Казахстанда Татарстан Көннәре кысаларында узган ТР индустриаль һәм инвестицион куәте күргәзмәсенә Министрлык керткән өлеш шулай бәяләнде.
Р.Х.Зарипов: “Хезмәттәшлеккә әзер булуыгыз һәм хезмәткәрләрегезнең югары осталыгы аркасында чара кабул итүче яктан һәм республикабыз җитәкчелегеннән югары бәя алды. Узган чара яңа үзара отышлы элемтәләр һәм эшлекле контактлар булдыру, булганнарын ныгыту өчен нәтиҗәле мәйдан булды”, – дип белдерде.
Казахстан Республикасында Татарстан Көннәре кысаларында, 2014 елның 19-21 сентябрендә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы делегациясе “Хан-Шатыр” үзәге янындагы мәйданда Министрлыкның экспозициясен оештырды. Анда республикада үсә торган урман токымнары һәм декоратив токымнар: гади нарат, тау нараты, себер карагае, сабакчалы имән, кызыл имән, гади корычагач, энәле чыршы, европа чыршысы, көнбатыш туя, барбарис, япон айвасы, япон спиреясы бар иде.
Экспозициягә шулай ук Урман селекция-орлыкчылык үзәге макеты һәм аның продукциясе – ябык тамыр системалы үсентеләр куелган иде. Тач-скринда Татарстанның урман хуҗалыгы турында фильм күрсәтелде. Күргәзмәгә куелган ябык системалы үсентеләрне Астана халкы күп сатып алды, күргәзмә вакытында алар 1 меңнән артык сатылды. Татарстанлылар үсентеләрне Астана шәһәренең яшелләндерү оешмаларына да тапшырдылар.
Татарстан Урман хуҗалыгы делегациясе визиты барышында Казахстан Урман һәм аучылык хуҗалыгы комитеты рәисе Б.О.Азбаев белән эшлекле очрашулар да булып үтте, ул исә Татарстанның урман хуҗалыгы кимәленә югары бәя бирде.
Очрашу Урман эшчәннәре көненә багышлаган иде. “Ашыт” тыюлыгы хезмәткәрләре анда урманнарны саклау һәм яңарту эшләре турында сөйләделәр, үзләренә актив булышкан укучыларга һәм укытучыларга бүләкләр тапшырдылар. Соңыннан “Татарстанның чиста урманнары” акциясе кысаларында өмә оештырып, мәктәптән ерак булмаган урманлыкны чүп-чардан чистарттылар.
“Корстон” мәдәният комплексында Татарстан урман хуҗалыгы эшчәннәренә бүләкләр тапшырылды.
Һөнәри бәйрәм – Урман эшчәннәре көненә багышланган тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары В.Г.Шәйхразиев, Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы А.Н.Орнатский катнашты.
Алар Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы эшчәннәренә бүләкләр тапшырдылар.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән күпьеллык намуслы хезмәтләре, югары һөнәри осталыклары һәм Татарстан Республикасының урманчылык тармагын үстерүгә керткән шәхси өлешләре өчен “Татарстан Республикасының атказанган урманчысы” мактау билгесе бирелде:
– Исмәгыйлев Ибраһим Исхаковичка (“Идел буе урманчылыгы” ДКО җитәкче-урманчысы);
– Талипов Рашат Мидхәтовичка (“Саба урманчылыгы” ДКО урманнан файдалану инженеры).
Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде:
– Ганиева Әлфия Кадыйровна, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының финанслар, бухгалтер исәбе һәм контроль бүлеге башлыгы.
Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде:
– Афанасьев Николай Григорьевич, “Кама урманчылыгы” ДКО Шомарбаш участок урманчылыгының урман мастеры;
– Төхвәтуллин Наил Рәшитович, “Ары урманчылыгы” ДКО җитәкче-урманчысы.
