ТР "Урман янгыннары үзәге" ДБУ хезмәткәрләре 12-13 декабрьдә Мәскәүдә узган"Урман хуҗалыгы комплексына идарә итүдә инновацияле технологияләр" дигән россиякүләм семинар-практикумында катнашты. Чара Мәскәү өлкәсе Урман хуҗалыгы комитеты тарафыннан 2020 елгы янгын хәтәре янаган чорга әзерлек кысаларында оештырылган иде.
"Кызыл Йолдыз урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре урман тармагы ветераны, Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Зәйтүнә Мөхәмәтшина янында булдылар һәм аны 95 яшьлек юбилее белән котладылар.
Әлки районы Чуаш Кичүе урта мәктәбендә 5-11 сыйныф укучылары өчен "Экология" илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган экологик дәрес узды.
Кукмара муниципаль районының Лубян авылында "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ студентлары арасында ел саен үткәрелә торган Спартакиада дәвам итә.
Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлегенең әйдәп баручы консультанты дигән вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс булды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Россия Федерациясе Урман кодексында билгеләнгән урман декларацияләрен һәм хисапларны кабул итү эше башланды.
"Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре Столбище кишәрлеге урманчылыгының 39, 63, 116, 117 кварталларында һәм Шәһәр яны урманчылыгының Биектау кишәрлеге урманчылыгындагы 37 нче квартал территориясендә рөхсәтсез урнаштырылган 5 чүплекне бетерде. Алар көче белән барлыгы 25 куб.м. артык каты көнкүреш калдыклары чыгарылды.
Бүген Министрлыкта республиканың урман фонды территориясендә федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча икенче семинар-киңәшмә узды.
Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров гражданнарны кабул итте. Очрашу кысаларында фәнни-тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен урман фонды кишәрлекләреннән файдалану мәсьәләләре күтәрелде.
Бүген министрлыкта Шәһәр Яны, Яшел Үзән һәм Кайбыч урманчылыклары урман фонды территориясендә урман корылышы эшләрен үткәрү мәсьәләләре буенча беренче урман корылышы киңәшмәсе булып узды.