Табигатьне танып белүгә, игътибарлы, күзәтүчән булуга карата иҗади кызыксыну уяту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатында “Чиста болыннар” ДТКЗ хезмәткәрләре тарафыннан ТР Мамадыш районы “Берсут-Сукачы гомуми белем бирү мәктәбе”, “Җәнлек совхозы гомуми белем бирү мәктәбе” МБМУ укучылары өчен Кызыл Китап тәкъдим ителде. Чарада 1-9 сыйныфларда белем алучы 60тан артык бала катнашты. Дәрес барышында балалар Татарстан Республикасындагы сирәк очраучы, юкка чыгып бара торган үсемлекләр һәм хайваннар турында, асылда көрән аю, ак койрыклы диңгез бөркете һәм Кызыл китапка кертелгән “яңа” җан иясе – Чулман елгасында тереклек итүче чөгә балыгы турында белделәр.
“Чиста болыннар” дәүләт табигать заказнигы белгечләре тарафыннан “Берсут” аучылык хуҗалыгында ТР Мамадыш районы “Берсут-Сукачы гомуми белем бирү мәктәбе” МБМУ укучылары, аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен экскурсия оештырылды. Әлеге чара “Парклар маршы-2017” акциясенә багышланды. Белгечләр балаларга ярымирекле шартларда асралучы кыргый кабаннар кабаннар тормышы турында сөйләде. Экскурсиядә катнашучылар җанварларны кулдан ашаттылар һәм алар белән бик теләп фотога төштеләр.
Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы тарафыннан “Россия Федерациясе Урман кодексының 50.2 статьясына үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон проекты эшләнгән, аның нигезендә эрбет агачы агачның кыймммәтле төренә караячак.
“Эрбет агачы урманнарының экосистема ягыннан югары әһәмиятен исәпкә алып, законсыз рәвештә аларны кисү һәм сату итүдән саклау буенча өстәмә чара сыйфатында закон проекты эшләнде, аның нигезендә эрбет агачы агачның кыймммәтле төренә караячак”, – дип билгеләде Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы башлыгы Сергей Донской.
Әлеге закон чыгару инициативасы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Россия Финанс министрлыгы, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте, Россия Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы тарафыннан хупланган һәм хәзерге вакытта җәмәгатьчелек арасында фикер алышу һәм ведомствоара килешү процедурасын уза.
Эрбет агачын кыйммәтле токымлы агачлар исемлегенә кертү эрбет агачы ияләрен (эрбет агачын эшкәртүче, эрбет агачы белән килешүләр алып баручы затларны) һәрбер бүрәнәгә билге салырга, аны теркәп барырга һәм аның турында мәгълүматны агачны һәм аның белән ясалган килешүләрне теркәү буенча бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына (ЕГАИС) кертергә мәҗбүр итәчәк.
Шулай ук закон проектында норма каралган, ул барлык кыйммәтле агачка билге салуны, димәк, һәрбер бүрәнәнең – эрбет агачы, имән, бук агачы, корыч-агачның – экспортта гына түгел, ә Россия Федерациясе территориясендә әйләнештә булганда да килеп чыгышының легальлеген тикшерүне тәэмин итәчәк.
Искәртеп үтик: эрбет агачы урманнары табигатьтә һәм социаль өлкәдә иң кыйммәтле урманнарның берсе булып тора. Алар бай биологик төрлелеге белән аерылып торалар һәм җирле халык өчен эрбет агачын хәзерләү акча табуның мөһим чыганагы булган районнарда мөһим социаль-икътисади әһәмияткә ия, шуңа күрә ул аерым яклауга мохтаҗ.
Эшкәртелгән эрбет агачы югары физик һәм кулланучылар сыйфатына ия, бу аңа карата тотрыклы ихтыяҗ тудыра һәм легаль булмаган кисү, сату итү очракларын арттыра. Легаль булмаган кисү очраклары урманнардагы янгыннар һәм урман авырулары белән беррәттән эрбет агачы урманнарына бик зур зыян сала.