“Урман хуҗалыгының мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе белән бүләкләнде:
– Хаффазов Илгиз Хаффазович, “Кайбыч урманчылыгы” ДКО җитәкче-урманчысы:
Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде:
– Федоров Сергей Васильевич, “Саба өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы” ДБО шоферы;
– Ханнанова Кәсирә Тимерхановна, “Минзәлә урманы” ДБО бухгалтеры;
– Маркелов Александр Прокопьевич, Саба өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы агач эшкәртү комплексының чатлы төягеч йөртүчесе.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде:
– Гобәйдуллин Ленар Дамирович, “Урман янгыны үзәге” ДБО “Биектау” 3нче типтагы янгын-химия станциясе башлыгы;
– Степанова Раиса Анатольевна, “Лениногорск урманчылыгы” ДКО урман яңарту инженеры;
– Хәбибуллин Габделхәй Әхәтович, “Кама урманчылыгы” ДКО Берсут участок урманчылыгының участок урманчысы;
– Шәрипова Нәфисә Азатовна, “Яшел Үзән урманчылыгы” ДКО кадрлар белгече;
– Минһаҗев Илһам Шәфигуллович, “Урман транспорт компаниясе” ААҖ генераль директоры;
– Каһиров Илшат Әсгатович, “Урман транспорт компаниясе” ААҖ шоферы;
– Мөбәрәкова Әлфия Галимҗановна, “Татмедиа” ААҖ “Саба дулкыннары” телевидение компаниясе директоры;
– Низаметдинова Айгөл Рәфкатовна, “Эфир” телекомпаниясенең “Шәһәр” программасы редакторы;
– Любимов Михаил Борисович, “Яңа гасыр” телекомпаниясенең “Җиде көн” иҗат берләшмәсе җитәкчесе.
Бүген “Алабуга” махсус экономик зонасында “Кастамону Энтегре” Төркия компаниясенең МДФ-панельләр һәм агач идән түшәмәләре чыгару заводы эшкә кушылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркия урман хуҗалыгы һәм су ресурслары министры Вейсел Эроглу, “Хаят холдинг” компаниясе президенты Әхмәт Яхъя Кыгылы, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе индустрия һәм сәүдә министры урынбасары Георгий Каламанов катнашты.
“Урманчылар ишек ача” бөтенроссия акциясе кысаларында җитәкче-урманчы урынбасары Фәнил Фазлыев укучылар өчен урман буйлап экскурсия үткәрде, аларга урманның ничек үсүе һәм яшәве турында сөйләде. Маршрут Лаеш урманчылыгы питомнигыннан башланды. Питомниктагы эшләрне күзәтеп балалар һәр агач үсентесенә күпме хезмәт салынуын күрделәр. Экскурсия умарталыкта төгәлләнде, анда исә мәктәп укучылары үзләрен умартачы эшендә сынап карадылар. Иң соңыннан урман хуҗалары әзерләгән чәй табынында сыйландылар.
“Алабуга” махсус экономик зонасында узачак тантаналы чарада Төркия Республикасының урман хуҗалыгы һәм су ресурслары министры Вейсел Эроглу һәм Татарстан урман хуҗалыгы министры в.б. Харис Мусин да катнашачак.
Экологик чисталык көнендә мәктәп укучылары көзге урманга барып, урманның ничек үсүе, урманчыларның эш үзенчәлекләре турында белештеләр. “Норлат урманчылыгы” ДКО Чулпан участок урманчылыгының урман мастеры Тәүфыйк Азизов белән бергә яшь үсентеләр утырттылар.
Норлат урманчылыгының Мамык участогы урман белгече Наилә Сафиуллина Мамык урта мәктәбендә укучыларны Урман эшчәннәре көне алдыннан көзге урманда йөреп кайтырга чакырды. Ул анда балаларга участокта үсә торган агач токымнары, урман саклауның үзенчәлекләре, урманчы һөнәре, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.
Урман хуҗалыгындагы кебек көчле традицияләр, буыннар бәйләнеше экономиканың бүтән бер тармагында да юк. Көздә үткәрелә торган Урман хуҗалыгы эшчәннәре көнендә һәм Халыкара өлкәннәр көнендә тармак оешмаларында үз гомерләрен республикабыз урманнарын саклауга һәм арттыруга багышлаган ветераннар белән җылы очрашулар оештырыла. Мәсәлән, Әгерҗе урманчылыгында җитәкче-урманчы А.М.Данилов ветераннарны чәй эчәргә чакырды, алар анда урманчылыкның бүгенге хәле турында белештеләр, электәге эшләре искә төшерделәр.