ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2015 ел
җомга

Комиссия утырышы ТР Премьер-министрының беренче Алексей Песошин рәислегендә узды. Көн тәртибенә республика территориясендә табигый янгыннарны кисәтүгә һәм бетерүгә әзерлек куелган иде.

Конкурсантлар дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы вазифасын биләүгә һәм экономика, дәүләт заказын һәм административ түләүләрне урнаштыру бүлегенең башкаручы консультанты вазифасына резервка кертелүгә дәгъвә итәләр.

Министрның беренче урынбасары Харис Мусин рәислегендәге комиссия ТР Президенты каршындагы Дәүләт службасы һәм кадрлар департаменты һәм Урман хуҗалыгы ветераннары советы вәкилләреннән тора.


16
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Мартта Швеция авыл хуҗалыгы университеты студентлары һәм укытучылары, Еврофорестер халыкара белем бирү программасы кысаларында, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган Шәһәр яны һәм Саба урманчылыкларында, Лубян урман-техник колледжында булып киткән иде. Үзенең рәхмәт хатында Андрей Селиховкин, бу программа Татарстанда урман хуҗалыгын алып баруның төрле якларын үз эченә алды, дип бәяләгән һәм арытаба хезмәттәшлеккә өмет белдергән.


15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

Тыюлыкның күп урыннарында әле кар ята, шуңа күрә кыштан соңгы территория чистартуны белгечләр тарих сөючеләргә киң билгеле Молостовлар утарына илтә торган карагай аллеясыннан башлады.

Арытаба санитар чистарту язгы-җәйге сезонда туристлар һәм табигать сөючеләр йөри торган экологик сукмак буйлап узачак. “Озын Алан” тыюлыгы белгечләре агит-пропаганда аншлагларын, баннерларны, янгынга каршы шлагбаумнарны яңарттылар.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының № 451-р 20.03.2015 күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә 2015 елның 25 апрелендә республикада традицион “Урман утырту көне” табигать саклау акциясе үткәрелә.

Урманнарны яңадан торгызу бүлеге белгечләре агач утырту урыннарын билгеләде, министрлыкларга, тармакларга, оешмаларга акциягә кушылу һәм урман фондында истәлекле агачлыклар нигезләү турында мөрәҗәгатьләр юллады. Министрлык ягыннан агач утырту эшен оештыру һәм консультацияләр бирү өчен җаваплылар билгеләнде.

Министрлыкта һәм аның тармак оешмаларында янгын куркынычына әзерлек буенча оештыру чаралары комплексы үткәрелде.

“Идел буе урманчылыгы” ДКИ, “Идел буе урманы” ДБИ хезмәткәрләре җыелышында узган урман хуҗалыгы елы йомгаклары анализланды, оешмаларның эшчәнлеген һәм эш шартларын яхшырту буенча тәкъдимнәр әйтелде. Аннары урман хуҗалыгы хезмәткәрлә­ренә бүләкләр бирелде, иң яхшы җитештерү участоклары билгеләп үтелде. Шулай ук РФ Президентының “Казанда 2013 елда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада” истәлекле медальләре тапшырылды.

“Казанда 2013 елда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада” истәлекле медаленә “Идел буе урманчылыгы” ДКИ җитәкче-урманчысы Ибраһим Исмәгыйлев, “Идел буе урманы” ДБИ директоры Фәнис Исхаков һәм Чулпан участок урманчылыгының урман белгече Равил Галиуллин лаек булды.

Бүләкләрне Министрлык исеменнән урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Илгизәр Зарипов тапшырды.


14
апрель, 2015 ел
сишәмбе

Видеоконференциядә РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик, статс-секретарь – Россия гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Владимир Артамонов, Росгидромет җитәкчесе Александр Фролов, Россия Федерациясе субъектлары башлыклары, РФ субъектларының урман бәйләнешләре өлкәсендәге башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты.

Киңәшмәне ачканда Александр Хлопонин: Россиядә авыл хуҗалыгы җирләрендә каудан яндыру закон белән тыелырга тиеш, дип белдерде. Урман хуҗалыгы федераль агентлыгына һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына ярашлы йөкләмә бирелде.


13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Биектау районындагы тыюлык территориясендә мәктәп балалары хезмәт дәресләрендә үз куллары белән ясаган 97 сыерчык оясы эленде. Акциядә Олы Кавал, Әлдермеш, Коркачык мәктәпләрендә укучылар катнашты.

Урманчылар балалар белән җылы бәйләнешләр тота. Тәбәрле мәктәбе укучылары ел саен урманчыларга чокыр ныгыту агачлары утыртуда ярдәм итәләр. Участок урманчысы Алмаз Шәйхетдинов бу юлы аларга урманның кеше тормышындагы әһәмияте, якынлашып килгән янгын куркынычы сезонында урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм тулаем урман саклау проблемалары турында сөйләде. Урман мастеры Татьяна Егорова исә мәктәптә һөнәри юнәлтү эшен алып бара, аның белән бер очрашудан соң балалар Лубян урман-техник колледжына танышу экскурсиясенә барырга дигән теләк белдерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International