Россия урман индустриячеләре һәм урман экспортчылары берлеге һәм ТР Президенты арасындагы килешү буенча, чираттагы “Урман кисүче-2015” Россия чемпионаты 2015 елның 17-19 сентябрендә Татарстан территориясендә уздырыла.
Берлек президенты Мирон Тацюн Россия Федерациясе Хөкүмәтенә биргән белешмәгә караганда, чемпионатта РФнең 29 субъектыннан командалар катнашыр дип көтелә. Ярышлар беренче тапкыр ачык үткәреләчәк – аларда Беларусь, Финляндия, Эстония һәм башка Балтыйк буе республикалары командалары да катнашачак.
Мәктәп урманчылыгы җитәкчесе, биология укытучысы Галина Алексеевна Васильева, урманчылар белән бергә, Әгерҗе районында кышлаучы кошлар турында кызыклы һәм мавыктыргыч материал, кошлар турында сәхнә тамашалары, күңелле викториналар, табышмаклар әзерләгән иде. Кече класс балаларына кышның кошлар өчен иң авыр чор булуы, аларның ачлыктан һәм суыктан интегүе, ул кошларга кешенең ничек ярдәм итә алуы турында сөйләделәр. “Без барыбыз да канатлы дусларыбызга булышырга тиешбез. Аларга күп кирәкми – бераз бөртек, ипи бирсәң дә җитә. Ә тук тәнгә суык үтми”, – диде, мәсәлән, уз чыгышында урманчылык остасы Татьяна Егорова.
Иң актив балаларга “Әгерҗе урманчылыгы”ның мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләре бирелде. Бәйрәм мәктәп ишегалдында дәвам итте, анда балалар агач ботакларына җимлекләр элеп, кошлар өчен азык салдылар.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча ел саен, 2013 елның 12 декабреннән башлап, илнең барлык дәүләт оешмаларында Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында гражданнарны кабул итүче вәкаләтле затларның эш урыннары техник яктан әзер.
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр буенча кабулияткә (843) 221-37-02 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Комиссиянең көн тәртибенә Татарстанда биологик төрлелекне саклау буенча барлыгы алты мәсьәлә куелган иде. Аерым алганда, сүз көрән аю, кайбер умырткасызлар популяцияләренең торышы, Россия Федерациясе субъектларында Кызыл китапны алып баруның заманча яңа алымнары турында барды.
Министрлыкның бу өлкәдә узган чорда башкарган эшләре турында кыскача хисап белән министрның беренче урынбасары Х.Г.Мусин чыгыш ясады.
Шулай ук Татарстан Республикасының Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану идарәсе, ТР ФА Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты, Казан (Идел буе) федераль университеты вәкилләре Ю.И.Павлов, Д.И.Иванов, Т.В.Рогова, Н.В.Шулаев чыгышлары тыңланды.
Рослесхозның 2014 елгы эшчәнлек йомгаклары, урман законнарындагы үзгәрешләр, Яңа ел бәйрәмнәре чорында законсыз агач кисүләрне булдырмау һәм 2015 елга планнар турында Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик сөйләде.
Санитар-савыктыру кисүләре урманнарның торышын яхшырту өчен кирәк, ә кыш көне киселгән агачның тыгызлык һәм дымлылык күрсәткечләре иң яхшы, шул сәбәпле алардан эшләнгән әйберләрнең сыйфаты югары була.
2014 елның 5 декабренә тәрбия һәм савыктыру кисүләрендә әзерләнгән ликвидлы агач планда каралган 754.9 мең кубометрның 67%ын, ягъни 506 мең кубометр тәшкил итә. Урман хуҗалыгы эшләре комплексын үтәү килешүләре буенча тармак оешмаларында агач әзерләү ел азагына кадәр барачак.Орлыкка булган еллык хаҗәтләр, республиканың иминият фондында алдагы елларга орлык хәзинәсе булдыру өчен 1290 килограмм ылыслы агач орлыгы әзерләргә кирәк. Бүгенгәчә 574 кг әзерләнгән.
Хәзерге вакытта “Урман” ДБИ предприятиеләрендә 29.5 тонна гади нарат тубырчыгы һәм 5.4 тонна европа чыршысы тубырчыгы җыелган һәм үзләренең тубырчык киптергечләрендә киптерелә. Җыелган орлыкның 420 кг.ы урман үсемлекләренең республика иминият фондын төзүгә, калган өлеше Урман селекция-орлыкчылык үзәге теплицаларында һәм “Урман” ДБИ питомникларында чәчүгә китәчәк.
2015 елның 1 январеннан 28.12.2013 № 415-ФЗ Федераль законының кайбер нормалары үз көченә керә.
Россия Федерациясе Урман кодексының 50.4 статьясының 1 һәм 2 өлешләренә ярашлы рәвештә теләсә нинди транспорт төре белән агач ташу озату документы булганда башкарыла. Озату документын агачның иясе булган юридик затлар, хосусый эшмәкәрләр тутыра.
2015 елның 1 январеннан урман законнарында билгеләнгән тәртиптә озату документы тутырмыйча агач ташыган өчен вазифалы затларга 30 меңнән алып 50 мең сумга кадәр штраф салына, агач һәм (яки) административ хокук бозуда кулланылган транспорт чаралары конфискацияләнә (яисә ансыз); юридик затларга – 500 меңнән алып 700 мең сумга кадәр штраф салына, агач һәм (яки) административ хокук бозуда кулланылган транспорт чаралары конфискацияләнә (яисә ансыз) (Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 8.28.1 статьясының 5 өлеше).
Табигатькә хөрмәтле караш, әйләнә-тирәлеккә игътибар бу көннәрдә җәмгыятьнең үсеш кимәле, замана таләпләренә ярашлылыгы күрсәткеченә әверелеп килә. Шуңа бәйле рәвештә, Россиядәге экологик хәлне яхшырту проблемалары профильле тармакларда гына түгел, фәнни җәмәгатьчелектә дә зур кызыксыну уята. Һәм монда табигатьтә барган процессларга XXI гасыр кешесе күзлегеннән карарга, аларның үсешен киң хронологик киңлектә күзәтергә мөмкинлек бирә торган тарих фәне аерым бер роль уйный.
“Россиядә экология тарихы: аякка басу этаплары һәм перспектив тикшеренү юнәлешләре” дигән конференция әнә шул проблемаларга багышланган иде. Анда Бөекбритания, АКШ, Германия, Франция, Украина һәм Россия галимнәре катнашты.
“Бу халыкара киңәшмәдә Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләренең дә катнашуы тикшерелә торган мәсьәләләр даирәсен шактый киңәйтергә, игътибарны Татарстан урманнарының тарихына һәм бүгенге торышына юнәлтергә мөмкинлек бирде”, – диелгән Алабуга институты ректоры А.Назыйровның министр исеменә юллаган хатында.Казахстанның Комиссиядәге вәкаләтле вәкиле Олег Песков алып барган утырышта Берлек дәүләтләренең вәкаләтле вәкилләре, шулай ук БДБның тармак-ара хезмәттәшлек органнары хезмәткәрләре, шул исәптән Башкарма комитет рәисе – БДБның башкарма секретаре Анатолий Дронь катнашты.
Комиссия әгъзалары Берлек дәүләтләрендә кече һәм урта эшмәкәрлекнең торышын, БДБ илләренең урман хуҗалыгы һәм индустриясе өлкәсендә 2025 елга кадәрге төп хезмәттәшлек юнәлешләре проектын тикшерделәр. Ул мәсьәлә буенча доклад белән “ВНИИЛМ” ФБИ директоры урынбасары Б.М.Большаков чыгыш ясады.