ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ һәм “Бөгелмә урман хуҗалыгы” ДБУ белгечләре 28 санлы “Әкият” балалар бакчасы территориясендә агач утырттылар. Балаларның һәркайсы үз чыршысын утыртты. Балалар белән берлектә бу эштә аларның ата-аналары да катнашты. Акциядә катнашучылар өчен күңелле музыка уйнады. Нәниләр канәгать калдылар – алар бит хәзер чыршылар белән бергә үсәчәк.

2016 елның 8-12 октябрендәге чорда “Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ һәм “Бөгелмә урман хуҗалыгы” ДБУ белгечләре тарафыннан “Урман утырту көне” акциясе кысаларында барлыгы 466 үсенте утыртылды (спирея – 173, миләш – 51, юкә – 18, корычагач – 43, каен – 5, өрәңге – 5, гөлҗимеш – 2, нарат – 120, чыршы – 39, дүләнә – 10). 


12
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

“Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясенең кызган чагы. “Лаеш урманчылыгы” ДКУ территориясендә соңгы 4 көндә активистлар тарафыннан ябык тамыр системалы 20 мең данә чыршы утыртылды. Яшь агачларны утырту эшендә Рождественск, Нармонка урта мәктәпләрендә һәм Лаеш техник-икътисадый техникумы студентлары катнашты.

2016 елның 16 сентябрендәге № 448-осн боерыгы нигезендә Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгында җитәкче-урманчыларның урынбасарлары, урманнарны саклау һәм яклау инженерлары белән “22.05.2008 № 22-ТРЗ нигезендә гражданнарның шәхси ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен төзү тәртибе” һәм “Федераль дәүләт урман күзәтчелеген башкарганда урмандагы хокук бозуларны ачыклау тәртибе” темаларына хезмәт әзерлеге системасында чираттагы тематик дәрес үткәрелде.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 26.12.2014 № 1525 карары нигезендә гражданнар тарафыннан шәхси ихтыяҗлары өчен әзерләнә торган үзагачны тиешенчә исәпкә алу максатларында, төзү, корылмаларны ремонтлау һәм җылылык буенча үзагачны әзерләү чорын 1 елга кадәр тоту киңәш ителде. Шул ук вакытта утынның һәр гаилә әгъзасына түгел, ә бер гаиләгә генә бүлеп бирелүенә аеруча игътибар итәргә кирәк.

Федераль дәүләт урман күзәтчелеген башкару кысаларында ведомствога буйсына торган учреждениеләргә шәхси ихтыяҗлар өчен утын әзерләү урыннарын караганда киселгән агачны санарга, әзерләнгән үзагачны технологик каратларда каралган урыннарда урнаштырырга, алынган агачтан максатчан файдалануга карата контрольлекне арттырырга, урман законнарын бозуның барлык очраклары буенча административ хокук бозу эшләрен кузгатырга кушылды.

2016 елның 8 октябреннән 12 октбяренә кадәр Саба урман хуҗалыгының җирле урманчылыкларында 441 мең 100 данә яшь агач үсентеләре утыртылды. Утырту эшләре Мамадыш районының “Шәмәк” авыл җирлегендә; Саба районының “Иске Икшермә”, “Шәмәрдән” авыл җирлекләрендә; Кукмара районының “Өркеш” авылында; Арача районының “Сеҗе” һәм Теләче районының “Алан” авыл җирлекләрендә башкарылды. Текә авышлыкларда агачлар махсус техника ярдәмендә утыртылды, салмак бара торган агач утырту агрегаты платформасыннан махсус утырган кеше үсентеләрне җиргә куеп торды.

Татарстан Республикасында “Урман утырту көне” акциясенең көзге этабы башланганнан бирле 2 миллион 182 мең 208 данә агач утыртылды. Табигатьне саклау акциясе ай азагына кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасы, Арча районы, Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбендә шундый шигарь белән макулатура җыю буенча акция узды. Анда катнашучылар тарафыннан 1124 кг төрле кәгазь һәм катыргы җыелды. Башлангыч сыйныфлар арасында  1 сыйныф (100 кг); урта сыйныфлар арасында – 7 сыйныф (144 кг), 8 сыйныф (107 кг); өлкән сыйныфлар арасында 10 сыйныф (70 кг) укучылары иң активлары булды. Акциядә гран-прига 11 сыйныф ия булды (99 кг). Экология акциясендә җиңүчеләрне котлыйбыз! Макулатура җыеп, илнең экологик халәте яхшыра! Моннан тыш, икътисадый файда да алырга мөмкин. Һәркем, шул исәптән мәктәп укучылары да кәгазьдән нәтиҗәле файдаланырга тиеш.


11
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Урман культураларын инвентаризацияләү эшләре башкарылган күләмнәрне тәгаенләү, урман торгызу һәм агроурманмелиоратив эшләрнең нәтиҗәлелеген ачыклау, утыртыла торган урман культураларының, саклык урман утыртмаларының һәм утырту материалының сыйфатлы торышын ачыклау, аларның гамәлдәге стандартларга һәм техник шартларга туры килүен ачыклау, урман культураларының, саклык урман утыртмаларының, питомникларның торышын яхшырту буенча чараларны билгеләү, урман торгызу эшләрен башкара торган иң яхшы предприятиеләрне, урманмелиоратив станцияләрен, урманчылыкларны, бригадаларны, шулай ук эшләрнең яхшы сыйфатын, утыртмаларның яшәргә яраклылыгы буенча зур нәтиҗәләрне һәм эшнең югары җитештерүчәнлеген тәэмин итә торган хезмәткәрләрне билгеләү, аларның алымнарын өйрәнү һәм алар белән уртаклашу максатында үткәрелә.


