Узган шимбәдә Республиканың “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе старт алды. Казан шәһәренең Идел буе районындагы “Вахитов” скверында агач үсентеләрен утырту эшендә ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советы, Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. Узып бара торган башкала кешеләре шулай ук көрәк алып һәм куана-куана акциягә кушылдылар. Уртак хезмәт нәтиҗәсендә “Вахитов” паркы территориясендә 350 чыршыдан торган истәлекле аллея барлыкка килде. Республикадагы табигатьне саклау акциясе 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шушы вакыт эчендә Татарстанда 350 гектарда чыршы, нарат, карагач, каен һәм башка агач-куак токымнары утыртылачак.
2016 елның 30 сентябрендә Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе урманчылыгы коллективы “Урман утырту көне” Россиякүләм акциясенә старт бирде. 130 артык кеше (42 оешма) туган шәһәрләрен яшелләндерүгә актив кушылды.
Урманчылык хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашучыларны искә алу уңаеннан нарат һәм чыршы агачларыннан аллея утыртты.
Әзерләнгән үсентеләр арасында – нарат, чыршы, юкә, каен, миләш һәм башкалар.
2016 елның 1 октябрендә акция дәвам итәчәк. Агач утырту эшләре урманда, шәһәр читендә, авыл җирлекләрендә, мәктәпләр һәм балалар бакчалары янәшәсендә гамәлгә ашырылачак.
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы барлык ветераннарны бәйрәм белән котлый!
Җәйге төннәр сыман, үтеп китте еллар,
Ләкин әле һаман тынгысыз ветеран.
Сез соң, егерме яшьтә кайчан булдыгыз,
Һәм дә өлкән сүзен кем уйлап тапкан?
Кара каргалар тагын оядан купты, Көньякка очалар күмәкләшеп.
Урман калды ялгыз, көздәй боегып, синсез калган кебек, якын кешем.
Агачларда бөреләр төрелде-бөтерелде,
Күкәйлекләрдә йоклый ефәк күбәләге,
Һәркем язны көтә, килер дип патшабикә сыман,
Килер дә, элер дөньяга дип, гүзәл күлмәген.
Көннәр сизелерлек кыскар, нәкъ көзләр йокыга талган кебек,
Җил дә агач ботакларын сирәк каера, бөтенләй юк булган кебек.
Күл көзгеләрендә - агачлар, мәрҗән күк тоела тирән тынлыкта,
Тагын бер атна узар әле һәм бар нәрсә томаланыр кышлыкта.
Шундый могҗизалы дөньяда яшисе килә
Бер дә, ике ел да түгел, ә күп гасырлар буена.
Урман һәм елга күк, кайгыртучанлыкны
Тапшырып буыннан-буынга.
Һәр ветеранга мәхәббәт, саулык, бәхет һәм яхшылык телисе килә!
Сез бит, урман өчен күпне эшләдегез һәм ялга иртә әле сезгә, иртә!
Авторы: А.Н. Атаманов – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының әйдәүче консультанты.
Филармония паркында агач утырту эшләре Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Эмил Җәләлетдинов белән Татарстанның халык артисткасы Флера Сөләйманова исемнәренә багышланды. Анда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.
Исемле агачларны утырту гадәтенә узган ел татар халкының танылган иҗатчыларының исемнәрен мәңгеләштерү максаты белән филармония тарафыннан нигез салынды. Беренче агачлар Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Илһам Шакиров белән Россиянең атказанган артисткасы, Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Әлфия Абзалова тарафыннан утыртылды. 2016 елның 26 апрелендә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан һәм шагыйрь исеме бирелүнең 70 еллыгына багышлап агачлар утыртылган иде.
“Кәләй урманчылыгы” ДКУ хезмәткәрләре, “Кәләй урман хуҗалыгы” ДБУ хезмәткәрләре белән берлектә, өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысасында, тармактагы пенсионерларны котладылар. Урман хуҗалыгы белгечләре пенсионерларның яшәгән урыннарына чыгып, ветераннарга азык-төлек тутырылган пакетлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Ныклы сәламәтлек теләгән җылы сүзләр 52 ветеранга җиткерелде.
Иртәгә, 2016 елның 1 октябрендә, республиканың табигатьне саклау буенча “Урман утырту көне” акциясе старт ала. Табигатькә битараф булмаган һәркемне акциягә кушылырга һәм агач үсентеләрен утыртуда катнашырга чакырабыз. Исегезгә төшерәбез, һәр татарстанлы яшәү урыны буенча урманчылыкка мөрәҗәгать итә ала, анда аңа түләүсез нигездә утырту материалы биреләчәк.
Казанда “Урман утырту көне” “Вахитов” скверы территориясендә, башкаланың Идел буе районында (Назарбаев белән Техническая урамнары кисешендә) узачак. Агач утырту эшендә Президент Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Советы хезмәткәрләре катнашачак. Чара 9.00 сәгатьтә башлана.
