ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2014 ел
шимбә

Казан-Арена стадионы янында Казансу ярында үткәрелгән киң колачлы агач утырту акциясендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгар Сәфәров, Татарстан урман хуҗалыгы министры Алмас Назыйров, ТР Президенты һәм ТР Министрлар Кабинеты аппаратларының җаваплы хезмәткәрләре һәм белгечләре катнашты, алар Шәһәр яна өйрәнү-тәҗрибә урманчылыгы питомнигыннан китерелгән 150 чыршыны утырттылар.


9
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Тәтеш шәһәренең “Әкият” комбинацияле балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Озын Алан” тыюлыгында кунакта булдылар. Тыюлык белгечләре балалар белән “Кешеләр, планетаны саклыйк, ул матур булсын!” дигән темага әңгәмә һәм викторина үткәрде. Балалар тыюлык территориясендә очрый торган җәнлекләр һәм үсемлекләр турында, Татарстанның Кызыл китабы турында кызыксынып тыңладылар, аннары сорауларга җавап бирделәр.

Аеруча актив балаларга табигать саклау темасына сувенирлар бүләк ителде. Очрашу азагында тыюлыкның экологик сукмагы буйлап экскурсия үткәрелде.


8
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы башлангычы белән һәм Татарстан Министрлар Кабинеты карарына ярашлы рәвештә бу табигать саклау акциясе 2010 елдан бирле үткәрелә.

Агач утырту көне рәсми рәвештә 10 сәгатьтә башлана. Пресс-релизда министрлык һәм тармак хезмәткәрләре өчен истәлекле агач утырту урыннары, акциядә катнашучыларның җыелу нокталары күрсәтелгән.


7
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең, урман үстерүчеләрнең һәм урман белгечләренең эше белән теләгән һәр кеше таныша алды. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, уку йортларында укучылар, студентлар өчен урман питомникларына, янгын-химия станцияләренә экскурсияләр, илебез урманнарын саклау һәм үстерү буенча көндәлек эш башкаручы урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән танышу оештырылды.

Акциягә халыкны Норлат, Идел буе, Лаеш, Түбән Кама урманчылыклары эшчәннәре аеруча актив җәлеп иттеләр.

Мари-Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә, Идел буе дәүләт технология университеты базасында, урман профильле уку йортларында укучылар арасында һөнәри-гамәли урманчылык ярышлары рәвешендә “Урман эстафетасы” бөтенроссия спорт акциясе уздырылды.

Ярышларда Россия Федерациясенең урман техникумнарыннан һәм колледжларыннан 14 команда катнашты. Лубян колледжы командасын студентлар Денис Фомин, Максим Кораблев, Константин Маслов тәшкил итте. Ярыш нәтиҗәләре буенча татарстанлылар “Дәүләти урман контроле” этабында II урынны һәм “Урманнарны яңадан торгызу” этабына III урынны алды.


3
октябрь, 2014 ел
җомга

Татарстан урманнарын төзекләндерү проблемаларын чишүгә студентларны җәлеп итү республика Президенты һәм Хөкүмәте тарафыннан хуплана.

Министр Алмас Назыйров белән очрашуда отряд җитәкчесе Ринат Садыйков 2011 елдан алып Шәһәр яны урманчылыгы белән бергә урманнарны корыган агачлардан, коры-сарыдан һәм көнкүреш чүп-чарыннан чистартучы “Урман патруле”нең эшчәнлеге турында хисап бирде.

А.А.Назыйров студентларның эш һәм яшәү шартлары белән кызыксынды, аларга Шәһәр яны урманнарындагы эшләре өчен рәхмәт белдерде.


2
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бөтендөнья укытучылар көне алдыннан күп кенә урманчылык һәм табигать тыюлыгы белгечләре уку йортларында булып, укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.

Укытучылар, өстәмә белем бирү педагоглары яшь буынга экологик тәрбия бирүдә урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә зур ярдәм күрсәтәләр.


1
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Ветераннар белән очрашу ТАССР урман хуҗалыгы министры Александр Гуляевның административ бина фойесында куелган бюстына чәчәк салудан башланды, анда министрлыкның барлык белгечләре дә катнашты.

Ел саен 1 октябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көнендә ветераннарга хөрмәт белдереп, ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Назыйров аларны бәйрәм кичәсенә чакырды. Чәй табынында исә аларның яшәү шартлары белән кызыксынды. “Бу табынга тормыш сынауларында чыныккан, эш сөючән, урман хуҗалыгына һәм үз гаиләләренә турылыклы кешеләр җыелган”, – дип белдерде. Ветераннарга сәламәтлек, иминлек, игътибар теләде, бүләкләр тапшырды.

Очрашуны Министрлык белгече Илмир Мәснәвиев һәм КДАУ урман факультеты студенты Фәннүр Фатыйхов катнашындагы бәйрәм концерты да бизәде.

Бөтенроссия урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру фәнни-тикшеренү институтының эшчәнлеге урманнарны зурайту, саклау, урман экономикасы һәм урман хуҗалыгын оештыру буенча көнүзәк фәнни проблемаларны чишү белән бәйләнгән.

Мәскәү өлкәсе Пушкино шәһәрендә институт юбилеена багышланган “Урман хуҗалыгында фәнни-инновацион алымнар һәм технологияләр” конференциясе ачылды. Анда Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы вәкилләре, урман хуҗалыгы департаментлары башлыклары, галимнәр чыгыш ясаячак. Татарстаннан конференциядә урманнарны яңадан торгызу бүлегенең җитәкче киңәшчесе Тимур Галиев “ТР урман хуҗалыгын инновацион үстерү нәтиҗәләре” дигән доклад белән катнаша.

Министр котлавында болай диелгән: “Илнең урман хуҗалыгы фәнгә таянмыйча үсә алмый. Сезнең институт галимнәренең һәм белгечләренең гамәл зонасы, фәнни тикшеренүләр өчен тәҗрибә мәйданнары булып бөтен Россия урманнары – Себер тайгалары, Европа өлешенең ылыслы-яфраклы урманнары һәм урман-дала тора.

Татарстанда урман хуҗалыгын инновацион үстерү программасы уңышлы тормышка ашырыла, һәм монда безгә Урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты филиалы – Көнчыгыш Европа урман-тәҗрибә станциясе галимнәре һәм практиклары белән бәйләнешләр файда итә.”

А.А.Назыйров бөтенроссия фәнни үзәге галимнәренә һәм белгечләренә эшләрендә уңышлар, Россия урманнары өчен яңа кызыклы проектлар теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International