ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2019 ел
җомга

Бүген Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик Татарстан Республикасына эш визиты белән килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский һәм Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров каршы алды, алар катнашында Иван Валентик берничә объектны карады.


7
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров "Россиянең урманнарны яклау үзәге" ФБУ директоры в.б. Павел Попов белән очрашты. Очрашуда министрның беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов, "Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урман яклау үзәге" директоры Надежда Кузякина һ.б. катнашты.

Кичә, 6 февраль көнне, ТР "Тәтеш урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре Кама Тамагы муниципаль районының "Кама Тамагының татар урта белем бирү мәктәбе" МБМУ һәм "Зур Келәр урта белем бирү мәктәбе" МБМУ мәктәпләрендә булдылар. Әлеге гомуми белем бирү учреждениеләре базасында мәктәп урманчылыкларын оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмәләр уздырылды. Фикер алышуларда Кама Тамагы муниципаль районының "Мәгариф идарәсе" МКУ белгечләре һәм мәктәпләрнең укытучылары катнашты.

Князево АМЙ базасында Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлегендәге чыгарылыш сыйныфларда укучы балалар белән профориентацион очрашу уздырылды. Чарада ТР "Алабуга урманчылыгы" ДКУ һәм "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ белгечләре катнашты.

Иртәгә, 8 февраль көнне, Татарстан Республикасына РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик эш сәфәре белән киләчәк.


6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Мамадыш муниципаль районының "Олыяз лицее" МБМУ Олыяз мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Хәтим Хәсәнов урманда гамәли дәрес уздырды. Ул берләшмәдә тәрбияләнүче балаларга агачларның һәм куаклыкларның кышкы чордагы яшәеше, вегетация үзенчәлекләре һ.б. турында сөйләде.

Лубян урман-техника көллияте укытучылары мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучылары белән очраша.


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2018 елда ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшчәнлеге йомгакларына багышланган баланс комиссиясе утырышы булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Әмир Бәдертдинов, Рәис Гомәров, Министрлык бүлекләре башлыклары һәм белгечләре, республикадагы урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының җитәкче-урманчылары һәм директорлары катнашты.

"Ютазы УБМ" МБМУ "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгында "Тылсымчы Кыш" фотоконкурсына йомгак ясалды.

ТР "Алабуга урманчылыгы" ДКУ белгечләре һәм "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ укытучылары Яр Чаллы шәһәренең "15 нче санлы УБМ" МАМУ чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары җыелышында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International