ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Новгородта Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының Идел буе федераль округы чикләрендәге Россия Федерациясе субъектларында административ түләүләрнең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм претензия-дәгъвә эшләрен оештыру буенча оператив комиссиясе утырышы булып узды.


20
август, 2014 ел
чәршәмбе

21 августта 11.00дә өченче типтагы “Биектау” янгын-химия станциясе территориясендә (Шәһәр яны урманчылыгының Иске Казан участогында), хәйрия ярдәме кысаларында, “Төньяк-көнбатыш магистраль нефть үткәргечләр” ААҖ техникасын “Шәһәр яны урманчылыгы” дәүләти казна оешмасына тапшыра тантанасы үткәрелә.

Утырышта Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты вәкилләре, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының вазифалы затлары, Идел буе ФО буенча Урман хуҗалыгы департаменты һәм ИФО буенча РФ Генпрокуратурасы вәкилләре, урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә вәкаләтле башкарма хакимият органнары җитәкчеләре катнаша.

Анда “Урманнардан файдаланган өчен түләү недоимкаларын юллап алу эше. Недоимкаларны булдырмау буенча уңай тәҗрибә” дигән доклад белән ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Харис Мусин чыгыш ясаячак.

Быел март аенда Адам Смит институты (Adam Smith CONFERENCES. Forestry) үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Россиянең һәм чит илләрнең эре урман бизнесы вәкилләре урман тармагына инвестицияләр салу өчен иң кызыктыргыч төбәк дип Татарстан Республикасын атыйлар.

Мондый өстенлек бирүне алар Татарстан урман тармагының тотрыклы, ышанычлы булуы, озайлы программаларга һәм бүленгән чараларга ярашлы рәвештә үсүе белән аңлаталар.


19
август, 2014 ел
сишәмбе

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәренә караганда, инде 9 760 беренче класс баласына ярдәм ителгән, моңа 12.6 млн сум сарыф ителгән (1.6 млн сумы мәктәп формасы өчен). ТР урман хуҗалыгы эшчәннәре урман бистәләрендә урнашкан мәктәпләргә ярдәм итәләр: ремонт өчен материаллар, территорияләрне яшелләндерү өчен үсентеләр бүлеп бирелә. ТР Урман хуҗалыгы аппараты белгечләре җыйган матди чаралар исәбенә уку кирәк-яраклары салынган биштәрләр сатып алынды. “Мәктәпкә җыенырга булыш!” дип аталган тантанада Әгерҗе районының аз керемле гаиләләреннән булган беренче класс балаларына аларны эш башкару идарәчесе Гадел Галиуллин тапшырды. Чарада Әгерҗе район хакимияте башлыгы Валерий Макаров та катнашты.

Советның төп эшчәнлек максаты булып Россия Федерациясе территориясендә урман хуҗалыгын үстерүнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү һәм урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге норматив-хокукый актлар проектларына карата күмәк киңәшләр әзерләү тора.

Совет составына Төньяк, Себер һәм Урал федераль округларының урман тармаклары җитәкчеләре, шулай ук Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский керә.

Башкортстан делегациясен Татарстан урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев тәбрикләде. Министрның беренче урынбасары Харис Мусин башкорт коллегаларны – министр урынбасары Ришат Шәрәфиевны, хокук һәм кадрлар эше бүлеге башлыгы Венер Вахитовны һәм экономика, планлаштыру һәм административ түләүләр бүлеге башлыгы Ирек Шәрәфетдиновны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының структурасы белән таныштырды. Очрашу вакытында сүз урман хуҗалыгының үзенчәлекләре һәм ике республикада да кабул ителгән урман идарәсе моделенең өстенлекләре турында барды.

XXI гасырның Бежин болыны” туристик-рекреацион ландшафт паркы бөтенроссия акциясе дәвам итә.

Красноярскида Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының урманнардан файдаланган өчен түләүләр керү һәм недоимканы киметү мәсьәләләренә багышланган күчмә утырышы булып узды.

Килеп туган хәлне тикшерүгә Себер федераль округыннан илледән артык белгеч, шулай ук Федераль салым службасы һәм Суд приставларының федераль службасы вәкилләре җыелды.

Киңәшмәне ачканда Рослесхоз башлыгы урынбасары Анатолий Булдаков: урман ресурсларыннан файдаланган өчен недоимка проблемасы федераль кимәлдә аерым контрольдә тотыла, ә төбәкләргә административ түләүләр буенча эшне көчәйтергә кушылган, дип белдерде.


18
август, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Кырым Республикасы Урман һәм ау хуҗалыгы комитеты арасында даими эшчәнлек алып барыла, Комитетны һәм Бакчасарай районы урман хуҗалыгы предприятиеләрен Россия Федерациясе Урман кодексы юрисдикциясенә кертү буенча тиешле күрсәтмәләр бирелә.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы делегациясенең Кырым Республикасы Бакчасарай районына 2014 елның 18-20 апрелендә булган визиты вакытында Татарстан Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә чәчеп сынау өчен 2 кг кырым нараты орлыгы алынган иде. Ул орлыклар 122.4 кв.м мәйданда утыртылды, аларга автомат рәвештә су сибелә, шытымнар тәрбиядә тотыла.

Уз чиратында Кырым урманчылары “Бакчасарай урман хуҗалыгы” ДП эшчәннәренең Бакчасарай шәһәрендә утыртылган истәлек үсентеләрен җәй буе карап тотулары турында хәбәр иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International