ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Котлауда болай диелгән:

“Хөрмәтле коллегалар! Сезне һөнәри бәйрәм – Урман эшчәннәре көне белән котлыйм!

Узып барган “урман елыбыз” бик киеренке һәм бай эчтәлекле булды. Бу елда без Россия Федерациясе Президентының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең тармакны нәтиҗәлерәк, конкуренциягә сәләтлерәк, инвестицияләр өчен кызыклырак итү турындагы йөкләмәләрен үтәү белән шөгыльләнәбез. Без, атап әйткәндә, урман законнары чыгару буенча кайбер мөһим нәтиҗәләргә итештек – 12 федераль закон проекты һәм 40тан артык норматив акт әзерләнде. Бу илнең урман хуҗалыгы үсешенә ныклы этәргеч булыр дип ышанабыз. Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының һәм аның тармак оешмаларының, хакимиятнең, җәмәгатьчелекнең һәм бизнесның узган елгы нәтиҗәләргә үзләреннән зур өлеш керткән барлык вәкилләренә рәхмәт белдерергә телим.

Бүгенге эшләребезнең нигезендә урман байлыкларын милли байлык, Россиянең иң зур байлыкларыннан берсе дип тану ята. Без тармакның тарихын хөрмәт итәбез һәм яратабыз. Урман үстерү эшендә без үзебезне 300 елдан элегрәк Петр Беренче нигез салган урманчылык традицияләрен дәвам итүчеләр дип санарга тиешбез. Урманнарны, алардагы күптөрле үсемлек һәм хайваннарны, кабатланмас экологияне киләсе буыннар өчен саклап калырга безгә җаваплылык һәм һөнәри осталык дигән иң төп принциплар ярдәм итәр.

Иксез-чиксез ватаныбызның һәр почмагында урманга бирелгән кешеләр бар, алар үзләренең көндәлек игелекле хезмәтләре белән Россиянең урман байлыкларын саклау һәм арттыру эшенә өлеш кертәләр.

Урман хуҗалыгының барлык хезмәтчәннәренә, ветераннарына игелек һәм иминлек, сәламәтлек, киләсе эшчәнлекләре өчен бетмәс куәт теләм калам!”


17
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Форум Пермь краеның Табигый байлыклар, урман хуҗалыгы һәм экология министрлыгы ярдәмендә үткәрелә һәм урман байлыкларын бәрәкәтле файдалану проблемаларына, Россиянең урман индустриясе комплексының торышына һәм үсеш перспективаларына багышлана.

Форум эшендә министрлыклардан, агач әзерләү һәм эшкәртү оешмаларыннан, уку йортларыннан вәкилләр катнаша.

Форумны оештыручылар соравы буенча, урман яңарту һәм үрчетү бүлегенең башкаручы белгече Тимур Галиев “Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең барлыкка килүе һәм эшчәнлеге” дигән доклад укыячак.

Норлат урманчылыгының Мамык участогы урман белгече Наилә Сафиуллина Мамык урта мәктәбендә укучыларны Урман эшчәннәре көне алдыннан көзге урманда йөреп кайтырга чакырды. Ул анда балаларга участокта үсә торган агач токымнары, урман саклауның үзенчәлекләре, урманчы һөнәре, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.

Семинар эшендә ЮНИДОның Халыкара индустриаль хезмәттәшлек үзәгенең Россия Федерациясендәге җитәкчесе Б.М.Мельничук һәм үзәк белгечләре, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, “Көнчыгыш Европа урман-тәҗрибә станциясе” филиалы белгечләре һәм Казан дәүләт аграр университеты галимнәре катнаша.


16
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

Бу көндә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының тармак оешмаларында эшләүчеләр мәгариф оешмаларында “Чисталык дәресләре” үткәрәчәк. Урман – кислород чыганагы, шәһәрләрнең үпкәсе булып тора, – урманчылар һәм экологлар шул турыда, табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш турында сөйлиләр, дөньяга экологик караш тәрбиялиләр.

