“Алабуга” махсус экономик зонасында узачак тантаналы чарада Төркия Республикасының урман хуҗалыгы һәм су ресурслары министры Вейсел Эроглу һәм Татарстан урман хуҗалыгы министры в.б. Харис Мусин да катнашачак.
Экологик чисталык көнендә мәктәп укучылары көзге урманга барып, урманның ничек үсүе, урманчыларның эш үзенчәлекләре турында белештеләр. “Норлат урманчылыгы” ДКО Чулпан участок урманчылыгының урман мастеры Тәүфыйк Азизов белән бергә яшь үсентеләр утырттылар.
Норлат урманчылыгының Мамык участогы урман белгече Наилә Сафиуллина Мамык урта мәктәбендә укучыларны Урман эшчәннәре көне алдыннан көзге урманда йөреп кайтырга чакырды. Ул анда балаларга участокта үсә торган агач токымнары, урман саклауның үзенчәлекләре, урманчы һөнәре, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.
Урман хуҗалыгындагы кебек көчле традицияләр, буыннар бәйләнеше экономиканың бүтән бер тармагында да юк. Көздә үткәрелә торган Урман хуҗалыгы эшчәннәре көнендә һәм Халыкара өлкәннәр көнендә тармак оешмаларында үз гомерләрен республикабыз урманнарын саклауга һәм арттыруга багышлаган ветераннар белән җылы очрашулар оештырыла. Мәсәлән, Әгерҗе урманчылыгында җитәкче-урманчы А.М.Данилов ветераннарны чәй эчәргә чакырды, алар анда урманчылыкның бүгенге хәле турында белештеләр, электәге эшләре искә төшерделәр.
Хөрмәтле урман хуҗалыгы эшчәннәре!
Тармакның кадерле ветераннары!
Татарстан Республикасы исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Урман эшчәннәре көне белән чын күңелдән котлыйм.
Табигать безгә бәяләп бетергесез байлык, сөенеч һәм саулык чыганагы – урман бүләк иткән. Шул байлыкны саклау, арттыру һәм бәрәкәтле файдалану – һәркемнең бурычы. Безнең бу заманда индустриянең һәм шәһәрләрнең бик тиз үсүе урманнарны саклау мәсьәләсен тагы да кискенләштерде. Бу урманнары 1.2 млн гектар мәйданны биләп торган безнең республикага да кагыла.
Бүген Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы актив рәвештә яңартыла: Европада иң зур булган Урман селекция-орлыкчылык үзәге ачылды, урманнарны янгыннан саклау өчен 3нче типтагы янгын-химия станцияләре булдырылды, яңа урманлыкларга нигез салынды, агач әзерләү эшләре сортимент технологиясе буенча алып барыла.
Урман хуҗалыгы тармагындагы барлык уңай үзгәрешләр һәм уңышлар – тармакның алтын кадрлары керткән өлеш ул. Республикабызда агач әзерләүчеләр һәм эшкәртүчеләр, экологлар, урманчылар – үз эшләренә чын күңелдән бирелгән югары квалификацияле белгечләр 7 меңнән артык.
Иң яхшы елларын яраткан эшләренә багышлап үткәргән урман хуҗалыгы ветераннарына да иң җылы теләкләремне юллыйм. Шунысы күңелле – сезнең хезмәтләрегез аркылы салынган традицияләр кадерләп саклана һәм яшь буынга тапшырыла.
Татарстан урман хуҗалыгының киләчәге зур. Сезнең ярдәмнәр белән тармак алдында торган барлык олы бурычларны үтәп чыгарга, урман комплексын чын-чынлап конкуренциягә сәләтле итәргә мөмкин булыр дип ышанам.
Республикабызның урман байлыкларын яклаучы һәм арттыручыларның барысына да уңышлар телим.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов
Сез мөһим һәм игелекле һөнәр ияләре, сезгә урман байлыкларыбызны саклау, бәрәкәтле файдалану һәм арттыру кебек җаваплы бурыч йөкләнелгән. Сезнең аркада планетабыз яшел кала бирә, һәм без кислородлы һава сулыйбыз.
Ислам кешеләргә Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән планета байлыкларына сак карарга куша. Бәяләп бетергесез табигатебезне киләчәк буыннар өчен саклау җаваплылыгы һәрберебезгә йөкләнгән.
Кеше үзе яшәгән дөньялыкка бәйле, ул аны юк итәргә хаклы түгел. Аллаһ исә үзе дә күркәм, күркәмлекне ярата да, һәм табигатьне Ул кеше күзенә хуш килерлек итеп яралткан.
Мөхәммәт пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вәссәлам): “Агач утыртучы һәм аны җимеш бирә башлаганчы карап үстерүче кеше ахырда әҗерен күрер”, – дигән.
Урман бөтен илебезнең олы хәзинәсе булып тора, һәм нәкъ менә сез, урман эшчәннәре, төбәгебезне, аның барлык хуҗалык тармакларын бик тә кирәкле агач һәм аннан ясалган әйберләр белән тәэмин итәсез.
Барлык урман эшчәннәренә ныклы сәламәтлек, Татарстан Республикасы урманнарын саклау һәм арттыру эшендә зур уңышлар теләп калам.
