1 сентябрьдә Казан дәүләт аграр университетында да Белем көне үткәрелде. Анда беренче курсларны университетның ректоры, экономика фәннәре докторы, профессор Җәүдәт Ибраһимович Фәйзрахманов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрының беренче урынбасары Николай Леонидович Титов, Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Гайнетдинович Мусин, Казан аграр университетының факультет деканнары һәм институт директорлары сәламләде. (Белешмә һәм фото КДАУ сайтыннан.)
Быел да 1 сентябрь – Белем көнендә Татарстан мәктәпләрендә яңа уку елына багышланган тантаналы линейкалар булып узды. Күп кенә мәктәпләрдә “Кече Ватаным” дигән тематик дәресләр үткәрелде. Урман хуҗалыгы белгечләре авыл мәктәпләренә барып, урманга багышланган дәресләр үткәрделәр, җәйге каникулда урманчыларга актив ярдәм иткән балаларга ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар.
Күпчелек урман янгыннары коры үләнне контрольсез яндыру аркасында кабына. Каудан яндырулар күбесенчә матди чыгымнар сорый торган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмичә эшләнә, ә бу утның торак пунктларга, экономика объектларына, урман фонды җирләренә күчүенә китерә, аларга зур экологик һәм экономик зыян салына.
Былтыр урманда һәм якын-тирә җирләрдә ут белән саксыз эш иткән өчен Россия Федерациясендә 1600 җинаять эше ачылды, барлыгы 114 600 000 сумлык 13700 штраф салынды.
“Авыл хуҗалыгында каудан яндыруларны – контрольгә!” акциясе 2014 елның янгын куркынычлы сезоны беткәнче бара. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә коры кауданны контрольсез яндырудан урман янгыны чыгу куркынычын киметүне сорап мөрәҗәгать итә.
2014 елның 18-21 ноябрендә Берләшкән Милләтләр Оешмасының Европа экономик комиссиясе (БМО ЕЭК), Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, Россия Федерациясе Чит ил эшләре министрлыгы һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, БМО ЕЭК Урманнар һәм урманчылык тармагы комитетының 72нче сессиясен үткәрә.
Сессиядә дөнья урманчылык берләшмәсе белгечләре һәм галимнәре урман секторының глобаль һәм региональ кимәлләрдә “яшел экономика” шартларын формалаштыруда катнашу мөмкинлекләрен тикшерәчәк.
Татарстанның Балык Бистәсе районы Керәшен Казилесе авылында 2013 елның көзендә явызларча яндырудан соң “Кызыл Йолдыз урманчылыгы” дәүләти казна оешмасы һәм “Кызыл Йолдыз урманы” дәүләти бюджет оешмасы тарафыннан яңадан торгызылган Өч Тереклек башы гыйбадәтханәсе ачылды.
Яңадан торгызылган гыйбадәтханәне изгеләштерү йоласын Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий башкарды. Авылның күпчелек халкы керәшеннәр булганга, гыйбадәт керәшен-чиркәү телендә алып барылды.
Изгеләштерүдә ТР Президентының эчке политика мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән бәйләнешләр идарәсе башлыгы урынбасары Владимир Козлов, ТР Балык Бистәсе районы башлыгы Илһам Вәлиев, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, Балык Бистәсе районы имамы Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов катнашты.
Һөнәри бәйрәм – Урман эшчәннәре көне алдыннан, 1 сентябрьдән башлап, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы “Урманчылар ишек ача” акциясе үткәрә. Анда катнашырга теләүчеләр теләсә кайсы урманчылыкка мөрәҗәгать итә алалар. Сезнең өчен урман кишәрлекләренә экскурсия үткәрелер, сезне агач токымнары һәм аларның үзенчәлекләре, II һәм III типтагы янгын-химия станцияләренең, Татарстан Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең һәм урман питомникларының эше белән таныштырырлар, сез тармакның республикабыз урманнарын саклау һәм киңәйтү буенча көндәлек эшләр башкаручы хезмәткәрләре белән сөйләшерсез.
Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының тәүлек буе эшләүче Диспетчерлык идарәсе төбәк пункты хәбәр итте.
26 августта Татарстанның Балык Бистәсе районы Керәшен Казилесе авылында “Кызыл Йолдыз урманчылыгы” дәүләти казна оешмасы һәм “Кызыл Йолдыз урманы” дәүләти бюджет оешмасы тарафыннан яңадан торгызылган чиркәүне ачу тантанасы үткәрелә.
Эшлекле очрашу вакытында Арча урманчылыгы җитәкче-урманчысы Шамил Хәйруллин һәм аның коллегасы Нурия Хәбибуллина күрше республикаларда урман хуҗалыгын алып бару үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Аннары Марий Эл урманчылары Урман хуҗалыгы урта мәктәбенә барып, Россия Федерациясендә иң яхшыларның берсе булган “Табигать варислары” мәктәп урманчылыгы белән таныштылар. Мәктәпнең яшь урманчылары кунакларга үз эш тәҗрибәләре, урманчылык һәм экология буенча үткәрелгән бөтенроссия һәм төбәк конкурсларында ирешкән уңышлары турында сөйләделәр.
“Шәһәр яны урманчылыгы” ДКИнең Иске Казан участогында урнашкан Өченче типтагы “Биектау” янгын-химия станциясе территориясендә ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев һәм “Төньяк-көнбатыш магистраль нефть үткәргечләр” ААҖ генераль директоры Рифгать Хәкимов Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
“Төньяк-көнбатыш магистраль нефть үткәргечләр” ААҖнең нефть үткәргечләре 14 урманчылыкта арендаланган 335 гектар мәйданны биләп торалар. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы аның белән бу мәйданнарның янгын куркынычсызлыгы буенча хезмәттәшлек итә.
Хәйрия ярдәме кысаларында Рифгать Хәкимов Шәһәр яны урманчылыгына “Онежец-320” чылбырлы тракторын тапшырды, трактор Татарстан урманнарын саклау техникасы паркына кушылачак.