Акция барышында Котлы Бөкәш кишәрлеге урманчылыгының 23 бүлемтегендәге 22 кварталында 1,1 гектар мәйданда 4 мең данә күләмендә ябык тамыр системасы белән чыршы чәчкеннәре утыртылды. Утырту эшләрендә 45 кеше катнашты. Бу урманчылык хезмәткәрләре һәм мәктәп урманчылыгы укучылары.
“Рослесинфорг” ФДБУ Казан филиалы хезмәткәрләре Татарстан Республикасында гадәткә кергән “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясендә катнашты. “Рослесинфорг” ФДБУ Казан филиалы хезмәткәрләре: Ильясов Р.З., Кәлимуллин Р.Р., Абраров И.Х., Шәфыйгуллин Р.Р., Габделганиева Г.Т., Габидуллин И.И. составында әлеге акциягә теләктәшлек белдерделәр һәм Татарстан Республикасы “Шәһәр яны урманчылыгы” дәүләт казна урчеждениесенең Матюшино кишәрлеге урманчылыгы урман фондында агач утырту эшендә катнаштылар.
2016 елның 1 октябрендә 2015 елның 30 декабрендә кабул ителгән Урманнарны зыянлы организмнардан яклауны җайга салуны камилләштерү өлкәсендә Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертү турында” № 455-ФЗ Федераль закон үз көченә керде.
Яңа федераль закон Россия Федерациясендәге урманнан файдаланучылар һәм барлык гражданнар тарафыннан урманнарда санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләренеү үтәлешенә, урманнарны яклау буенча проблемаларны оператив рәвештә ачыкларга һәм урманнарга йогынты ясый торган барлык начар факторлардан алынган экологик һәм икътисади зыянны киметергә мөмкинлек бирә торган чараларны сыйфатлы үткәрү мөмкинлеген бирә алырлык, барлык урман яклау эшләрен үткәрүнең һәм, беренче чиратта, санитар кисүләрнең вакытларын кыскарта торган системаны оештыруга карата җаваплылыкны көчәйтүгә юнәлдерелгән.
Әлеге законның гамәлгә керүе Россия урманнарын начар йогынтылардан яклауны җайга салуның хокукый механизмнарын камилләштерүдә зур адым булып тора – Урман кодексында урманнарны зыянлы организмнардан яклау мәсьәләләренә багышланган аерым бүлек пәйда булды, урманнарда санитар куркынычсызлык һәм урман яклау чаралары нигезләре турындагы статьялар җитәрлек дәрәҗәдә киңәйтелде һәм тәгаенләнде. Моннан тыш, санитар-савыктыру чараларын үткәрүнең вакытлары кыскартылды, аларны үткәргән өчен җаваплылык арттырылды. Элеккеге закон актларында азрак чагылдырылган урманнарның һәлак булуын кисәтүгә, профилактика чараларына карата яңа федераль законда махсус игътибар бирелә.
Бүген, 2016 елның 5 октябрендә, “Лениногорск үзәк район хастаханәсе” ДАСУ хастаханә шәһәрчеге территориясендә “Урман утырту көне” акциясе кысаларында истәлекле агачлар утыртылды. 65 данә чыршы, 6 данә нарат һәм 10 данә миләш агачы утыртылды. Үсентеләрне “Лениногорск урман хуҗалыгы” ДБУ бирде. Утырту эшләрендә “Лениногорск үзәк район хастаханәсе” ДАСУ һәм “Лениногорск урман хуҗалыгы” ДБУ хезмәткәрләре катнашты.
“Агач утырту көне” табигатьне саклау акциясе 2016 елның 1 октябреннән 31енә кадәр, традиция буенча Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында үткәрелә. Бүгенге көндә Татарстанда 1,7 миллионнан артык яшь агач утыртылды.
Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгында ВНИИЛМ Галимнәр советының күчмә киңәйтелгән утырышы булды. Чарада Алмас Нәзиров катнашты. Ул станция хезмәткәрләрен юбилей датасы белән котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды. “Күп еллык намуслы хезмәте, югары профессиональлеге, Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы системасында нәтиҗәле эшләве өчен” мактау грамоталарына “Урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру буенча Россиякүләм фәнни-тикшеренү институты” ФБУ филиалының фәнни хезмәткәрләре – Ильин Федор Степанович белән Прокопьев Александр Павловичлар лаек булдылар. Станция коллективына А.Ә. Нәзиров Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының “Намуслы хезмәте, урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә дәүләт урман сәясәтен эшләүгә, урманнардан файдалану, аларны саклау, яклау һәм үстерү өлкәсендә норматив-хокукый җайга салуга бәйле вәкаләтләр буенча керткән зур өлеше һәм 90 еллык уңаеннан” Рәхмәт хатларын тапшырды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте җитәкчелеге исеменнән Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясе коллективына министр Форд Фокус автомашинасы ачкычын тапшырды. Юбилярлар үз чиратында Министрлыкка нәтиҗәле, тыгыз хезмәттәшлек өчен рәхмәтләрен җиткерделәр һәм Алмас Нәзировка “Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясенең – ВНИИЛМ филиалының эшендә гамәли булышлык иткәне өчен, урман фәнен алга этәргән һәм Россия Федерациясе урман байлыкларын саклау һәм үрчетү буенча нәтиҗәле хезмәте өчен” Рәхмәт хаты тапшырдылар.
