм чабышта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре министр урынбасары Рамил Мәхмүтов җитәкчелегендә катнашты.


5
февраль, 2013 ел
сишәмбе

Казан дәүләт аграр университеты урман хуҗалыгы һәм экология кафедрасы укытучылары белән берлектә алар февраль ае дәвамында республиканың күп районнарында мәктәпләрдә булачак.

Урманчылар Татарстан Республикасында урман хуҗалыгының торышы һәм перспективалары, КДАУ тәмамлаганнан соң эш урыны булган урманчылыкларда хезмәт шартлары турында сөйләячәк.    

2012 елда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы учрежедениеләрендә университетны тәмамлаган ун белгеч эшкә урнашкан.


4
февраль, 2013 ел
дүшәмбе

Комплекслы профилле «Зөя» төбәк күләмендә әһәмияткә ия булган Дәүләт табигый заказнигы оешканга 15 ел тулды.

Аеруча саклана торган территория мәйданы 12456,32 га. Заказник Татарстанның ике районы - Яшел Үзән һәм Югары Ослан территорияләрендә урнашкан. Төзү максаты –Зөя елгасының, Куйбышев сусаклагычының Свияга култыгы һәм шулар тирәсендәге сулык участокларының табигый һәм ясалма экосистемаларын, сирәк балык төрләрен, уникаль табигый ландшафтны һәм биологик төрлелекне саклау һәм торгызу.  

Заказникта 8 инспектор эшли. Соңгы дүрт елда аны Александр Евгеньевич Салмин җитәкли.

15 ел эшчәнлек дәверендә заказник инспекторлары Зөя, Сөлчә, Әрә, Буа һәм Гөбенә елгаларының төрле өлкәләренә 1800 дән артык рейд ясаган. Рейдлар вакытында табигатьне саклау законнарын 700 дән артык бозу очрагы ачыкланган. Закон бозучыларга 660 мең штраф салынган.

Заказникның юбилеена Министрлык заказникның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында мәгълүмат тупланды, шулай ук эшчәнлек юнәлешләре күрсәтегән буклет чыгарды.

Экология-агарту һәм биологик төрлелекне саклап калу буенча эшчәнлегендә ирешкән югары уңышлары өчен заказник коллективы Татарстан Республикасы Урман урман хуҗалыгы министры боерыгы белән Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Җирне калын кар катламы каплагач, хайваннарга ризык табу тагын да кыенлаша. Аларга ярдәмгә дәүләт табигый заказнигы хезмәткәрләре килә. Лениногроск районындагы «Степной» заказнигында тояклы хайваннар дөньясының бик матур һәм бик сирәк очрый торган төре – кәҗәболаннар яши. Алар солы һәм печән салынган җимлекләр янына бик теләп җыела. Шунда ук бик күп кошлар да очып килә. «Ашаханәдә» булганнан соң, заказник инспекторлары әлеге куркак хайваннарны фотога төшереп кала алган.  

Әлеге яхшы эшне заказникның инде күптәнге ярдәмчесе  «Роснефтекомплект» генераль директоры Владимир Алексеевич Рослов җитәкли. Хайваннарны өстәмә ашату өчен фермерлардан 250 кг печән һәм 270 кг солы сатып алынган. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы  В.Рословка «Степной» заказнигы белән  республикабызның хайваннар дөньясын торгызу юнәлешендә күпьеллык хезмәттәшлеге өчен тирән рәхмәт белдерә.


2
февраль, 2013 ел
шимбә

Әлеге көн 1971 елда Иранда Каспий диңгезе буендагы Рамсар шәһәрендә Сулык-сазлыклар буенча Конвенциягә кул куелганнан бирле билгеләп үтелә.

Рамсар конвенциясенә кушылган дәүләтләр үз территорияләрендә халыкара әһәмияткә ия булган Сулык-сазлыклар исемлегенә кертелә торган участокларны билгелиләр һәм сулык-сазлык территорияләрен һәм аларда яшәүче су кошларын саклауны һәм аларны тикшереп торуны тәэмин итүне үз өсләренә ала.

 «Спас» комплекслы профилле төбәкара әһәмияткә ия булган дәүләт табигый заказнигы территориясе  тармакланган сулык-сазлыктан торган 60 утрау тәшкил итүче архипелагтан гыйбарәт. Әлки районындагы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы-Матак гимназиясендә заказник белгечләре оештырган чара шул архипелаг темасына багышланган иде.

 Шулай ук шактый мәйданда сулык-сазлыклардан торган «Чиста болыннар» дәүләт табигый заказнигында бу көнне браконьерлыкны кисәтү чаралары узды.


31
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Новгород шәһәрендә 2012 елгы урман сезоны йомгакларына һәм 2013 елда урманны торгызу эшләренә багышланган киңәшмә узды.  Киңәшмәдә  Урман хуҗалыгы Федераль агентлыгы, Идел буе федераль округы Урман хуҗалыгы департаменты, «Рослесинфорг» ФДУП, «Рослесзащита» ФБУ, шулай ук Идел буе федераль округы чикләрендә урман мөнәсәбәтләре буенча вәкаләтле РФ башкарма хакимияте органнары вәкилләре катнашты.  Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгыннан киңәшмәдә министрның беренче урынбасары Харис Мусин булды.

Киңәшмә кысаларында 2013 елга бюджет проектировкалары буенча урман орлыгы чималын җыюны тәэмин итү һәм Идел буе федераль округы чикләрендәге РФ субъектларында иминият орлык фондын формалаштыру, шулай ук урманнарны үзләштерү проектлары буенча урманнарны файдаланып бетермәү сәбәпләре турында фикер алашынды. (УХФА материаллары буенча)


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International