Һәр кеше хезмәтенең, тактик һәм стратегик бурычларны үтәүдән тыш, үз миссиясе, үз философиясе булырга тиеш. Алла яралткан һәр нәрсәгә сакчыл мөнәсәбәт һәркемгә ана сөте белән кергән сыман тоелса да, еш кына без бөтенләй капма-каршы хәлләрне очратабыз. Үкенечкә каршы кеше, еш кына гөнаһлы ымсынуларга бирелеп китеп, ахырда үз тормышына турыдан-туры йогынты ясый торган нәрсәләрне юкка чыгара. Бу урманнарыбызга карата да шулай. Һәм нәкъ менә сез безгә Алла биргән шул гүзәллекне яклау кебек авыр бурычны башкарасыз, урманнарыбызны саклап игелек кыласыз. Аннан тыш, нәкъ менә сезнең тармак республикабыз халкы тарыган яман бәла-каза – православие храмнарын яндыру вакытында ярдәмгә килде. Хәзер инде ул урыннарда яңа чиркәүләр тора, диндар кешеләр анда инде яңадан Аллага табына алалар, ул гыйбадәтханәләрдә хәзердән алып йөзләрчә ел буе аларны төзүчеләр хакына да догалар укылыр!
Мин, Алла саклаган Казан җирендәге барча диндарлар исеменнән барча хезмәт ияләренә рәхмәтләр һәм изге теләкләр җиткерергә телим! Бирелгән мөмкинлектән файдаланып, барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, һәр ниятегездә Алла ярдәме, ныклы тән һәм җан көчләре, шулай ук тынычлык, игелек һәм уңышлыклар теләп калам! Алла сезне ярдәмнәреннән ташламасын!
21 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк Урман хуҗалыгы эшчәннәре көне алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика урманчылыклары җитәкчеләренә “Нива” автомобильләре ачкычларын тапшырды.
Барыннан алда республика башлыгы урман хуҗалыгы эшчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. “Бу бик мөһим тармак. Анда эшләүчеләр үз алларына куелган бурычларны үтәү өчен тиешенчә җиһазланган булырга тиеш”, – дип белдерде. Автомобиль ачкычларының ел саен бирелә килүен дә искәртеп узды.
Президент шулай ук 2010 елдан алып ТР Урман хуҗалыгы министрлыгын җитәкләгән Наил Мәһдиевка яңа вазифасында уңышлар теләде.
Уңышларны ул шулай ук яңа урман хуҗалыгы министры, моңарчы ТР Арча районы башлыгы булган Алмас Назыйровка да теләде. “Үз вакытында ул урман эшләреннән киткән булса да, күңеле урманга бәйле булып калды, урман эшен энәсеннән җебенә тикле белә. Алмас Әминович җитәкләгән Арча муниципаль районы да бүген югары кимәлдә”, – дип ассызыклады Р.Миңнеханов.
Татарстан урманчылары исеменнән республика башлыгына кылган ярдәмнәре өчен рәхмәтне Түбән Кама урманчылыгының җитәкче-урманчысы Айрат Минһаҗев җиткерде.
Наил Мәһдиев үз чыгышында Татарстанның урман хуҗалыгына зур игътибар бирелүен әйтте һәм моның өчен республика башлыгына рәхмәт белдерде. “Соңгы елларда республиканың урман хуҗалыгына 200дән артык автомобиль һәм төрле техника бирелде. Көчебез артты, җиһазларыбыз яхшырды”, – дип таныды. Тиздән республикада Европа күләмендә иң зур булган йомшак агач эшкәртү заводы ачылачагы турында сөйләде.
Яңа урман хуҗалыгы министры Алмас Назыйров, үз чиратында: “Урман хуҗалыгы алдында күп бурычлар тора. Без, урманчылар, Татарстан Президентына шундый җылы мөнәсәбәте һәм даими ярдәмнәре өче рәхмәтлебез. Үзебез дә ышанычны аклау өчен кулдан килгәннең барысын эшләрбез”, – дип белдерде.
Шуннан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика урманчылыклары җитәкчеләренә 50 “Нива” автомобиленең ачкычларын тапшырды.
Татар-Информ ИА
Министрлыкны 2010 елдан бирле җитәкләгән Наил Мәһдиев үз постын яңа эш урынына күчү сәбәпле калдырды.
“Иң мөһиме – мондый күчешләр һәр кешегә үзең яңа урында күрсәтергә мөмкинлек бирә”, – дип белдерде Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков үзенең тәбрикләү чыгышында.
Хөкүмәт башлыгы ТР Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә яңа министрны тәкъдим итте. Наил Мәһдиевка исә ТР Президенты, Хөкүмәте һәм парламенты исеменнән министр постындагы эшчәнлеге өчен рәхмәт әйтте һәм, аның эш дәверендә министрлык югары күрсәткечләргә иреште, дип белдерде. Аерым алганда, 2013 елда Татарстан агач җитештерүне оештыру һәм тәэмин итү буенча Россиянең иң яхшы субъекты дип танылган.
Традиция буенча, сентябрьнең өченче якшәмбесендә һөнәри бәйрәм – Урман хуҗалыгы эшчәннәре көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Мәскәүдә тантаналы чара булып узды. Урман белгечләрен, таксаторларны, урман патологларын һәм урман белән бәйле барлык һөнәр ияләрен Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Хлопонин, Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской, Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Владимир Лебедев, шулай ук Федерация Советы, Дәүләт Думасы вәкилләре котлады.
Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы боерыгы белән, Россиянең урман байлыкларын саклау һәм арттыру эшенә үзеннән зур өлеш керткәне өчен тармак бүләге – “Урман хуҗалыгының мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе белән министр Наил Мәһдиев бүләкләнде.