Тантаналы өлеш тәмамлангач урман фәне вәкилләре галимнәрнең чыгышларын тыңлап үттеләр.
Татарстан Республикасында Су саклау зоналары елы кысаларында 2016 елның 1 февраленнән башлап 2016 елның сентябренә кадәр Республикадагы балалар өчен һәвәскәрлек берләшмәләренең “Җир сулышы” конкурсы үткәрелде, аның гамәлгә куючысы – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.
29 сентябрьдә Татарстан Республикасының Әгерҗе муниципаль районында, ә атап әйткәндә – “Җир хартиясе” мемориал ташы салынган “Кичке таң” дәүләт табигый комплекслы тыюлыгында III Республикадагы балалар өчен һәвәскәрлек берләшмәләренең “Җир сулышы” конкурсына йомгак ясалды.
Конкурсның максатлары һәм бурычлары – баларда һәм яшүсмерләрдә яшәеш өчен иминлекле тирәлекне саклауга карата җаваплылык хисен тәрбияләү, балаларның һәм яшьләрнең игътибарын табигатькә карата сакчыл карашка җәлеп итү, балаларда һәм яшүсмерләрдә иҗади сәләтләрне үстерү, балалар өчен клуб формированиеләренең нәтиҗәлелеген арттыру, экологик тәрбия һәм белем бирү рәвешләрен һәм алымнарын камилләштерү, шулай ук мәнфәгатьләр буенча дәресләрдә, түгәрәкләрдә, студияләрдә, клубларда, һәвәскәрлек берләшмәләрдә шөгыльләнү өчен күбрәк балаларны һәм яшүсмерләрне җәлеп итү.
Чарада катнаштылар: Республиканың традицион мәдәниятләрен үстерү үзәге директоры, филология фәннәре кандидаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Ф.Х.Завгарова, “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Политсовет башкармасы рәисе, юридик фәннәр кандидаты А.А.Тарханова, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының экологик мәгърифәт һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлеге башлыгы Д.Ф.Вәлиуллин, ТР Әгерҗе муниципаль районы хакимияте вәкилләре, галимнәр, балаларны һәм яшьләрне экологик укыту һәм тәрбияләү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче клуб тәҗрибәчеләре. Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы исеменнән “Кичке таң” дәүләт тыюлыгы башлыгы, Татарстан Республикасының атказанган экологы Ф.Г. Фәйзуллин катнашты.
Чара программасында фотокүргәзмәләр эше, конкурс лауреатларының презентацияләре, мемориал ташны карау, эшләнмәләр эшләү буенча мастер-класслар, агач утыртулар һәм башкалар оештырылган иде.
Конкурска Татарстан Республикасының 17 муниципаль районыннан 51 балалар өчен һәвәскәрлек берләшмәсенең презентацияләре күрсәтелгән иде. Конкурс барышында балалар яшәеш өчен иминлекле булган әйләнә-тирәлекне саклау, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү буенча эш үткәрделәр.
Конкурста катнашучылар, ягъни 7-14 яшьлек балалар, өлкәннәр җитәкчелегендә туган авылларында агачлар утырттылар, чишмәләрне санадылар, әйләнә-тирәлекне саклау темасына агитбригада чыгышларын, үзешчән театрлар, табигый материаллардан ясалган эшләнмәләрдән күргәзмәләр, экология айлыкларын, “Бөтендөнья хайваннарны саклау көне”, “Бөтендөнья су көне”, “Җир көне”, “Сәламәтлек көне”, “Кошлар көне”, “Эколог көне” кебек бәйрәмнәрне, берләшмәләрнең табигатьтәге күчмә утырышларын һ.б. оештырдылар. Үткәрелгән конкурс үсеп килүче буында экология мәдәният, кешенең эшчәнлеге нәтиҗәләре өчен җаваплылык формалаштыруга ярдәм итте.
Үзенең чыгышында “Кичке таң” ДТКТ башлыгы форумда катнашучыларга “Җир хартиясе” халыкара проектын тормышка ашыру кысаларында үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәтен белдерде. Алга таба, мемориал таш янәшәсендә ул Җир хартиясе идеяләрен, нормаларын, принципларын һәм кыйммәтләрен алга этәрү буенча төп эшнең Җир планетасы язмышы өчен гомуми җаваплылык хисләрен тәрбияләү максатында яшьләр тирәлегенә, Татарстан Республикасындагы барлык белем бирү учреждениеләренә күчерелү зарурлыгы турында искәртте.