Казахстан башкаласына Урман транспорт компаниясеннән Камаз белән Татарстанда үсә торган урман һәм бизәү агачлары үсентеләре – нарат, карагай, чыршы, туя, барбарис һәм башкалар җибәрелә. Аларны Урман хуҗалыгы министрлыгының урман яңарту һәм үрчетү бүлегенең башкаручы консультанты Илдар Хәлилов озата бара.

Республиканың “яшел илчеләре” ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы экспозициясенә дә кертеләчәк. Анда шулай ук Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең макеты, урман хуҗалыгының үсеше һәм Татарстан белән Казахстан урманчылары арасында хезмәттәшлек турында сөйләүче стендлар һәм бармак йөртешле мониторлар куелачак.

Экологик сукмак – эстетик, табигать саклау һәм тарихи әһәмияткә ия булган төрле экологик системалар һәм башка табигый объектлар, архитектура һәйкәлләре аша уза торган махсус җиһазланган маршрут булып тора. “Табигать белән тату” экологик сукмагы 2013 елның көзендә Красный Бор авылы янындагы кеше кулы тимәгән нарат урманыннан алып Кама яры буендагы күлләргә һәм чишмәләргә кадәр салына башлаган иде. Аны салу фикерен беренче башлап урман белгече Илдус Мөдәрисов һәм Красный Бор мәктәбе укытучысы Жанна Яковлева әйткән иде.

Сукмакны коры-сарыдан һәм ауган агачлардан Әгерҗе урманчылыгының Красный Бор участогы белгечләре һәм Красный Бор мәктәбе укучылары чистартты.

Виталий Коробейников кул астында булган агач-могачтан төрле җәнлек, кош, гөмбә сыннары ясады, аңа бу эштә урман остасы Марат Мәгъсүмов ярдәм итте. Шул сыннар да сукмак буена тезеп урнаштырылды.

Экологик сукмактан һәр теләгән кеше уза ала. “Ласка” приюты балалары һәм тәрбиячеләре, тернәкләндерү үзәге пенсионерлары һәм Красный Бор авылы халкы монда экскурсия белән еш килеп тора. Аерым кышкы маршрут та булдырылды.


15
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе

“Кичкетаң” дәүләти табигать тыюлыгы башлыгы Әһли Фәйзуллин һәм тыюлык инспекторлары “Кичкетаң” урта мәктәбенә килеп, Җирдәге тереклек өчен һаваның әһәмияте турында сөйләделәр.

“Кичкетаң” тыюлыгы белгече Тәлгать Нуриевның әйтүенчә, чисталык – чүп-чар булмау гына түгел, ә кешенең күңел сафлыгы да, бүтән кешеләргә һәм әйләнә-тирә дөньяга игелекле булуы да ул.

Дәрес барышында балалар белән кешелекнең глобаль проблемалары, шул исәптән Җирнең озон катламын саклау, республика экологиясендә табигатьнең тоткан урыны турында әңгәмә үткәрелде.


14
сентябрь, 2014 ел
якшәмбе

ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәбәренә күрә, республиканың бишенче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлауга килү кимәле 70%тан ашкан. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан-Арена” стадионында узган бәйрәм чарасында җыелган халыкка сайлауларда катнашкан өчен рәхмәт әйтте һәм: “Без республикабызны яратабыз һәм ул чәчәк атсын өчен барысын да эшләячәкбез. Без көчле Татарстан, көчле Россия яклы, безнең уңышыбыз шуңа бәйле”, – дип белдерде.


12
сентябрь, 2014 ел
җомга

“Урман транспорт компаниясе” ААҖ республика урманнарында әзерләнгән агачны “Алабуга” махсус экономик зонасында урнашкан “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” заводы мәйданнарына өзлексез ташу өчен оештырылган иде.

Бу ел эчендә түбән сортлы агач эшкәртү заводы мәйданнарына 240269 кубометр агач чималы ташылды.

Бүгенге көндә “Урман транспорт компаниясе” ААҖнең автотранспорт паркында 52 сортимент ташучы автомашина бар. Агач ташуга тагы да 12 кече һәм урта бизнес предприятиесе җәлеп ителгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International