ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе

19 гыйнварьда «Корстон» комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Министрлыкның киңәйтелгән коллегиясе «Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2012 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2013 елга бурычлары» темасына утырышы узачак.  


16
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе

Республикада әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү һәм республика халкына экология буенча белем бирүгә юнәлтелгән төрле чаралар узачак.  Моннан тыш, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгы табигатьне саклау буенча «Урман утырту көне» һәм «Татарстанның чиста урманнары» акцияләрен уздырачак.


11
гыйнвар, 2013 ел
җомга

1997 елдан башлап Кыргый табигатьне саклау үзәге һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды инициативасы белән, 11 гыйнварда Россиядә Тыюлыклар һәм милли парклар көне уздырыла. Бу көнне 1916 елда Россиядә беренче дәүләт тыюлыгы – Баргузин тыюлыгы оештырылган, һәм ул халыкара танылу алган: 1986 елда ЮНЕСКО карары белән аңа биосфера статусы бирелгән, ул биосфера резерватларының халыкара исемлегенә кертелгән.

 Аеруча саклана торган табигый территория хезмәткәрләренең һөнәри көне Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның 2013 елны Татарстан Республикасында Экология мәдәнияте һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан итү турында карарына бәйле рәвештә аеруча әһәмияткә ия.

Татарстан Республикасындагы табигый-тыюлык фонды төрле дәрәҗәләрдәге 141,9 мең гектарда 167 аеруча  саклана торган табигый территориядән тора. Шулар исәбенә 101,7 мең гектарда урнашкан 162 төбәк дәрәҗәсендәге аеруча саклана торган табигый территория керә. Шулай итеп, республика мәйданының 2,09 %ында табигый комплексларны, ландшафтларны һәм биологик төрлелекне саклау өчен шартлар булдырылган.

Узган елда төзелгән Тәтеш районы табигый объектларын төбәк дәрәҗәсендә әһәмияткә ия булган табигый һәйкәлләр дип игълан итү турындагы проект Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан тикшерелде һәм расланды. Нәтиҗәдә республикада аеруча саклана торган табигый территорияләр статусына гомуми мәйданы 4010,66 гектар булган «Чуртан тавы» һәм «Кильна елгасы тамагы» ия булды. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы  флора һәм фаунаның сирәк төрләрен аеруча саклау максаты белән Апас районындагы берничә участокка аеруча саклана торган табигый территория статусын бирү өчен материалларны әзерләп дәүләт экспертизасына тапшыруны планлаштыра.

Татарстан Республикасы табигый заказниклары 2012 елда да фәнни полигон ролен башкаруны дәвам итеп, галимнәргә үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын чагыштырмача табигый халәттә өйрәнергә мөмкинлек бирә. «Түбән Кама» ФДБУ өлкән фәнни хезмәткәре Р.Х.Бикмансуров һәм «Спасс» ДТКЗ белгечләре белән бергәлектә, кошларны төсләр буенча тамгалауның Европа программасы кысаларында елга каракошы (аккойрык бөркет) балаларына балдак киертүне башкарды. Россиядә Кошларны саклау бергәлеге (Haliaeetus albicilla) елга каркошын ел кошы дип игълан итүен ассызыклап узарга кирәк.

Елга каракошы Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән һәм кеше ярдәменә һәм игътибарына мохтаҗ.

Татарстанда 2012 елда башланган ерткыч кошларны төсләр буенча тамгалау Программасы беренче нәтиҗәләрен бирде дә инде. Узып баручы елның ахырында каракош (орёл-могильник, Aquila Heliaca)  хәлсезләнгән килеш Гыйрак дәүләтенең South West of Suwaira. Province Wasit (Kut) өлкәсендә тотып алынган.  Кошның аякларындагы балдаклары буенча, аның Татарстанның Баулы районында туган булуы ачыкланган. Татарстанда 2012 елда тамгаланган 42 каракошның тугызы Баулы районындагы ояларда тамгаланган. Гыйракка очкан кошның тууына 40 көн булган һәм аны оясында ук махсус балдаклар белән тамгалаганнар. Кошның сул аягына Ерткыч кошларны өйрәнү һәм саклау буенча Россия челтәренең WWW.RRRCN.RU аббревиатурасы язылган аксыл-яшел пластик балдак киертелгән. Моңа кадәр, 2012 елның февралендә Алабуга янында ояда балдак киертелгән елга каракошы, Киев шәһәре тирәсендә очраган. Күзәтүчеләр балдак киертелгән ерткыч кошлар турындагы мәгълүматны нәкъ менә шушы адрес буенча җәһәт кенә интернет аша хәбәр итәләр. Кошның уң аягына Россия балдак киертү үзәгенең алюминийдан эшләнгән стандарт балдагы киертелгән булган.  Елга каракошы кебек шундый эре ерткыч кошларны тамгалау бу кошларның кая очуын гына түгел, ничә ел яшәвен, аларны саклау мәсьәләрен дә ачыкларга ярдәм итә.