10
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

“Кәләй урман хуҗалыгы” ДБУ заманча  “Харвестер” һәм “Форвардер” автотехникасын сатып алды. 2016 елның 6 октябрендә урманчылар яңа җайланмада эшләргә керештеләр, асылда алар тәрбияләү кисүләрендә диләнке эшлиләр, Бутинск кишәрлеге урманчылыгының 25 бүлемтегендәге 64 кварталда сирәкләштерү эшләрен башкаралар. Кишәрлекнең гомуми мәйданы 10 гектар иде. Кәләй урман хуҗалыгы хезмәткәрләре беренче эш нәтиҗәләреннән канәгать калдылар, яңа машиналарның уңай якларын билгеләп үттеләр:

  • Эш барышының технологиясе. Ике машинадан торучы бер комплекс 5-6 кешедән торучы агач аударучылар бригадасын алмаштыра, шул ук вакытта эш нәтиҗәсе бик күпкә югарырак;
  • Киңрәк протектор аркасында туфракка карата тискәре йогынты кими;
  • Эш барышында (аударылган агачларны, ботакларны, сортиментларны төяп бушату мәйданына транспортлау) зыян күрә торган агач проценты кими
  • Машина операторлары өчен уңайлы шартлар.

ТР Спас муниципаль районы мәдәният йортында Укытучы көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмдә мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, мөгаллимлек хезмәте ветераннары катнашты. Хөрмәтле кунаклар арасында: Спас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе В.А. Осокин, Башкарма комитетның социаль мәcьәләләр буенча җитәкчесе Е.А. Афоньшина, ТР Спас муниципаль районының мәгариф бүлеге башлыгы А.Н. Ермилин, “Спас” тыюлыгының ТР әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге дәүләт инспекторы Любовь Мурзак катнашты.

Килгән кунаклар барлык мөгаллимнәрне аларның һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм намус һәм фидакарьлек белән башкарыла торган эшләрендә уңышлар теләделәр. ТР Любовь Мурзак Спас муниципаль районының “Полянка урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУ башлангыч сыйныфлар укытучысы Кузьмина Ольга Владимировнага үсеп килүче буынга экология буенча белем һәм тәрбия бирүдәге күп еллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Урман хуҗалыгы министрлыгыннан Рәхмәт хатын тапшырды.


7
октябрь, 2016 ел
җомга

“Татарстанның чиста урманнары” акциясе кысаларында Кызыл бор кишәрлеге урманчылыгы белгечләре “Табигать белән татулыкта” экология сукмагы буйлап территорияне көнкүреш калдыкларыннан чистарту буенча рейд үткәрделәр. Чарада Кызыл бор УГБМ укучылары актив катнашты. 1 га мәйданда 1 кубометр көнкүреш калдыгы җыеп алынды.

2016 елның 15 сентябрендә “Татарстанның чиста урманнары” акциясенең көзге этабы башланды. Акцияне үткәрүнең өч атнасы барышында урман территорияләрен чистартуда 500 кеше катнашты. Урман фондының 394 арендаторы, 53 предприятие, шулай ук 4 бакчачылык ширкәте актив партнерлар булдылар. Акциядә катнашучылар тарафыннан урман фонды һәм МСТТ территорияләре чистартылды һәм 298,5 м3 каты көнкүреш калдыгы һәм башка төрле калдыклар чыгарылды. Моннан тыш, автомобиль юллары һәм федераль һәм төбәк әһәмиятендәге трассалар буйларыннан 143 м3 коры-сары һәм ауган агач җыеп алынды һәм чыгарылды.

Татарстан Республикасының дәүләт урман инспекторлары һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге дәүләт инспекторлары тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын урман биләмәләрендә һәм МСТТ территорияләрендә законсыз урнаштыру очракларын ачыклау буенча 38 рейд чарасы үткәрелде. Нәтиҗәдә 9 ККК чүплеге ачыкланды, хәзерге вакытта алар барысы да 100% дәрәҗәсендә юкка чыгарылды.

Акция барышында 9 чишмә чистартылды һәм төзекләндерелде. 49 мәгълүмат тактасы, аншлаглар, шулай ук ял итү өчен урман фондында һәм автомобиль трассалары буйларында урнаштырылган чатырлар төзекләндерелде.

Быел акциянең көзге этабында табигать сакчылары 1127,1 м3 каты көнкүреш калдыкларын җыеп алдылар һәм чыгардылар. Автомобиль юллары һәм федераль һәм төбәк әһәмиятендәге трассалар буйларыннан “Урманчылык” ДКУ һәм дәүләт табигый тыюлыклары хакимиятләре белгечләре тарафыннан 800 м3 тирәсе коры-сары һәм ауган агач-ботаклар җыеп алынды.

“Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе 2016 елның 15 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International