ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2015 ел
сишәмбе

Бу турыда һәм Татарстан территориясендә янгынга каршы аерым режим кертелү турында ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның баш дәүләти янгын күзәтчелеге инспекторы Сергей Сергеев хәбәр итте. Журналистлар белән бу очрашуда катнашкан Татарстан урман хуҗалыгы министры Алмас Назыйров, үз чиратында, май бәйрәмнәрендә урманда теләсә нинди максатлы учак ягуларның тыелуын раслады.

Барлык булган урман янгыннары белән көрәш техникасы тулы әзерлеккә китерелгән. Урманнарның куркынычсызлыгын 23 янгын-химия станциясе тәэмин итә. Урманнарның торышын урманчылыклардагы 16 янгын манарасыннан, шулай ук космостан күзәтәләр.

Урманнарны күзәтү өчен 96 автомобиль кулланыла, янып китүләрне оператив ачыклау өчен “ГЛОНАСС+112” системасы куелган. Барлык оператив белешмәләр, тиешле чара күрү өчен, тәүлек буе эшләүче диспетчерлык идарәсенең региональ пунктына тапшырыла.

Урман янгыннарына каршы көрәш формированиеләре 824 кешедән тора. 203 ирекле янгын дружинасы төзелгән. 150 мобиль янгын сүндерү төркеме оештырылган, аларның максаты – расланган җир өсте маршрутлары буенча урманнарга даими патрульлек итү.

Аннан тыш, урманнарга авиация белән патрульлек итүнең тулай 15 мең км озынлыгы 3 маршруты расланган.

Гадәттән тыш очракта өстәмә янгын сүндерү подразделениеләрен һәм авария-коткару формированиеләрен җәлеп итү каралган. Аларда 565 янгын автоцистернасы, 67 янгын чаны, 3830 кеше бар.

Дәүләти урман инспекторлары Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча даими контроль һәм күзәтчелек алып баралар. Бозучыларны КоАП 8.32 статьясының 2нче өлеше буенча штраф көтә:

гражданнарга – 3-4 мең сум;

вазифалы затларга – 15-25 мең сум;

юридик затларга – 150-250 мең сум.

ТР буенча МЧСның матбугат хезмәте материаллары кулланылды)

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан, Парклар һәм скверлар елы кысаларында, “Буа урманчылыгы” ДКО, “Буа урманы” ДБО эшчәннәре, академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта мәктәп укучылары һәм укытучылары, Буа ветеринария колледжы студентлары 4 гектар җирдә истәлеккә нарат, чыршы, карагай, тирәк һәм шомырт үсентеләре утыртты.

Студентлар Лубян авылыннан Бөек Ватан сугышына китеп ятып калган авылдашлар обелискы тирәсен җыештырды, ветераннар, тыл эшчәннәре белән бергә Җиңү паркына нигез салуда катнашты.


27
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Урман утырту көне алдыннан “Озын Алан” табигать тыюлыгының барлык эшчәннәре Сөкәй авылына барып, “Троица мәхәлләсе” православие оешмасы чиркәве тирәсендә агач утырту өчен урын әзерләде. Урманчылар Тәмте питомнигыннан чыршы үсентеләре китерде, аларны авыл халкы белән бергә утырттылар. Акция дәвам итәчәк – бу территориядә тагын каштан аллеясы утырту күздә тотыла.

Бу көнне колледжда Тукай шигырьләре яңгырады, күп кенә группаларда башка милләт кешеләре белән тату яшәү, гаилә кыйммәтләре турында әңгәмәләр уздырылды.

Быел акциягә республика буенча 60 меңнән артык кеше кушылды, 374 гектар мәйданда 1.2 миллионнан артык яшь агач утыртылды.

А.Ә.Назыйров башкарма комитетлар, муниципаль берәмлекләр, министрлык тармаклары башлыкларына агач утырту акциясенә кушылган өчен рәхмәт хатлары юллады, арытаба да нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өмет белдерде.


26
апрель, 2015 ел
якшәмбе

26 апрельне Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы “Каудан яндыруны – контрольгә!” бөтенроссия янгынга каршы агитация көне дип игълан итте. Бу көндә халык арасында янгынга каршы күмәк пропаганда чаралары үткәреләчәк.

Агитациянең максаты – халыкка коры үләннәрне контрольсез яндырырга ярамау, урманнарда һәм урман буе территорияләрендә янгын куркынычы кагыйдәләрен үтәргә кирәклек турында аңлату.


25
апрель, 2015 ел
шимбә

Алар, ТР Президенты аппараты һәм ТР Министрлар Кабинеты белгечләре белән бергә, Су спорты сараеннан “Казан-Арена” стадионына илтә торган аллеяда 186 күк чыршы утырттылар.

Сугышта һәлак булган 27 миллион кешенең һәрберсе хөрмәтенә берәр агач утырту буенча бөтенроссия акциясен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы былтыр көз үк хуплап чыккан иде. Кыш дәверендә урманнарны яңадан торгызу бүлеге белгечләре муниципаль берәмлекләрдән җыйган белешмәләргә күрә, Җиңү урманнарына 2015 елда 400 мең үсенте утыртылачак.

Урман утырту көнендә Бөек Ватан сугышы ветераннары, ТР Югары Советы депутатлары белән бергә, Каенлык территориясендәге истәлек аллеясына 200 каен һәм 4 мең ылыслы агач утыртты. Агач утырту алдыннан тантаналы митинг үткәрелде, анда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм министрның беренче урынбасары Харис Мусин чыгыш ясады. Римма Ратникова: урманнарның матурлыгы тынычлыкның кыйммәтен искәртеп торачак, дип белдерде һәм катнашучыларны Җиңү көне белән котлады. Харис Мусин да халыкны бәйрәмгә әверелеп киткән Урман утырту көне белән котлады. Каенлыкта республиканың башка министрлык һәм тармакларында эшләүчеләр дә агач утырттылар.

Агач утыртучылар өчен үзешчән артистлар чыгыш ясады, кыр кухнясы эшләп торды.

ТР Югары суды, Шәһәр яны урманчылыгы белгечләре һәм хезмәткәрләре катнашында балалар хосписы территориясендә яшь агачлар утыртылды, бу эштә ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйлаҗев, Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондын нигезләүче Владимир Вавилов та катнашты. Барлыгы 70 миләш һәм 70 чыршы утыртылды. Моннан тыш, акциядә катнашучылар соравы буенча, аларга үз ишегалларында утырту өчен 1 мең карагай үсентесе таратылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International