Өмәләрдә урманчылыклар һәм табигать тыюлыклары хезмәткәрләре катнаша. Урман территорияләрен төзекләндерү белән мәктәп балалары да шөгыльләнә. Сентябрь башында һава начар торуга карамастан, 40 гектарда 24 кубометр чамасы чүп-чар җыелды.
Конкурста оешманың урман хуҗалыгын алып бару кимәле, урман кишәрлекләрен төзекләндерүе, аларда кече архитектура формалары һәм янгынга каршы пропаганда чаралары булу исәпкә алынды. Министрның беренче урынбасары Харис Мусин рәислек иткән комиссия беренче урынны “Саба урманчылыгы” дәүләти казна оешмасына (җитәкче-урманчысы В.Гыйззәтуллин, икенче урынны “Шәһәр яны урманчылыгы” дәүләти казна оешмасына (җитәкчесе-урманчысы И.Кәшфиев), өченче урынны “Әгерҗе урманчылыгы” дәүләти казна оешмасына (җитәкче-урманчысы А.Данилов) бирде.
Саба урманчылыгы коллективына ВАЗ-21214 (Нива) базасындагы урман саклау автомобиле һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, ә Шәһәр яны һәм Әгерҗе урманчылыкларына – компьютерлар һәм министрлык грамоталары биреләчәк.
Комиссия конкурста “Аксубай урманчылыгы”, “Биләр урманчылыгы”, “Зәй урманчылыгы”, “Кама урманчылыгы”, “Кызыл Йолдыз урманчылыгы”, “Мамадыш урманчылыгы”, “Минзәлә урманчылыгы”, “Норлат урманчылыгы”, “Идел буе урманчылыгы” һәм “Лубян урманчылыгы” дәүләти казна оешмаларының да актив катнашуын билгеләп үтте.
Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау кампаниясе чорында Әгерҗе районында үткәрелгән халык җыеннарында “Кичкетаң” дәүләти табигать тыюлыгы директоры Әһли Фәйзуллин Министрлык бүләкләрен Кичкетаң урта мәктәбе укытучысы Т.И.Ганиевага, Исәнбай урта мәктәбе укытучысы Э.Ф.Латыйповага, Бима урта мәктәбе укытучысы Л.З.Юзыкаевага тапшырды. Аларга рәхмәт әйтеп, арытаба да уңышлы хезмәттәшлеккә ышаныч белдерде.
Уку елының беренче көннәрендә “Озын Алан” дәүләти табигать тыюлыгы белгечләре “Чайка” балалар савыктыру лагерында һәм Тәтеш районы мәктәпләрендә тәрбияләнүче балалар өчен экологик экскурсия үткәрде. Балалар анда тыюлыкның табигать үзенчәлекләре, анда үсүче агачлар һәм башка үсемлекләр, эколог һәм урман белгече һөнәрләре белән таныштылар. Экологик сукмаклардан урман кишәрлекләрен карап үткәч, “Озын Алан”ның административ конторына кереп, белгечләрнең эш урыннарын карадылар, алардан табигать саклау буенча ниләр эшләүләре турында сораштылар. Экологик агарту кабинетындагы экспонатлар: рәсемнәр, фотолар, китаплар, төрле эшләнмәләр, минераллар, күбәләкләр, коңгызлар, кабырчыклар, балыклар белән таныштылар. Тыюлык белгече Татьяна Никитина аларга Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар турында да сөйләде.
2014 ел башыннан бирле тыюлыкта барлыгы 530 кеше булып киткән.
Быел көз һәм киләсе язда куллану өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы оешмаларында биш йөз тоннадан артык ылыслы токым агач орлыклары әзерләнгән, барлык хәзинә 725 кг тәшкил итә. Быел сабакчалы имән чикләвеге яхшы уңган: 2014 елның көз ахырына кадәр республика урманчылары 50 тоннадан артык имән чикләвеге һәм башка яфраклы токым орлыклары җыярга ният итәләр.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының тармак оешмаларында эшләүчеләр табигать тыюлыкларының санитар-экологик торышын яхшырту өстендә эшлиләр. Мәсәлән, “Озын Алан” дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре чишмәне, экологик сукмакларны күл яр буен тәртипкә китерде, территорияне көнкүреш чүп-чарыннан һәм коры-сарыдан чистарту белән шөгыльләнә.
Белгечләр мәктәпләргә буш кул белән килмәгән иде. Җәйге каникулда урманчыларга һәм тыюлык эшчеләренә иң актив ярдәм иткән яшь табигать сөючеләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Мәсәлән, Кама Тамагы районы Сөкәй урта мәктәбендә “Озын Алан” тыюлыгы башлыгы Василий Никитин “Парклар маршы-2014” халыкара акциясе призеры, 11нче класс укучысы Диана Масловага министрлык Дипломын һәм бүләген тапшырды.
Бөтенроссия экологик өмәсенең максаты булып Россия төбәкләренең экологик торышын яхшырту, яшь буында экологик культура һәм ватанчыллык тәрбияләү тора.
Кичкетаң авылындагы яшел территорияләрне чүп-чардан чистарткач, өмәдә катнашучылар мәдәният һәм ял паркына җыелып, күңел ачу һәм өйрәнү чараларында катнаштылар.
“Кичкетаң” тыюлыгы белгече Әлфия Нуриманова өмәдә катнашкан балаларга рәхмәт әйтте. “Олылар белән бергә яшел өмәләрдә катнашканда сез өлкән буынның табигатьне чын күңелдән яратуын, әйләнә-тирәлекне чиста сакларга тырышуын күрдегез. Белем көне алдыннан сез, төрле милләт балалары, бер гаиләдәй булып, чиста җирдә яшәргә һәм саф һава суларга теләвегезне күрсәттегез”, – дип белдерде.
Яңа уку елына багышланган тантаналы линейкада Наил Мәһдиев соңгы елларда Лубян колледжында күп нәрсәләр эшләнүен билгеләп үтте. Мәсәлән, уку йортының матди-техник базасы шактый яхшырган, белем бирүне заманчалаштыру программасы тормышка ашырыла, предмет кабинетлары заманча җиһазлана, студентларның көнкүреш шартлары яхшырган. Министр Лубян урман-техник колледж директоры Мулланур Гобәйдуллинга “Нива” базасындагы махсус урман саклау автомобиле сертификаты бүләк итте.
Колледжның берничә студентына яхшы укулары һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен грамоталар тапшырылды.
Премьер-министр эш визитын үзе укыган 2нче мәктәптән башлады, анда ветеран укытучылар Валентина Латыйпов, Галина Стерлова, Геннадий Киселев белән күреште, туган мәктәбенә интерактив комплект бүләк итте.
Аннары Илдар Халиков һәм Әгерҗе районының ТР хөкүмәтендә кураторы булган Наил Мәһдиев шәһәрнең “Октябрь” микрорайонында 15 яңа йортны кулланышка тапшыру тантанасында катнаштылар.