Мәскәүдә, Кызыл Пресняда 20-23 октябрьдә үткәрелгән чара Европа, Америка, Азия, Россия бизнес предприятиеләренең 400дән артык вәкилен берләштерде. Татарстан Республикасы экспозициясендә хәзерге заманда урман хуҗалыгы комплексын үстерүнең төп юнәлешләре – урманнарны янгыннан саклау, республиканың урман байлыкларына ихтыяҗын исәпкә алып яңадан торгызу, агач әзерләү һәм эшкәртү күрсәтелде.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы әзерләгән экспозициянең беренче эш көнендә аны РФ табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской һәм Рослесхоз җитәкчеләре карады.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында урман культураларын, питомникларны, урманның табигый яңарышына ярдәм чаралары үткәрелгән мәйданнарны көзге инвентарьлауга йомгак ясала. Урман культураларына тәрбия иң яхшы агротехник срокларда үткәрелгән, урман питомникларында эшләр төгәлләнгән, орлыклар җыелган. Мәсәлән, 1646 гектар мәйданда 2015 елгы урман культуралары астына туфрак әзерләнгән.
Бу күргәзмә беренче тапкыр 40 ел элек ачылган иде. Юбилейлы “Лесдревмаш”та 500дән артык компания һәм урманчылык тармагы катнаша.
Күргәзмәнең традицион “Россия төбәкләре – урман комплексын үстерү приоритетлары” бүлегендә Россиянең 18 төбәгенең, шул исәптән Татарстанның урман секторын үстерү программалары һәм инвестицион проектлары тәкъдим ителә. Экспозицияләре булган бүтән төбәкләр – Алтай крае, Архангельск, Белгород, Брянск, Вологда, Киров, Мәскәү, Новгород, Рязань, Тверь өлкәләре; Кабарда-Балкар республикасы, Коми республикасы, Красноярск крае, Пермь крае, Ханты-Манси АО.
Октябрьдә Татарстанның дәүләти урман инспекторлары һәм табигать саклау инспекторлары урман массивларында һәм аеруча саклаулы табигать территорияләрендә рөхсәтсез каты көнкүреш калдыклары ташлау урыннарын ачыклау һәм бетерү буенча рейдлар үткәрделәр.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында “Яшә, урман!” бөтенроссия көзге табигать саклау акциясенә йомгак ясалды. Агач утыртуда 350 меңнән артык кеше катнашкан, 380 гектардан артык мәйданда төрле ассортименттагы 3.5 миллион үсенте утыртылган.
Министрлык агач утыртуда катнашкан һәм ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәт белдерә. – Табигать сакланып калсын, балаларыбыз киләчәктә саф һава суласын өчен без әнә шулай тырышабыз!
Мулланур Зәки улы Гобәйдуллин 21 октябрьдә вафат булды. Лубян урман хуҗалыгы техникумында ул агач әзерләү мастерыннан башлап утыз елдан артык эшләде, урман хуҗалыгы техникумы директоры итеп 2004 елда билгеләнде. 2010 елда күпьеллык хезмәтләре һәм ТР урман хуҗалыгын үстерүгә керткән зур өлеше өчен аңа “Татарстанның атказанган урманчысы” дәрәҗәсе бирелде.
М.З.Гобәйдуллин җитәкләгән чорда Лубян урман-техник колледжы Россия Федерациясенең иң яхшы профильле уку йортларының берсе дип танылды, колледж командасы, аның укытучылары һәм студентлары урман профильле уку йортларының бөтенроссия ярышларында күп тапкырлар җиңүче булдылар.
Мәскәүдә, “Урман һәм кеше” 7нче халыкара форумында, “Хәзерге заманда урман хуҗалыгын үстерүнең өстенлекле юнәлешләре” түгәрәк өстәле эшендә ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Насыйров чыгыш ясады.
Кызыл Пресня яр буендагы үзәк күргәзмә комплексында Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы экспозициясе дә бар. Аның төп экспонатлары булып Саба урманчылыгының Урман селекция-орлыкчылык үзәгеннән китерелгән ябык тамыр системалы үсентеләр тора.
Әгерҗе урманчылыгы хезмәткәрләре көче белән вокзал яны мәйданында гына да 2 гектарда 300 ылыслы агач утыртылды.
Акциягә 2нче мәктәп укучылары да актив кушылды. Мәктәп бакчасында 30 миләш, 20 каен һәм 5 нарат утыртылды. Яшь үсентеләргә уңайлы урыннарны балалар, педагоглар белән бергә, бик мавыгып сайладылар.
“Әгерҗе урманчылыгы” җитәкчесе урынбасары Владимир Ишморатов агач утырту технологиясе буенча инструктаж үткәрде. Киләсе елның җәендә һәм көзендә агачларның тернәкләнеше бәяләнәчәк. Мәктәп директоры Рөстәм Гобәйдуллин: “Без табигатьне, шәһәребезне, районыбызны яратабыз, үзебезгә һәм балаларыбызга суларга саф һава булуын телибез. Бу акция – җирдә үз эзеңне калдыру өчен менә дигән мөмкинлек. Һәм без бүген монда җыелып, шатланып яңа үсентеләр утыртабыз”, – дип белдерде.
Яшелләндерү көнендә мәктәп бакчасында утыртылган үсентеләр, әлбәттә, мәктәпне ел буенча бизәп торырлар.
Азакта балалар агачларга бәхет тасмалары урадылар.
Мәктәп администрациясе “Әгерҗе урманчылыгы” җитәкчесе Афанасий Даниловка үсентеләр биргәне өчен рәхмәт белдерде.
20 октябрьдә Экспоцентрда быел 40-еллыгын билгеләп үтүче “Лесдревмаш-2014” халыкара күргәзмәсе эшли башлады. Юбилей күргәзмәсе үз мәйданында дөньяның 26 иленнән 507 компанияне берләштерде. Россиядә, Көнчыгыш Европада һәм БДБ илләрендә иң зурысы, дөньяның иң алдынгы биш агач эшкәртү күргәзмәсенең берсе булган бу чарада агач эшкәртү буенча дөнья лидерлары, шулай ук иң алдынгы Россия җитештерүчеләре катнаша.
“Зөя буйлары” дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре һәм Ивашевка авылы лицей-интернатының 7нче класс укучылары Риназ Гыйниятуллин, Влад Белов, Илшат Вәлиев, Илфат Сәләхов тыюлык һәм В.Г.Ивашев ис. парк территорияләрендә Буа урманчылыгы питомнигыннан бушлай бирелгән 70тән артык үсентене утырттылар. Аларга тәҗрибәле урман белгече, 36 ел гомерен урманга багышлаган, хәзер үз тәҗрибәсен яшьләргә дә өйрәтүче Николай Белов ярдәм итте.
“Татарстанның чиста урманнары” акциясе кысаларында “Балтач” дәүләти табигать тыюлыгы белгечләре Балтач урта мәктәбе укучылары белән бергә өмә үткәреп, 140 нарат утырттылар.