ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Күчмә киңәшмәдә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппаратыннан, Идел буе ФО буенча Урман хуҗалыгы департаментыннан, Идел буе ФО Генераль прокуратурасы идарәсеннән, Россия Федераль куркынычсызлык службасыннан, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе региональ үзәгеннән, Россия Эчке эшләр министрлыгының Идел буе ФО буенча баш идарәсеннән, Идел регион-ара табигать саклау прокуратурасыннан, Россия Табигать күзәтчелегенең Идел буе ФО департаментыннан, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының Идел буе ФО чикләрендәге тармак оешмаларыннан вәкилләр, урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә вәкаләтле башкарма хакимият органнары җитәкчеләре катнаша.


29
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе

Министр Наил Мәһдиев Берләшкән Милләтләр Оешмасының Индустриаль үсеш проектының (ЮНИДО - UNIDO – United Nations Industrial Development Organization) Россиядәге милли координаторы Борис Мельничук белән очрашты.

Очрашу барышында республика районнарының Түбән Кама һәм Куйбышев сусаклагычларының су саклау зоналарында, Вятка һәм Зөя яр буйларында урнашкан территорияләрендә урман үстерү чаралары проекты тикшерелде. Яр буен саклау полосаларында булдырыла торган яңа урманлыклар ярларны эрозиядән саклаячак һәм сулык ярларында экосистема формалашуга ярдәм итәчәк.

Ике көн эчендә Кырынды һәм Сарсак-Омга авыл җирлекләрендә Әгерҗе муниципаль районы башлыгы В.Макаров һәм министр урынбасары Р.Мәхмүтов районның 2013 елгы эш йомгаклары буенча хезмәт коллективлары һәм халык белән очрашулар үткәрәчәк.

“Идел буе федераль округы субъектларының урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә бирелгән вәкаләтләрне үтәвенең нәтиҗәлелеге: 2013 елга йомгаклар һәм 2014 елга бурычлар” дип аталган күчмә утырышта Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе В.Лебедев катнашачак.

Киңәшмә программасында ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиевның “Татарстан Республикасында түбән сортлы агачны куллану” дигән доклады да бар.


28
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның 1 февраленнән “Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертү турындагы” № 415‑ФЗ законы үз көченә керә.

Закон тексты Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтына урнаштырылган.

Урманчылык җитәкчеләре һәм тармак оешмалары директорлары катнашындагы киңәшмәне министр Наил Мәһдиев үткәрде.

Хәзерге вакытта “Алабуга” аерым экономика зонасында урнашкан “Кастамону Интегре” яфраклы-йомшак агач эшкәртү заводы мәйданнарына Урман транспорт компаниясе республика урманчылыкларында кече комплекслы бригадалар әзерләгән 53 мең кубометрдан артык агачны ташып куйган.

Мәктәп балалары кошларга каты салкыннарны үткәреп җибәрергә булышалар. Җимлекләр ясап, мәктәп яисә балалар бакчасы янында, урамда элеп куялар.

Суыклар башлангач, агач кәүсәләре бозланып катты, урман кошларына азык табу кыенлашты, шуңа күрә аларның күбесе кеше яшәгән җирләргә килә, чөнки монда ашарга табуы җиңелрәк.

Кышлаучы кошларны көн саен ашату – аларны коткару гына түгел, ә тере табигатьне күзәтү җае да ул. Шуның аркылы балаларда барлык тере табигатькә сак караш тәрбияләнә.


23
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Торак пункт җирләрендә һәм башка категория җирләрдә урман янгыннарыннан саклану һәм аларны булдырмау өчен министрлыкта Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерү планы төзелде, муниципаль берәмлекләр администрацияләрендә һәм башкарма комитетларында, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында килештерелде һәм Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментына юнәлтелде.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белешмәләре буенча, класс сәгатьләрендә, иҗади конкурсларда, әңгәмәләрдә, рольле уеннарда һәм викториналарда 149239 мәктәп баласы катнашкан. Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елында мәктәпләрдә урманчылык һәм табигать тыюлыгы белгечләре кунак булган, алар республиканың табигый байлыкларын саклауга багышланган чаралар үткәргәннәр, урманнарның һәм аеруча саклаулы территорияләрнең экологик баланс өчен әһәмиятен аңлатканнар.


17
гыйнвар, 2014 ел
җомга

Республика Урман хуҗалыгы министрлыгының бүгенге йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда әзерләнә торган агач күләмен арттырырга мөмкинлек бирә торган яңа агач эшкәртү производстволары булдыруга игътибар итәргә чакырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International