Бүген Министрлыкта 2018 елда ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшчәнлеге йомгакларына багышланган баланс комиссиясе утырышы булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Әмир Бәдертдинов, Рәис Гомәров, Министрлык бүлекләре башлыклары һәм белгечләре, республикадагы урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының җитәкче-урманчылары һәм директорлары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды, аның барышында беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров уздырды. Чарада министр урынбасарлары, Министрлык бүлекләреннән җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты.
"Минзәлә урманчылыгы" ТР ДКУ кишәрлек урманчылыкларының урман сагы буенча инспекторлар өчен семинар узды.
Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Арча муниципаль районына эш визиты белән барды. Ул анда "Лесхоз УБМ" МБМУ "Табигать варислары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар белән очрашты һәм ТР "Арча урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Арча урман хуҗалыгы" ДБУ учреждениеләренең "2018 елда эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында. 2018 ел өчен коллектив шартнамәләре үтәлешен карау һәм 2019 елга пролонгацияләү" темасына багышланган җыелышта катнашты.
"Зәй урманчылыгы" ТР ДКУ кишәрлек урманчылыкларындагы урман инспекторлары өчен семинар узды. Укыту барышында урман законнары, урман сертификациясе, хезмәтне саклау, урманнарны торгызу һәм урманнарны үрчетү турында һ.б. мәсьәләләр каралды.
"Әгерҗе урманчылыгы" ТР ДКУ белгечләре гражданнар җыенында катнаша. Девятернә кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Ирек Камаев, әйтик, Девятернә һәм Кадыбаш авыл җирлекләрендәге җыелышларда чыгыш ясады.
Кичә, 10 февраль көнне, Кукмара шәһәрендә "Кукмара" чаңгы базасында "Россия чаңгы юлы-2019" Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында чаңгы узышлары булды. Ярышларда 500 артык кеше катнашты, ш.и. Лубян урман-техника көллиятендә укытучылар һәм көллият студентлары.
Бүген Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясенең 72 төбәгендә “Россия чаңгы юлы-2019” массакүләм чаңгы узышлары узды. Казанда әлеге ярышлар өч мәйданда – Горка-Әмәт урманында, Казансу елгасы үзәнлегендә һәм Юдиноның “Локомотив” стадионында узды.
Бүген Казан шәһәрендә Идел буе федераль округында “Рослесинфорг” ФДБУ филиалларының 2018 елгы эш йомгакларына һәм быелгы бурычларына багышланган киңәшмә булып узды. Чарада ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, “Рослесинфорг” ФДБУ директорының беренче урынбасары Александр Зыков, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов, учреждение филиаллары җитәкчеләре катнашты.
Бүген Казан рыштуасында “Идел буе федераль округы субъектлары тарафыннан урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган Россия Федерациясе вәкаләтләрен үтәү нәтиҗәлелеге: 2018 ел нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар” темасына киңәшмә булды. Киңәшмә эшендә РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һ.б. катнашты.