”Карлар җырлый, гөрләвекләр челтери, ялтырап, елгалар ага; һәрбер өйгә үтеп кереп, кояш нурларын чәчә”. ТР Спас муниципаль районының “Колосок” балалар бакчасында Кошлар көненә багышланган бәйрәм шундый сүзләр белән башланды. Чараны тәрбияче Вера Осинцева оештырды. Бәйрәмдә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР дәүләт инспекторы Любовь Мурзак катнашты һәм балаларга кошлар турында сөйләде: “Кошлар безнең Җиребезне бизәп тора, табигатькә зур файда китерә. Аларның күңелле итеп, яңгыратып сайравы, каурыйларының матур төсләре табигатьне җанландырып җибәрә, күңелләрне сөенеч белән тутыра. 1 апрельдә канатлы сәяхәтчеләрнең барысы да кайтып бетми әле. Беренче булып кара каргалар күренә, аннары сыерчыклар, алар артыннан суда йөзүче кошлар кайта. Кызганыч ки, язын кошларның шау-гөр килүе, сайрашулары кимегәннән-кими бара. Алар безгә кайтсын һәм аларның тормышын балалар дәреслекләрдән карап кына түгел, үзләрен күреп өйрәнсен өчен, күп тә кирәкми. Элек-электән килгән гадәт – кошларга оялар ясап элү тирән мәгънәгә ия: кеше кошларга ярдәм итеп кенә калмый, үзе дә табигатькә якыная, үзенең аның белән бербөтен булуын яхшырак аңлый башлый”.
Бәйрәмдә балалар, рәхәтләнеп, канатлы дусларыбыз турында шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, кошларны тавышларыннан таныдылар, табышмаклар чиштеләр. Чара тәмамлангач, заказник администрациясе исеменнән нәниләргә дипломнар һәм татлы бүләкләр бирелде.
Казан шәһәренең 15 нче номерлы татар гимназиясендә үткән дәрес “Экологик системада урманнарның роле” дип аталды. 6 нчы сыйныф укучылары белән экология темасына әңгәмәне министрлыкның икътисад бүлеге башлыгы урынбасары И.Р. Шәрифуллин үткәрде.
Чараның максаты – яшь буынның игътибарын биологик төрлелекне саклап калу һәм экологик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә юнәлтү.
Экодәрес барышында И.Р. Шәрифуллин балаларга табигать һәм кешеләр өчен урманның асыл кыйммәте нинди булуын сөйләде:
“Урман һаваны машиналардан чыккан газлар белән пычранудан чистартырга булыша, тавышның көчен киметә. Ә бу зур шәһәрләрдә яки транспорт күп йөри торган магистральләр янында яшәүче кешеләр өчен бик мөһим. Урман ризык, шулай ук мех, дару үләннәре шикелле чимал чыганакларыннан берсе булып тора. Кеше тормышында урманның иң зур вазифаларыннан берсе булып агач материалын табу һәм әзерләү тора. Агач материалы һәм урман әзерләү процессында барлыкка килүче башка төрле чимал кеше яшәешенең барлык өлкәләрендә диярлек файдаланыла”.
Ул шулай ук урман янгыннары белән көрәш һәм урманнарны саклау турында укучыларның исенә төшерде. “Сорау – җавап” форматындагы файдалы әңгәмә барышында укучылар урман массивларына походка бару кагыйдәләре, экологияне саклау һәм Татарстан Республикасы урманнарындагы хайваннар дөньясы белән кызыксындылар.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2017 елның 8 февралендәге “2016 елның янгын куркынычы сезоны йомгаклары һәм 2017 елда урманнарны янгыннан саклау эшен оештыру турында” № 100-осн боерыгына нигезендә, 2017 елның 15 апреле – Татарстан Республикасы территориясендәге урманнарда янгын куркынычы сезоны башлану көне.
Урманнарны саклау һәм яклау эшләре, календарь планнарга туры китереп, 2017 елның апреленнән алып октябрь ахырына кадәр башкарыла.
“Урманчылык” ДКУның аңа буйсынучы учреждениеләре белгечләре ел саен урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча халык арасында аңлату эшләре алып бара. Шулай ук урман янгыннарына бәйле вәзгыять турында һәм урман янгыннары аркасында гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы булганда кылынучы гамәлләр турында даими рәвештә халыкка мәгълүмат бирүне тәэмин итәләр. Җаваплы затларның ял һәм бәйрәм көннәрендә “Урманчылык” ДКУның һәм кишәрлек урманчылыкларының контораларында кизү торуын оештыралар. Бакча сезоны башлану белән, урманчылыклар һәм министрлык аппараты белгечләре бакчачылык һәм коммерциягә карамаган дача ширкәтләренең хисап җыелышларында ширкәтләр әгъзалары алдында урманнарда янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча чыгышлар белән катнашачаклар.
Хәзерге көндә федераль һәм республика автомобиль юллары буена янгынга каршы темага баннерлар урнаштырылды, моннан тыш узган елдан калган аншлаглар һәм баннерлар да яңартыла.
Барлыкка килгән урман янгыннарын үз вакытында ачыклау максатында җирдә йөри торган һәм авиация патруль чаралары кулланыла. Урманны җирдә йөреп күзәтү “Урманчылык” ДКУда Урман янгыннарын сүндерү планнарында күздә тотылган, расланган маршрутлар буенча башкарылачак. Аңа буйсынган учреждениеләр территориясендә җирдән күзәтүнең 207 маршруты бар (гомуми озынлыгы 11 мең чакрымнан артык).