2016 елның 5 октябрендә ВНИИЛМ Фәнни советының Татар институтының филиалы, хәзерге вакытта Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясенең (ВЕ ЛОС) 90 еллыгына багышланган күчмә тантаналы утырышы планлаштырылган. Әлеге станция “Татария” урман сынау станциясе буларак 1926 елда Казанның тәҗрибә урманчылыгы базасында, элеккеге Татар АССР Юдино районы, Лопатино урман поселогында фәнни-тикшеренү учреждениесе буларак оеша.
Станциянең төп эш максаты буларак урман хуҗалыгы өлкәсендә, ә атап әйткәндә урманчылыкның, урман таксациясенең, урман саклауның, урманны эксплуатацияләүнең һәм икътисадның төп юнәлешләре буенча фәнни-гамәли мәсьәләләрне хәл итү билгеләнә. Фәнни колектив алдында Татария урманнарының торышын һәм җитештерүчәнлеген тикшерү, урман хуҗалыгы техникасыннан төрлечә куллану алымнарын өйрәнү, шулай ук урман сынау учреждениеләренең барлык тикшеренү эшләрен системалаштыру һәм гомумиләштерү мәсьәләләре тора. Казан районында станцияне оештыру мәсьәләсендә тайга һәм урман даласы чигендә диярлек урнашкан югары сыйфатлы урманнарның булуы һәм үзебезнең рус ботаника-география мәктәбе булу хәл иткеч роль уйный, бу хәл академик С.И. Коржинский белән проф. А.Я. Гордягин һәм аларның Казандагы укучылары аркасында мөмкин була.
4 ел дәвамында станция Татнаркомземның Урманнар идарәсе карамагында була; 1930 елда урман һәм эретеп ябыштыру институтының Идел-Чулман филиалы белән берләштерелә; 1932 елда станция ВНИАЛМИ системасына кертелә; 1936 елдан башлап хәзергәчә станция ВНИИЛМ структур бүлекчәсе булып тора.
1938 елдан башлап 1970 елга кадәр Станция галимнәре тарафыннан зур гамәли әһәмияткә ия булган аерым хезмәт җыентыклары бастырып чыгарыла. Асылда, 1938-39 елларда “Урман хуҗалыгы һәм урман культуралары буенча җыентык”ның дүрт басмасы чыга, алар наратлыкларда һәм имәнлекләрдә тәрбияләү кисүләренә (М.А. Аникин, Д.И. Морохин); наратның орлык бирүен өйрәнүгә (П.Д. Трусов); питомникларда нарат үсемлекләренең чирләренә һәм имән утыртмаларының корткычларына (В.В. Гуляев, П.Г. Трошанин, С.Г. Тимофеев, Н.А. Петрова); нарат үсешенә нарат кыбырсыгының һәм май коңгызының йогынтысына (П.Г. Трошанин) багышлана. “Җыентык”ның беренче басмаларында “Урыннардан тәкъдимнәр” бүлеге була, ул урман хуҗалыгында эшләүчеләр тарафыннан тәҗрибә уртаклашу өчен билгеләнә. 1940 елдан башлап 1970 елларга кадәр Казан шәһәрендә ул башка исем белән чыгарыла башлый – “Урман хуҗалыгы буенча мәкаләләр җыентыгы”.
1948 елда станция хезмәткәрләре тарафыннан станция территориясендә Казанда дендр бакчасына нигез салына, аңа 1981 елда Татарстан Республикасының махсус саклана торган табигый территориясе статусы бирелә – “Казан дендрарие” табигать ядкәре. Хәзерге вакытта дендр бакчасының коллекциясендә 50 төрдән артык агач бар, шул исәптән, 22 төре – җирле фауна вәкилләре һәм 29 төре – Төньяк Америка, Ерак Көнчыгыш, Көнбатыш Себер, Кавказ һәм Балкан флорасы вәкилләре. Дендрарий территориясендә Казан шәһәрендәге студентлар һәм мәктәп укучылары белән экскурсияләр үткәрелә.
Урман сынау станциясенең яшәү чорында зур акыл потенциалы туплана – 1300 фәнни эш бастырыла, 500 артык урман сынау объектлары төзелә. Станциянең китапханә фонды Идел буенда иң борынгычы, анда 22 мең берәмлек саклана: китаплар, кыр материаллары, хезмәткәрләрнең фәнни эшләре, диссертацияләре, 1844 елдан башланган фонд материаллары.
