25 апрель көнне 200 гектардан артык мәйданда 1 миллион агач һәм куак утырту күздә тотыла. Бу эштә Бөек Ватан сугышы ветераннары, ТР министрлыклары һәм тармаклары, укытучылар, укучылар һәм студентлар, предприятие эшчәннәр катнашачак.
Акцияне үткәрү өчен Урман селекция-орлыкчылык үзәгеннән һәм “Урман” дәүләти бюджет оешмаларының тармак питомникларыннан ылыслы һәм йомшак яфраклы агач токымнары үсентеләре бирелә.
26 апрельне Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы “Каудан яндыруны – контрольгә!” бөтенроссия янгынга каршы агитация көне дип игълан итте. Бу көндә халык арасында янгынга каршы күмәк пропаганда чаралары үткәреләчәк.
Агитациянең максаты – халыкка коры үләннәрне контрольсез яндырырга ярамау, урманнарда һәм урман буе территорияләрендә янгын куркынычы кагыйдәләрен үтәргә кирәклек турында аңлату.
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы табигать саклауга актив карашлыларны, киләчәктә саф һава суларга теләүчеләрне 25 апрельдә 9.00дә Дәрвишләр бистәсе Каенлыгында һәм Кадыш бистәсе янында башланачак Урман утырту көнендә катнашырга чакыра. Җыелу һәм утырту урыннары белешмәдән соңгы фотоматериалларда күрсәтелгән.
Татарстан Министрлар Кабинетының 20.03.2015 № 451-р карарына ярашлы рәвештә 25 апрель көнне республикада традицион “Урман утырту көне” үткәрелә.
“Урман” дәүләти бюджет оешмаларының урман питомникларында төп токым утырту материаллары казып алына, утырту урыннары инде билгеләнгән. Министрлык ягыннан билгеләнгән җаваплы кешеләр агач утырту барышында өйрәтеп торачак.
28 апрельдә билгеләп үтеләсе Бөтендөнья хезмәт саклау көне кысаларында Татарстан Хезмәт, шөгыльлелек һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Җәмәгать палатасы Казан ярминкәсендә “2015 елгы иң яхшы хезмәт саклау белгече” дигән VII республика конкурсын үткәрә. Урманчылык оешмаларыннан анда “Әлки урманчылыгы”ның урман куллану инженеры Илсур Зәйнуллин, “Әлки урманы”ның урман мастеры Фәрит Садриев, “Кама урманчылыгы”ның урман куллану инженеры Николай Афанасьев катнаша. Конкурста катнашучы башкалар белән бергә алар тест үтеп, хезмәтне саклау һәм хезмәт куркынычсызлыгы сораулары буенча ярышачак.
28 апрельдә билгеләп үтеләсе Бөтендөнья хезмәт саклау көне кысаларында Татарстан Хезмәт, шөгыльлелек һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Җәмәгать палатасы Казан ярминкәсендә “2015 елгы иң яхшы хезмәт саклау белгече” дигән VII республика конкурсын үткәрә. Урманчылык оешмаларыннан анда “Әлки урманчылыгы”ның урман куллану инженеры Илсур Зәйнуллин, “Әлки урманы”ның урман мастеры Фәрит Садриев, “Кама урманчылыгы”ның урман куллану инженеры Николай Афанасьев катнаша. Конкурста катнашучы башкалар белән бергә алар тест үтеп, хезмәтне саклау һәм хезмәт куркынычсызлыгы сораулары буенча ярышачак.
Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы “Урман экспедициясе” проектын башлый. Ул 1 сентябрьгә кадәр хәбәр чараларында уникаль урман объектлары, урман турында аз билгеле фактлар буенча мәгълүмәт бирүне күздә тота. “Урман экспедицияләре” иң борынгы урман, урман һәм культура, урман һәм халык йолалары, урман кәсепләре, урман фольклоры, төбәкнең иң эре урман массивлары, чүл урманнары, урман һәм тундра, урман бүләкләре, урман турында билгесез фактлар, урман шифасы, тарихи һәйкәл булган агачлар темасына булырга мөмкин.
Иң кызыклы репортажлар “Российские лесные вести” рәсми газетасында, федераль хәбәр чараларында урнаштырылачак, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының призларын алачак.
Янгын сезоны алдыннан барлык урманчылыкларда янгынга каршылык эшләре оештырылды. Министрлыкка янгын куркынычсызлыгы чараларын башкару, урман янгыннарын сүндерү, региональ әһәмияттәге аеруча саклаулы табигать территорияләрен саклау һәм куллану өлкәсендә дәүләти экологик күзәтчелек йөкләнде.
Хәзерге вакытта минераль полосалар һәм янгынга каршы ерымнар ясау дәвам итә, алар 3111 км.га сузылачак. Бер үк вакытта узган сезонда ясалган 6888 км озынлыгы минераль полосалар да яңартыла. Аннан тыш, урман фондында 16 км юл салу, 195 км юлны ремонтлау, 73 гектар квартал ярузларын чистарту күздә тотыла.
Татарстанның дәүләти гражданлык хезмәткәрләре спартакиадасы бара. “Олимп” стадионының спорт мәйданчыгына Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР Югары суды, Тарифлар буенча дәүләт комитеты командалары чыкты. Командаларда һәвәскәрләр генә булуга да карамастан, югары нәтиҗәләр күрсәтелде.
Тарифлар комитеты волейболчыларын җиңеп, ә Югары суд командасыннан җиңелеп, Урман хуҗалыгы командасы ярышларның 1/8 финалына чыкты.
Безнең команданы яклашырга министр урынбасары Харис Мусин да килгән иде.
“Сау корпоратив рух – Спартакиаданың төп казанышы” дип саныйлар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы спортчылары.
Министрлык белгечләре һәм хезмәткәрләре территориядә чүп-чар җыештырды, бордюрларны буяды, администрация бинасы каршындагы бакчада Шәһәр яны өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгыннан китерелгән имән үсентеләрен утыртты.