Татарстан Республикасы дәүләт урман инспекторларының федераль һәм дәүләт урман надзорын гамәлгә ашыру һәм административ рәсми документларны тутыру буенча укулары агымдагы елның 24, 25, 31 октябре һәм 1 ноябрендә дәвам итәчәк.
Семинар-киңәшмәләр эшчәнлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт казна учреждениесе-урманчылык хезмәткәрләре, юридик бүлек һәм дәүләт контроле һәм надзоры бүлеге белгечләре катнаша.
“Яшә, урман!” акциясе кысаларында республика территориясендә массакүләм урман утырту оештырылды, яшел үсентеләрдән аллеяләр, истәлекле урманнар, саклагыч полосалар булдырылды.
Урман утыртуда 800 дән артык кеше катнашты. Зәй урманчылыгында 5 мең үсенте утырту белән бервакытта урманны чүп-чардан да чистарттылар.
Кайсыбер урманчылыкларда урман утырту буенча “Яшә, урман!” акциясе, һава шартларына карап, октябрь ахырына кадәр дәвам итә.
2013 елның 9 ае дәвамында төбәкара экология надзоры кысаларында 1584 рейд оештырылды. Рейдлар барышында табигатьне саклау буенча 597 канун бозу очрагы теркәлде. Дәлилләргә карап, административ канун бозу буенча 419 протокол төзелде. Административ штрафлар күләме 449,5 мең сум тәшкил итте, шуларның 262,5 мең сумы, яки 58,4%ы бүгенге көндә түләнгән.
Канун бозучыларга карата 139,404 мең сум зыянны түләтү өчен судка 26 гариза бирелгән, шуларның 17 сенең 42,704 мең сумы ирекле рәвештә түләнгән.
Гомуми күләме 127,018 мең сумга 16 гариза суд органнарына (район һәм шәһәр судлары) гариза бирелгән. Шуларның 25 мең сумы 4 гариза буенча суд карары белән түләтелгән.
Аеруча яхшы нәтиҗәләрне «Степной», «Кичке-Таң», «Зөя», «Спасс», «Балтач» заказниклары күрсәтә.
Министрлык коллегиясе киңәшмәсе барышында ведомстовага караган оешмалар – Дәүләт казна учреждениеләре-урманчылыклар һәм “Урман” Дәүләт бюджет учреждениеләре эшчәнлеге күрсәткечләренә йомгак ясалды. Коллегия рәисе – министр Наил Мәһдиев.
Урманчылыкларның эшчәнлегенең урман хуҗалыгы эшләре буенча төп күрсәткеч йомгакларын министрның беренче урынбасары Харис Мусин анализлады. Производство-хуҗалык программалары, товарлыклы продукция белән тәмин итү буенча “Урман” ДБУ эшчәнлеге нәтиҗәләре турында министр урынбасары Рамил Мхмүтов сөйләде. Киңәшмәдә «Костамону Интегре Вуд Индастри» заводы төзелеше тәмамланып килә торган “Алабуга” икътисади зонасын вакытында агач чималы белән тәмин итүгә игътибар бирелде. Завод мәйданнарына агачны уңышлы траспортировкалау турында коллегиядә катнашучылар белән Урман транспорт компаниясе генераль директоры Илхам Мингазов фикер алышты.
Коллегия эшчәнлеге буенча карар чыгарылды.
Диссертация яклау Башкортостан Дәүләт аграр университетында булды. Республика урманчылыкларында зур гамәли эш тәҗрибәсе булган Харис Мусин, фәнни кызыксыну өлкәсе итеп Урта Идел буенда рекреацион урман файдалануны өйрәнүне алган. Зур шәһәр һәм сәнәгать үзәкләре тирәләрендә рекреацион ресурсларны интенсив куллану урманнарның сыйфаты кимүгә китерә. Х.Г.Мусин диссертациясе темасының актуальлеге – табигый тирәлекне саклаганда урманнарны баланслы итеп куллану һәм оптимизацияләү нигезләре.
Харис Мусинны уңышлы диссертация яклавы белән ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев котлады.
“Бореаль урманнарга куркыныч яный” темасына багышланган Төньяк урманнары буенча XIV конференция эшчәнлегендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы эшләре белән идарә итүче Гадел Галиуллин катнашты.
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре өчен өчен заказник хезмәткәрләре һәм тәрбиячеләр оештырган тамашада урман бердәнбер декорация булды.
Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зыятдиновның агач утырту буенча элеге инициативасын районның бар халкы күтәреп алды. Көзге Урман утырту көнендә Идел буе урманчылыгы хезмәткәрләре катнашында район территориясендә 16 мең үсенте утыртылды. Әлеге үсентеләрне “Идел буе урманы” Дәүләт бюджет учреждениесендә һәм Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә үстерделәр.
Республика территориясендә өченче ел инде урман янгыннары булдырылмый. 2013 елның барлык янгын куркыныч булган сезоны дәвамында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре һәм урманчылык хезмәткәрләре урманнарны саклауны һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешен тәэмин итте.
Ел саен Тыюлыклар көнен билгеләп үтү турында карар 1999 елда Россиядә тыюлык директорларының Владивостокта узган киңәшмәсендә кабул ителде. Инициативаны Россия Федерациясе Табигать ресурслары министрлыгы күтәреп алды.