Бакча-парк һәм ландшафт дизайнеры – чагыштырмача яңа һөнәр булса да, инде иң күп сорала торган белгечлекләрнең берсенә әверелеп килә. Кешедән иҗади сәләтләр, дендрология һәм помология фәннәрен белүне сорый торган бу һөнәр Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән 2015 елда бигрәк тә актуаль булачак.
Лубян урман-техник колледжы директоры урынбасары Валерий Кульгеевның әйтүенчә, “бакча-парк һәм ландшафт төзелеше” белгечлеге буенча укучы студентлар анда теоретик белемнәрне үзләштереп кенә калмыйлар, яхшы гамәли тәҗрибә дә алалар, шуңа күрә, укып чыккач кыйммәтләре дә зур булачак.
Министрлык республиканың хәбәр чаралары өчен Лубян авылына һәм андагы колледжга пресс-тур оештырды. Анда катнашучылар бу күренекле урын, урман белемнәре буенча Россиядәге иң өлкән уку йортларының берсе белән бик кызыксынып таныштылар.
“Әлмәт урманы”, “Кызыл Йолдыз урманы” һәм “Кама урманы” дәүләти бюджет оешмаларына өчен агач ташучы манипуляторы тапшырылды. Техника 2013 ел азагында зыян күргән православие гыйбадәтханәләрен үз вакытында һәм сыйфатлы итеп яңадан торгызган өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүлеп биргән акчага сатып алынган иде.
Аннан тыш, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы белән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы арасында хезмәттәшлек килешүе кысаларында, “Татарстан Республикасы Урман янгыннары үзәге”нә ике трелевка тракторы кайтты, алар Лениногорск һәм Кайбыч урманчылыкларында урман саклауда эшләячәк.
Акциянең башы, халык календаре буенча, кышлаучы кошлар якчысы Зиновий Синичкин көненә туры китерелде. “Әгерҗе урманчылыгы” ДКИ белгечләре урманга Иж-Бубый һәм Красный Бор мәктәпләрендә укучыларны чакырып, аларны Әгерҗе районында кышларга калучы кошлар белән таныштырдылар. “Чикләвек” ял зонасында кошлар өчен алдан әзерләнгән җимлекләр эленде, аларга җим салынды. Балалар һәм урманчылар кошларны бөтен кыш дәверендә ашатып торачак.
Конференция эшендә Бөекбритания, АКШ, Германия, Франция, Украинадан, 12 Россия шәһәреннән килгән галимнәр катнашты. Арада ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре – биологик төрлелек бүлегенең башкаручы киңәшчесе Индира Томаева, “Спас” тыюлыгы башлыгы Евгений Костин һәм “Чулпан” тыюлыгы башлыгы Фәнил Гыймадиев та бар иде, алар конференцияне оештыручыларга һәм кунакларга Министрлыкта бастырылган җыентыклар, буклетлар, плакатлар, “Татарстанда табигать саклау йомгаклары: тарихы һәм бүгенгесе” дигән китап тапшырдылар.
Бронислав Ильич Гузовский революциягә кадәрге Идел буеның иң күренекле һәм сәләтле урман белгечләреннән берсе булган, киләчәк буын урманчыларына имәнлекләр үстерү буенча бәяләп бетергесез хуҗалык тәҗрибәсе, китаплар һәм мәкаләләр калдырган. Үзе исән чагында ук аны Россия урманчылары зур белгеч дип таныганнар, аның тикшеренүләрен һәм бастырып чыгарган фәнни хезмәтләрен Идел буе имәнлекләре белән бәйле күп проблемаларны чишүдә кулланганнар.
ТР Президенты указы һәм ТР МК күрсәтмәсе белән 2015 ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы муниципаль берәмлекләр һәм шәһәр округлары башлыклары адресына 2015 елда яңа парклар нигезләү һәм булганнарын төзекләндерү өчен күпме утырту материалы кирәк булачагы турында сораулар җибәрде.
Министрлык системасында стандарт утырту материалы үстерү буенча 55 урман питомнигы эшли, аларда 2014 елда 70 миллионнан артык үсенте әзерләнде. Муниципаль органнарның шәһәрләрне һәм торак җирләрне яшелләндерү планнарын тормышка ашыру өчен бу җитәрлек дип саный урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге белгечләре. Хәзерге вакытта алар төп урман токымнарына һәм декоратив агачларга гаризаларны хисапка кертәләр.
2014 елның 1 декабрендә юл-транспорт һәлакәтендә 34 яшендә “Тәтеш урманчылыгы” дәүләти казна оешмасы җитәкчесе урынбасары Халитов Вадим Гыйрфан улының гомере фаҗигале рәвештә өзелде. Гаиләсе һәм бер яшьлек баласы ятим калды. Вадим Халитов 2014 елның 3 декабрендә җирләнәчәк.
Министрлыкның урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлегеннән хәбәр ителгәнчә, Министрлык 2015 елның 25 апрелендә “Җиңү урманы” акциясе үткәрергә, анда Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашында яңа урманнар нигезләргә тәкъдим итә.
“Җиңү урманы” Бөек Ватан сугышында фашизм белән көрәштә һәлак булганнарның истәлеген саклауга, сугыш ветераннары турында кайгыртуга, гражданлык җәмгыятен берләштерүгә, патриотизм пропагандалауга һәм урманнарны күпләп яңадан торгызуга юнәлтелгән проект булып тора.
Республиканың һәр районында диярлек Министрлыкка караган оешмалар бар, һәм юбилейлы агач утырту өчен кишәрлекләр сайлау, аны оештыру эшен шулар башкарачак. Бөтен эшләрне, шул исәптән “Җиңү урманы” өчен утырту материалы бирүне Министрлык бушлай тәэмин итә.
Акция барышында тулаем Россия Федерациясендә, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның рәсми санына күрә, 27 миллион агач утырту күздә тотыла.
“Алабуга” аерым экономик зонасында урнашкан, Европада иң эре агач эшкәртү предприятиесе булган, йомычкадан МДФ панельләре ясаучы завод Төркиянең “Хаять” холдингына керүче “Кастамону Энтегре” компаниясе тарафыннан төзелгән. Проектның инде тормышка ашырылган беренче этабы 300 млн долларга төшкән һәм ел саен 475 мең кубометр МДФ, 20 млн. кв.метр идән түшәмәсе җитештерүне күздә тота.
“Законсыз агач кискән өчен административ санкцияләр шактый каты. Бозучыга 4 мең сум штраф түләргә генә түгел, табигатькә салынган зыянны да капларга туры киләчәк, ә ул агачларның зурлыгына, санына бәйле һәм берничә мең сумга җитәргә мөмкин. Мәсәлән, бер кечкенә чыршыны кисү 1.5 мең сум зыянга санала, ә бер ылыслы ботак штрафтан тыш та 100 сумга төшә. Зыян 5 мең сумнан арткан очракта җинаять җаваплылыгы башлана”, – дип белдерделәр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләти контроль һәм күзәтчелек бүлегендә.