Бүгенге көндә станция Урта Идел буенда урман хуҗалыгын алып баруны фәнни яктан озату белән шөгыльләнә һәм үзенең тикшеренүләрен Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Чуашия Республикасы, Мари Иле Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыклары, шулай ук Мари техник университеты, Казанның югары уку йортлары һәм Дрезден шәһәренең Техник университеты белән иҗади бердәмлектә үткәрә.
Иҗтимагый советның чираттагы утырышы Е.А.Гуськов җитәкчелегендә узды. Белгечләр түбәндәге мәсьәләләрне карап тикшерделәр:
1. Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының закон һәм норматив-хокукый актларының Министрлыктагы структур бүлекчәләр һәм “Урманчылык” ДКУ тарафыннан үтәлеше.
2. Дәүләт урман реестрын алып бару, урманнардан файдалану һәм урман кору буенча Татарстан Республикасының Урман планында 2010-2015 елларга каралган чараларның үтәлеше турында хисап.
3. “Түбән Кама урманчылыгы” ДКУ учреждениесендә урманнардан файдалануның нәтиҗәлелеге турында хисап.
“Зөя буйлары” ДТКТ белгечләре Урман хезмәткәрләре көнендә Кыят урта гомумбелем бирү мәктәбенә ачык дәрескә чакырылганнар иде. Ачык дәрес балаларда туган як табигатенә карата сакчыл караш формалаштыру максатында үткәрелде. “Зөя буйлары” ДТКТ белгечләре яшь буынга хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы, урманнарның кеше тормышында тоткан урыны турында сөйләделәр. Шулай ук мәктәп укучылары викториналарда зур кызыксыну белән катнаштылар һәм “Зөя буйлары” ДТКТ хезмәткәрләре алдында чыгыш ясадылар.
Дәрес тәмамлангач аеруча актив укучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Урманның өйрәнелмәгән зур кишәрлеге. Зур булмаган масштабтагы картада – зур гына яшел тап. Анда юллар да, бернинди юнәлешләр дә юк. Мондый урманнарны таныту белән урман коручылар шөгыльләнә дә инде.
Табигать гүзәллеген бәяли, аның кабатланмас тавышларын ишетә белгән кеше ябык бинада озак утыра алмый торгандыр. Мондый сәяхәт кылырга яратучылар гадәттә урман белем йортларын тәмамлыйлар. Волков Феликс Павлович та менә, Йошкар-Оладагы институтны урман хуҗалыгы белгечлеге буенча тәмамлап, бүленеш буенча Казанның урман кору экспедициясенә килеп эләгә. Берничә ай эшләгәннән соң аны армиягә чакырталар. Совет армиясенә тиешле срокны хезмәт иткәннән соң Волков Ф.П. Казан экспедициясенә әйләнеп кайта.
Илнең урман байлыкларының урман корылышы буенча аның беренче объектлары булып Пермь краендагы, Бурятиядәге, Иркутск өлкәсендәге яшел биләмәләр тора. Аннан соңгы елларда Феликс Волковка Чуашиядә, Башкириядә, Чиләбе һәм Свердлау өлкәләрендәге урманнарны корырга туры килә.
1975 елдан башлап Татарстанда республикадагы барлык урманнарның чираттагы урман корылышы этабы башлана. Куйбышев урман хуҗалыгы (хәзерге Болгар урманчылыгы) Феликс Павлович өчен беренчесе була, анда ул таксатор буларак эшли. Алга таба, инженер буларак, ул берничә мәртәбә Татарстанның күпчелек урманчылыкларын кора (Минзәлә, Чирмешән, Нурлат, Саба, Ары, Зәй, Шәһәр яны, Алабуга, Азнакай, Аксубай, Әгерҗе, Мамадыш), аларда ревизия үткәрә. Лаеш (1980, 1992, 2014) белән Түбән Кама (1985, 1995, 2005) урманчылыкларын коруда өч мәртәбә катнаша.
2015 елда Волков Ф.П. Аксубай урманчылыгында урман таксацияләү буенча кыр эшләренә чыга, шуның нигезендә алга таба аның тарафыннан аңлатма язуы теркәлә. Бүген Феликс Павлович элеккечә “Рослесинфорг” ФДБУ Казан филиалында хезмәт итә. Әйдәп баручы инженер буларак ул катлаулы, игътибарлы булуны һәм зур эш тәҗрибәсен таләп итә торган эш төрләрен үз өстенә ала. Бу урманнарны үзләштерү проектларын, аңлатма язуларын, урманчылыклар буенча регламентлар язу. Феликс Павлович яшь буынны, урман хуҗалыгында эшләүчеләрне, барыннан да элек үз һөнәрен ярата һәм бәяли торганнарны - таксатор тәрбияләүне төп максаты итеп күрә.
Бүген, 2016 елның 28 сентябрендә, Ф.П.Волковка 70 яшь тула. Чын күңелдән Феликс Павловичны юбилее белән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм озын гомер итүен телибез!