Шимбә, 17 ноябрь көнне, Казан дәүләт аграр университетында Ачык ишекләр көне узды.
Татарстан урманчылары республика мәктәпләрендә һәм урта белем бирү йортларында һөнәри юнәлеш бирү буенча актив эш алып бара
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы Сәкинә Шакировна Шәймиева вафат булу сәбәпле, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиевның, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Бүген Новосибирскида "Урманны һәм урман фонды җирләрен исәпкә алганда технологик инициативалар" россиякүләм конференциясе булды. Чараны оештыручылар – Новосибирск өлкәсе Хөкүмәте һәм төбәкнең Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ярдәмендә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, "Рослесинфорг" ФДБУ.
Татарстан Республикасының урман хуҗалыкларында урман хасил итүче төп токым орлыкларын әзерләү эше бара. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматларына караганда, быелның 16 ноябренә булган торышында 40.1 мең кг орлык әзерләнгән, алардан нарат – 493 кг, чыршы – 90 кг, карагай – 174 кг, имән – 73,9 мең кг артык, башка токымнар 0,4 мең кг.
Татарстанда "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты дәвам итә. Исегезгә төшерик, быел чемпионат 14 ноябрьдә старт алды. Ярышлар барлыгы 83 "Ворлдскиллс" комепетенциясе һәм 53 "Ворлдскиллс Юниорлары" компетенциясе буенча узачак, аларда 2000 артык конкурсант һәм эксперт катнашачак.
Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләү өчен кадрлар резервына кертүгә конкурсның икенче этабы булды. Комиссия утырышы ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов рәислегендә узды.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 50 урман питомнигы һәм Саба урман хуҗалыгында Урман селекция-орлыкчылык үзәге эшли. Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2018 ел йомгаклары буенча төбәк питомникларында 30 млн данәдән артык стандарт утырту материалы үстерелгән. Чагыштыру өчен, 2017 елда – 27,7 млн данә, 2016 елда – 28.5 млн данә.
Бүген Лубян урман-техника көллиятендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, ТР Прокуратурасының балигълык яшенә җитмәгәннәргә һәм яшьләргә карата законнар үтәлешенә күзәтчелек бүлеге башлыгы Җәүдәт Ибраһимов һәм Кукмара муниципаль районы прокуроры Ришат Шакиров булды. Белгечләр көллияттә белем бирү шартлары белән танышты, аудиторияләрне һәм башка уку бүлмәләрен карады, шулай ук беренче курс студентлары белән очрашты.
14 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр Яр Чаллының "Экспо-Кама" күргәзмәләр үзәгендә "Белем һәм карьера. Фән. Бизнес-2018" XXII Россиякүләм махсуслашкан күргәзмәсе узды.