Ут кабыну урыннарын иртәрәк ачыклау өчен, “Урманчылык” ДКУның буйсынган учреждениеләре барысы да “Читтән торып күзәтү мәгълүмат системасы” программасына тоташтырылган.
Урманнарда дәүләт контролен һәм күзәтчелеген тәэмин итү буенча урман хуҗалыгы чаралары комплексын, янгынга каршы профилактика чараларын тиешле вакытында уздырганлыктан, республиканың урман фондында алты ел рәттән урман янгыннары булганы юк.
“Парклар маршы” табигатьне саклау халыкара акциясе кысасында “2 нче номерлы Тәтеш урта гомуми белем мәктәбе” МБМУда “Язын кошларны каршылыйбыз” дигән темага ачык дәрес үткәрелде. Җитәкчеләре И.Михеева белән бергә 4 б сыйныф укучылары иҗади формада – шигырьләр, мәсәлләр һәм мәкальләр белән – канатлы дусларыбызны каршы алдылар.
“Озын Алан” дәүләт комплекслы табигать заказнигы хезмәткәрләре күчә кошларның күптөрле булуы, урманнарыбыз өчен аларның бәяләп бетергесез файдасы турында сөйләделәр. Укучылар әти-әниләре белән бергәләп яңа сыерчык оялары ясаганнар иде, аларны заказник территориясенә элеп куйдылар. Заказник администрациясе укучыларга акциядә ел саен актив катнашулары, кошларга уңайлы өйләр ясаганнары өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Республикасы Кызыл китабының өченче басмасы укучыларга бик кадерле бүләк булды.
Урман хуҗалыгы өлкәсендәге белгечләр “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺМУда булдылар, анда көллият музееның экспозицияләре белән таныштылар, территориясендә студентлар өйрәнүләр уза торган Лубян урман питомнигына бардылар. Делегация Саба районының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә дә булды. Утырту материалын in vitro технологиясе буенча микроклонлап үстерү һәм үрчетү лабораториясе кунакларда аеруча зур кызыксыну уятты. Моннан тыш, Иркутск өлкәсе вәкилләренә орлыкларның сыйфатын тикшерү лабораториясен, ябык тамыр системалы утырту материалын үстерү теплицаларын да күрсәттеләр.
Махсус сакланучы территорияләр елы кысасында ТР Спас муниципаль районындагы 1 нче номерлы Болгар урта гомуми белем мәктәбендә "Спас" заказнигының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге Татарстан Республикасы дәүләт инспекторы Л.А. Мурзак катнашында Кошлар көненә багышланган бәйрәм узды.
Үз чыгышында ул: "Яз килгәч, безнең дусларыбыз – күчмә кошлар кайта. Алар искиткеч каурыйлары, сайраулары, хәркәтләре, очышлары белән һәм, әлбәттә инде, серле яшәүләре белән җәлеп итәләр. Алар бөтен җирдә: баш өстебездә, тирәбездә, еракта, якында. Аларны урманда да, кырда да, елгада да, тауларда да очратырга мөмкин. Табигатьтә кошлар бик күп. Алар безгә китергән файдалары өчен генә түгел, гүзәл Ватаныбызның бизәге буларак та кадерле. Аларны сакларга кирәк. Планетабыз зур бер матур бакча булсын өчен, бар табигатьнең байлыкларын сакларга һәм арттырырга кирәк. Кошларны саклагыз!" - дип әйтте.
Чарада балалар кошлар тормышы турында бик күп кызыклы яңалыклар да, бөтен әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәклеге турында да белделәр.
Балалар кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, табышмаклар чиштеләр, ясаган кош ояларын конкурска тәкъдим иттеләр. Иң яхшы кош оясы өчен балаларга заказниктан дипломнар тапшырылды. Бәйрәм тәмамлангач, сыерчык ояларын мәктәп ишегалдына элеп куйдылар.
Аукционга ике урманчылыктан: Арча һәм Сабадан барлыгы 90 лот куелган иде.
№ 42, 44, 46, 76, 77, 78, 80, 81, 86, 87, 89, 90 лотлар буенча аукцион узды дип санала. Аукционның җиңүчеләре белән беркетмәләр имзаланачак, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу килешүе төзеләчәк.
№ 1-41, 43, 45, 47-75, 79, 84, 88 лотлар буенча аукцион узмады дип танылды (Россия Федерациясе Урман кодексының 80 маддәсе 7 пунктының 1 пунктчасы).
№ 82, 83, 85 лотлар буенча, аукционда катнашуга гаризалар булмау сәбәпле, аукцион узмады дип танылды.