ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”). Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик белән Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков очрашты.

ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда катнашучылар Татарстанда урманчылык тармагын үстерү мәсьәләләрен тикшерделәр. Иван Валентикның әйтүенчә, Татарстан Россиянең бу юнәлештә иң нык үскән төбәкләренең берсе булып тора: монда алдынгы орлык­чылык комплексы эшли, һәм ул Россиянең башка субъектлары өчен дә үрнәк булырлык.

Иван Валентик шулай ук Татарстан җитәкчелегенә һәм шәхсән Илдар Халиковка Казанда БМОның Европа экономик комиссиясенең Урманнар һәм урманчылык тармагы комитетының бүген ачылган 72нче сессиясен оештырган өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.


17
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Чараны БМО ЕЭК Урманнар һәм урман тармагы комитеты, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, Россия Федерациясе Чит ил эшләре министрлыгы һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы оештырып үткәрә.

Сессиянең көн тәртибендә “яшел экономика” шартларын глобаль һәм региональ күләмдә формалаштыруда урман секторының мөмкинлекләрен бәяләү мәсьәләсе тора.


14
ноябрь, 2014 ел
җомга

Татарстан урманчылары делегациясенең 2014 елның язында һәм җәендәге визитлары барышында Кырым Республикасы Бакчасарай районының урман хуҗалыгы предприятие­ләрен Россия Федерациясе Урман кодексының хокук кысаларына кертү турында конструктив сөйләшүләр алып барылган иде. Хәзерге вакытта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы белән Кырым Республикасы Урман һәм аучылык хуҗалыгы комитеты арасында өзлексез телефон элемтәсе тотыла, тиешле киңәшләр бирелә.

Казан (Идел буе) федераль университетында квалификация күтәрү буенча укучы кырымлылар өчен урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин Татарстанның урман хуҗалыгы турында лекция укыды.

Май аенда Бакчасарай шәһәрендә Кырым халыкларын депортацияләү корбаннарын искә алу көне хөрмәтенә сквер нигезләнгән иде. Анда беренче агачларны утыртуда Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Ә.Ә.Сәфәров, КР Бакчасарай районы администрация башлыгы И.Р.Умеров, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Х.Г.Мусин катнашты. Бакчасарай урман хуҗалыгы истәлекле үсентеләрне тәрбия итеп тора.

Урман янгыннарына контроль көндәлек режимда дәвам итә. Урман кишәрлекләрен патрульләү ешлыгы киметелде, ул агач әзерләү һәм кисекләрне яндыру барган урыннарда үткәреләчәк. III һәм II типтагы 23 янгын-химия станциясендә профилактика һәм янгын-инженерия техникасын ремонтлау эшләре, ягъни 2015 елгы янгынга каршы көрәш сезонына әзерләнү башланды.

2011-2014 еллар дәверендә Татарстан территориясендә урман янгыннарына юл куелмады.


12
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Акцияне үткәрү чорында, 2014 елның 14 апреленнән 14 июненә һәм 1 сентябреннән 1 ноябренә кадәр 4513.6 кубометр каты көнкүреш калдыгы һ.б. калдыклар җыеп чыгарылган, бу эштә 11.48 меңнән артык кеше катнашкан, хезмәттәшлеккә 358 предприятие, 854 урман фонды арендаторы, 80 бакчачылык ширкәте һәм кооперативы җәлеп ителгән. Трассалар буенда беседкалар корылган, 156 чишмә чистартылган һәм төзекләнгән. Автомобиль юллары буеннан 1101 кубометр коры-сары һәм ауган агач җыеп алынган.

Татарстан Министрлар Кабинетының 11.11.2014 № 858 карары белән Гомәров Рәис Кәлимуллович Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары итеп билгеләнде.


11
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре өчен Татарстан урманчылары аукционга барлыгы 292 252 сумлык 18 010 чыршы һәм нарат агачы, 58 тонна ылыслы ботак чыгарды. Алар барысы диярлек урман питомникларының махсус плантацияләрендә үстерелгән.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының аренда мөнәсәбәтләре бүлеге белешмәләре буенча, сәүдәләрдә 29 урманчылык катнашкан. Алабуга һәм Кама урманчылыклары яшел продукцияләрен (1 меңләп агачны) 25 ноябрьдә тәкъдим итәчәк. Аукционнар нәтиҗәләре буенча тере агачлар әзерләү һәм сату декабрьдә, “Чыршы” операциясе барышында дәүләти урман инспекторларының ныклы контроле астында узачак.

Рослесхозның утырышлар залында РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик рәислегендә Казанда БМОның Европа экономик комиссиясенең яшел саммитын үткәрүне оештыру тикшерелде.

Алмас Назыйров анда Комитетның 72нче сессиясен үткәрүгә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының ничек әзерләнүе: күргәзмә экспозициясен төзү, очрашуны оештыру һәм катнашучыларны озату, хокук тәртибен тәэмин итү, медицина хезмәтләре күрсәтү, чараны федераль һәм региональ хәбәр чараларында яктырту турында сөйләде.


10
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Министрның беренче урынбасары Харис Мусин колледжның педагоглар коллективына һәм студентларына яңа директорны – Афанасий Михайлович Даниловны тәкъдим итте. Монда билгеләнгәнче Афанасий Данилов “Әгерҗе урманчылыгы” дәүләти казна оешма­сының җитәкче-урманчысы булып эшләгән.


7
ноябрь, 2014 ел
җомга

Хайваннар азык җитмәүдән интекмәсен өчен, “Балтач” тыюлыгы инспекторлары аның территориясендә һәм Арча урманчылыгы кишәрлекләрендә тояклы хайваннарны һәм кошларны тукландыру мәйданчыгына “РАПС” ҖЧҖ (җитәкчесе Булат Исрафилов) һәм “Мельпром” ҖЧҖ (Николай Алексеев) биргән 6 тонна иген калдыгы салдылар.

Бу предприятие җитәкчеләре “Балтач” тыюлыгы белән инде күп еллар хезмәттәшлек итәләр, республиканың хайваннар дөньясын саклауда белгечләргә булышалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International