  Хайваннарның сирәк төрләрен саклау һәм югалтмауның аерым режимын булдыру буенча көрәштә республика табигый заказниклары инспекторлары да шактый уңышларга иреште. 2012 елда заказник җитәкчеләре 508 беркетмә язды, шуларның 84,4 %ы штраф рәвешендә административ җәза бирү турында. Административ штрафларның гомуми суммасы 482,3 мең сум, шул исәптән 470,3 мең сум  434 физик затка. Дәүләт экология күзәтүен гамәлгә ашыру барышында, 232 административ хокук бозу коралы, шул исәптән 220 балыкчы ятьмәсе һәм 2 көймә кулга алынган. Хисап тоту периодында бер инспектор якынча 15 хокук бозу очрагын ачкан. 


4
гыйнвар, 2013 ел
җомга

БМО каршындагы Бөтендөнья Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы җәмгыятькә урманнарны саклауның әһәмияте турында мәгълүмат җиткерү өчен алшарт итеп, Халыкара Урман көне уздыру фикеренә кушылды. Бу бәйрәмне ел саен бөтен дөньяда 21 мартта – Төньяк ярымшарда язгы, Көньяк ярымшарда көзге көн белән төн тигезләшкән көндә уздыру турында карар кабул ителде.

Халыкара Урман көнен уздыруның төп бурычы – планетадагы кешеләрне урман экосистемаларының әһәмияте, халәте, аларны саклау, торгызу һәм  үстерү буенча төп чаралар белән таныштыру. Биологлар билгеләп узганча, урман массивлары мәйданнары кимү глобаль әһәмияткә ия булган  негатив процессларга: туфрак эрозиясенә, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы төрлелеге кимүгә, сулык бассейннары деградациясенә, атмосферада углекислый газ артуга, сәнәгать һәм ягулык агачы күләме кимүгә, һәм нәтиҗә буларак, кешелек эшчәнлеге потенциалы кимүгә китерә.

Шундый девиз астында Әгерҗе мәктәпләрендә «Кошлар ашханәсе» акциясе уза. Мәктәп урманчылыклары һәм экология түгәрәге укучылары, шулай ук безнең төбәктә кышлаучы кошларның язмышына битараф булмаучы башкалар кошлар өчен җимлекләр ясады.

Акцияне оештыручылар  – Әгерҗе урманчылыгы һәм «Кичке таң» табигый заказнигы,  кошларның дусларыннан 469 җимлек кабул итеп алды. Махсус комиссия укучыларның эшен бәяләп, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды.


1
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президентының 2012 елның 20 октябрендәге Карары белән 2013 ел Татарстан Республикасында Экология мәдәнияте һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Бу елдагы чараларның максаты – әйләнә-тирә мохитне саклауга, халыкта экология мәдәнияте формалаштыру һәм үстерүгә җәмгыятьнең игътибарын юнәлтү.


7
октябрь, 2012 ел
якшәмбе

      Кама урманчылыгында Социалистик хезмәт герое, Кама урман сәнәгате хуҗалыгын ярты гасырдан артык җитәкләгән элеккеге директоры Иван Захарович Ивановка һәйкәл ачылды.

Узган гасырның 50 нче елларында артта калып барган оешманы кабул итеп алып, ул кыска вакыт эчендә хуҗалыкны рентабельле иткән, шуның белән бергә Кама урман сәнәгате хуҗалыгы бистәсе дә төзекләндерелгән. Кама урман сәнәгате хуҗалыгы Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнгән.

Һәйкәлне ачу тантанасында Мамадыш районы җитәкчеләре, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы белгечләре һәм ветераннары, И.Ивановның туганнары катнашты.

Якынча мәгълүмат буенча, Урман утырту көне республикада 17 мең тирәсе кешене берләштерде. Халык үз теләге белән урманнарга, паркларга, аллеяларга агач утыртырга чыкты. Күп кенә министрлыкларда һәм ведомстволарда әлеге акцияне – оешма җитәкчеләре, районнарда район башлыклары әйдәп барды.

Урманчылык хезмәткәрләре утырту өчен алдан ук үсентеләрне әзерләп, сыйфатын тикшереп куйдылар.

       Бу көнне махсус әзерләгән участокларда ярты миллион данәдән артык агач үсентесе утыртылды.


5
октябрь, 2012 ел
җомга

Урман утырту көнендә катнашырга теләүчеләр 6 октябрьдә түбәндәге очрашу урыннарына килә ала: Калинино бистәсе («Калина» кибете янына), Магистраль М-7 заправкасы янында (Щербаковка бистәсе), Матюшино-Песчаные Ковали- Мирный юллары чатында.

Кузгалу вакыты – 10.00 сәг.


9
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында С.М. Киров ис. Санкт-Петербург Дәүләт урман-техника университеты ректоры А.В. Селиховкин белән очрашу булды. Очрашу барышында фәнни-тикшеренү эшләрен башкару, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләренең квалификациясен күтәрү һәм Татарстан Республикасы  урман хуҗалыгы комплексы белгечләрен максатчан әзерләү программасын тормышка ашыру буенча багланышлар турында Килешүгә кул куелды.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International