“Алабуга” махсус экономик зонасында министр Наил Мәһдиев урманчылык җитәкчеләре һәм тармак оешмалары директорлары белән эшлекле очрашу үткәрде. Көн тәртибендә – “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” заводына өзлексез агач ташуны оештыру иде.
Киңәшмәдә киләсе 2014 елда республика урманчылыкларында агач әзерләү һәм аны ташу мәсьәләләре каралды. Хәзерге вакытта яфраклы йомшак агач вахта алымы белән ике сменада, харвестерлар һәм форвадерлар ярдәмендә әзерләнә. Урманчылыклардан “Алабуга” махсус экономик зонасындагы заводка ул Урман транспорты компаниясе сортиментовозлары белән ташыла. Ташу эшләре башланганнан соң узган ай ярымда завод мәйданнарына 9 мең кубометр чамасы агач китерелгән.
БМО тәкъдиме буенча, 20 ноябрь беренче тапкыр Бөтенроссия балаларга хокук ярдәме көне буларак билгеләп үтелде. Бу дата очраклы сайланмаган, – 1959 елның нәкъ шушы көнендә Генераль ассамблея Бала хокуклары декларациясен, ә 1989 елда – Бала хокуклары турында конвенция кабул итте, алар исә барлык илләргә балалар өчен яхшы һәм бәхетле тормыш булдыру бурычы йөкли.
Балаларга хокук ярдәме Бөтенроссия акциясенә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмаларда эшләүчеләр дә кушылды. Әгерҗе урманчылыгы башлыгы урынбасары В.Л.Ишморатов, Азнакай урманчылыгы юрисконсульты Р.Р.Галиева һәм урман мастеры Т.А.Егорова Әгерҗе ш. Таҗи Гыйззәт ис. 3нче мәктәбенә бардылар. Мәктәп укучылары белән әңгәмәдә сүз балаларның гаиләдәге, җәмгыятьтәге хокуклары, үзара мөнәсәбәтләр буенча киңәш алу, гаилә иминлеге турында барды.
Бу бәйрәмнең төп яме булган Яңа ел чыршылары урман питомникларында махсус плантацияләрдә үстерелә. Аларны республика территориясендә сату хокукына, үткәрелгән аукционнар нәтиҗәсендә “Урман” дәүләти бюджет оешмалары ия булды. Быел алар 24 меңгә якын нарат һәм чыршы, кишәрлекләрдә әзерләнгән 39.5 тонна ылыслы ботаклар сатарга ниятлиләр. Яңа ел чыршылары махсус билгеләнгән урыннарда гына сатылачак.
Казан ш. муниципаль берәмлеге башкарма комитетына, “Кайнар линия” буенча, агач утыртырга һәм ишегалларын төзекләндерергә теләүчеләрдән гаризалар килә тора. “Яшел рекорд” проекты кысаларында Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы шәһәрнең Совет муниципаль районында утырту өчен тагы да бушлай 500 үсенте бүлеп бирде. Алар Шәһәр яны урман хуҗалыгының өйрәтү-тәҗрибә базислы урман питомнигында үстерелгән иде.
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы, республиканы барлык урман үстерүчеләре 17 ноябрьдә Казан аэропортында булган авиаһәлакәттә үлгәннәрнең гаиләләренең кайгысын чын күңелдән уртаклашалар.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында “Алабуга” махсус экономик зонасында урнашкан “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” заводына агач ташуны оештыру буенча эш киңәшмәсе булып узды. Завод вәкилләре катнашында узган ул киңәшмәне министр урынбасары Рәмил Мәхмүтов алып барды. Анда республика урманчылыкларыннан агач ташу мәсьәләсе тикшерелде. Агач ике сменада, заманча техника – харвестерлар һәм форвадерлар белән әзерләнә һәм Урман транспорт компаниясенең сортиментовозлары белән ташыла. Узган ай ярымда завод мәйданнарына 9 мең кубометр чамасы агач ташылган.
Киңәшмәдә шулай ук киләсе елда агач ташу күләмен арттыру мөмкинлеге тикшерелде.