“Иң яхшы һәвәскәрлек берләшмәсе” номинациясендә 7-12 яшьлек катнашучылар составында түбәндәгеләр лауреат булдылар:
1 урын - Татарстан Республикасы, Сарман муниципаль районы, Олы Нөркәй АМЙ “Сафлык” балалар һәвәскәрлек берләшмәсе, җит. И.И. Кутусова, “Планетаны булачак буыннар өчен саклыйк” проекты белән;
2 урын– Татарстан Республикасы, Әгерҗе муниципаль районы, Бим АМЙ “Эружара” балалар фольклорансамбле, җит. О.А.Изибаева, “Безнең ваемсыз җәй” проекты белән;
3 урын– Татарстан Республикасы, Бөгелмә муниципаль районы, Петровск АМЙ “Үзәкләштерелгән район клуб системасы” МБУ “Ритм” коллективы, җит. Г.А. Конычева, “Бу җир – синеке һәм минеке”.
13-16 яшьлек катнашучылар составында икенче “Иң яхшы һәвәскәрлек берләшмәсе” номинациясендә түбәндәгеләр лауреат булды:
1 урын– Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы, Чытерчинск АМЙ “Табигать сакчылары” балалар һәвәскәрлек берләшмәсе, җит. Л.Ю. Гринина, “Без туган җир балалары” проекты белән;
2 урын – Татарстан Республикасы, Чистай муниципаль районы, Кутлушкино АМЙ “Яшел планета” балалар һәвәскәрлек экология берләшмәсе, җит. Г.Х.Гатауллина, “Без табигать балалары” проекты белән;
3 урын – Татарстан Республикасы, Мөслим муниципаль районы, Тат. Бүләр АМЙ балалар һәвәскәрлек берләшмәсе, җит. Р.А. Хөснимәрдәнова, “Бөтерчекләр” проекты белән.
“Балтач” ДТКТ коллективы, Балтач урманчылыгы урманчылары, Балтач урта мәктәбенең 7 сыйныфында белем алучылар һәм “Балтач газ” оешмасы хезмәткәрләре 2016 елның 30 сентябрендә “Урман утырту көне” акциясендә катнаштылар.
“Балтач” тыюлыгы территориясендә активистлар тарафыннан 600 артык үсенте – каен, нарат, карагач утыртылды. Иҗади эшне тәмамлаганнан соң чәй эчүләр оештырылды. Чарада барлыгы 35 кеше катнашты.
“Үз агачыңны утырт” – Арча районының “Казанбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе” МББУ учреждениесендә “Урман утырту көне” әнә шундый шигарь белән үтте. Чарада 70 тирәсе кеше актив катнашты. Бу “Ашыт” ДТКТ белгечләре дә, мәктәп коллективы да, 1-9 сыйныфларда укучылар һәм аларның ата-аналары. Балалар үзләренең исемнәре белән аталган агачларны зур энтузиазм белән утыртты. Уртак көч кую аркасында беренче һәм чыгарылыш сыйныфларда укучыларның аллеялары булдырылды. Башлангыч сыйныфларда укучылар тәүге иҗади хезмәт күнекмәләрен алдылар. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә мәктәпкә терәлеп торган территориядә төрле токымлы 100 артык агач утыртылды: чыршы, нарат, миләш, юкә. Ел саен уза торган “Урман утырту көне” акциясе үсеп килүче буында урманга карата сакчыл караш тәрбияләргә булыша, халык арасында пропаганда ролен үти, безне чолгап алган тирәлекне яшелләндерү, яшел биләмәләрне үстерү һәм саклау зарурлыгы турында искә төшереп тора.
2016 елның 27 сентябрендә Лубян урман-техника көллияте китапханәсендә “Тулай торакта яшәүче итеп багышлау” дигән күңелле һәм динамикалы бәйрәм булып узды. Зал “яңа пешерелгән” һәм күптән яши торган студентлар белән тулы иде. Бәйрәмгә балаларның остазлары да чакырылган иде: тәрбия эше буенча директор урынбасары Сираҗетдинова Н.М., укытучылар һәм сыйныф җитәкчеләре. Өлкән сыйныфларда укучылар тарафыннан әзерләнгән “Яшәүче буларак багышлау” концерт программасы зур хис-кичерешләр уятту, ул беренче курстагылар хәтерендә әле озак истә калыр, чөнки нәкъ менә тулай торакта тулы студент тормышын тоярга мөмкин. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды. Лубян урман-техника көллиятендәге шушы бәйрәмне оештырган хезмәткәрләр тәрбиячеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр, ә тулай торакта яшәүчеләргә уңышлар, позитив һәм актив студент тормышы теләп калдылар.
200 һәм 2000 сумлык яңа кәгазь акча символлары өчен тавыш биргәндә флэшмоб ярдәмендә урманчылар да Казанга теләктәшлек белдерергә булды. Агач үсентеләрен утыртып бетергәч, акциядә катнашучылар Татарстан башкаласы өчен тавыш бирергә чакырып, коллектив белән фотога төштеләр.