2013 елның яз-җәй сезонына урман фондында 135 ял урыны корылды. Ял урыннарының үз проектларын министрлыкка республиканың барлык урманчылыклары да тапшырды. Проектларга таләпләр – урманның гармониясен бозмый торган кече архитектура формалары, үзенчәлек, федераль һәм республика әһәмиятендәге автомагистральләр буенда яисә халыкка уңайлы җирдә урнашу, шул җирдәге урманның токым составына туры килү иде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча их яхшы дип Кызыл Йолдыз урманчылыгы танылды. Икенче урында Минзәлә, өченче урында Бөгелмә урманчылыклары. Аларның коллективлары Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнәчәк. Министрлык комиссиясе шулай ук Әлмәт, Арча, Буа, Ары, Мамадыш, Түбән Кама һәм Шәһәр яны урманчылыкларының төзекләндерелгән урман мәйданнарын уңай бәяләде.
Урман фондында урман культураларын өстәп утырту буенча планлы эшләр 6 мең гектардан артык мәйданда төгәлләнде. Ләкин ноябрьнең метеорологик шартлары һәм туфракта дым запасы җитәрлек булу урманчыларга бу эшне дәвам итәргә мөмкинлек бирә. Быел базислы урман питомникларында 70 миллионнан артык утырту материалы үстерелде, шуларның 323 меңе эре үлчәмле – шәһәр һәм торак пунктларны яшелләндерү өчен. Республика башкаласының Совет районында гына да Шәһәр яны өйрәтү-тәҗрибә урман питомнигында үстерелгән 900 төп үсенте утыртылды.
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында Брянск технология институты профессоры, атказанган фән эшлеклесе Анатолий Семенович Тихоновның “Урманчының тормышы һәм логикасы” дигән китабы тәкъдим ителде. Профессор А.Тихонов – Россия урманчылыгының классик концепциясе яклы кеше, фәнни хезмәтләрендә ул урманны табигый яңартуның өстенлекләрен исбатлый. Министрлык белгечләре белән очрашуда А.Тихонов үзенең “Скандинавия-Россия провинциясендә урман, аны кисү типлары, урман яңарту һәм агач үсемен формалаштыру” дигән китабын да тәкъдим итте.
Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре истәлекле агач йортларны реконструкцияләү һәм яңадан торгызу буенча бик зур иҗади эш башкардылар. Иске Татар бистәсендә һәм Казанның тарихи үзәгендә сигез йорт тормышка кайтарылды. Ул йортларның тышкы төзелеше җәй башында ук төгәлләнгән иде. Урманчыларның сыйфатлы эше Казан мэры И.Метшинның Рәхмәт хаты белән бәяләнде. Хәзер эшче бригадалар Гладилов урамындагы сәүдәгәр Алафузов йорты верандасын реставрациялиләр, бертуган Кәримовларның типография һәм хәреф кою бинасына инженерлык челтәрләре үткәрәләр, К.Насыйри урамында татар мәгърифәтчесе Ш.Мәрҗәни яшәгән йортның эчке бизәлешен төгәлләп киләләр.
Программа республиканың барлык муниципаль районнарында үткәрелә һәм өч елга исәпләнгән. Шул вакыт эчендә Татарстанда йөзгә якын авыл клубы һәм мәдәният йорты төзелергә я реставрацияләнергә тиеш. Программаны тормышка ашыруга урманчылар – 19 “Урман” дәүләти бюджет оешмасы эшчәннәре дә үз өлешләрен кертте. Министрлык карамагындагы хуҗалык оешмалары төзүчеләргә 46 авыл клубы өчен ферма конструкцияләре әзерләп тапшырды һәм шуның белән президент программасының үз өлешләрен үтәде.
“Ашыт” дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Арча районында урнашкан “Өмет чишмәсе” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен шундый девиз астында шөгыль үткәрделәр. Махсус әзерләнгән күркәм слайдлар ярдәмендә аларга республикабызда үсә торган агачлар, аларны куллану турында, миләш, дүләнә һәм баланның шифалы үзлекләре турында сөйләделәр.
Бу көнне Казан дәүләт Аграр университетының барлык факультетлары да булачак абитуриентларны кунак итте. Урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканатында узган очрашуга Министрлык һәм урманчылык җитәкчеләре дә, мәктәп балаларының ата-аналары да килгән иде. Алар өчен республиканың урман хуҗалыгы турында фильм күрсәтелде, министрның беренче урынбасары Х.Мусин һәм факультет деканы Л.Пухачева кунакларга укыту шартлары һәм алыначак һөнәрләр турында сөйләделәр, вузның аудиторияләре белән таныштырдылар, ә студентлар үзешчән сәнгать концерты күрсәттеләр.
Булачак урман караучыларны эзләү кебек катлаулы мәсьәлә белән урманчылык җитәкчеләре һәм белгечләре шөгыльләнә. Октябрь ае буена алар авылларда һәм урманчылык бистәләрендә урнашкан мәктәпләргә йөрделәр, анда үзенчәлекле “урман дәресләре” үткәрделәр. Мәктәп балаларына үз һөнәрләре, Татарстанның урман хуҗалыгында барган үзгәрешләр турында сөйләделәр, урманчы һөнәрен республиканың кайсы уку йортларында алу мөмкинлеген аңлаттылар.
“Зәңгәр күлләр” комплекслы дәүләти табигать тыюлыгы территориясендә яр ныгыту эшләрен арытаба үткәрү белән җәмәгатьчелекне таныштыру максатында якын-тирә бистәләрдә яшәүчеләр белән очрашу үткәрелде. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров, министрлыкның Экономика һәм инвестицион эшчәнлек идарәсе башлыгы Марат Бакаев, Шәһәр яны урманчылыгы вәкилләре халыкка башкарылган эшләр турында сөйләделәр, күл территориясен арытаба төзекләндерү планнарын схемада аңлаттылар. Олы Зәңгәр күл янында яшәүчеләр ният ителгән эшләрне уңай бәяләп, рәхмәт белдерделәр.