Урман массивына түгелгән битум калдыкларын җыярга һәм территориядә агач утыртырга өч йөзләп кеше чыкты. Алар арасында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Шәһәр яны урманчылыгы хезмәткәрләре, экологик җәмәгать оешмалары активистлары, Казан вузларыннан студентлар бар иде. Чара кысаларында авыр керешле җирләр битумнан чистартылды, 1200 нарат, миләш, каен утыртылды. Үсентеләрне Шәһәр яны укыту-тәҗрибә урманчылыгы бирде.
Брянскида урманнарны дәүләти инвентарьлау материалларын әйләнә-тирәлек файдасына куллану буенча Бөтенроссия киңәшмәсе булып узды. Аны Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы һәм “Рослесинфорг” федераль предприятиесе оештырган иде. Киңәшмәдә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре дә катнашты.
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, “Рослесинфорг” һәм “ТатЛос” белгечләре Калинино бистәсе янындагы урман фонды территориясендә татар чаганы орлыкларын җыю өмәсендә катнаштылар. 20 кг.нан артык орлык Урман саклау үзәгенә озатылды, анда аларның чәчүлек сыйфатлары тикшереләчәк.
Минзәлә урманчылыгы белгечләре тырышлыгы белән районда яңа аллеялар һәм истәлек утыртмалары барлыкка килде. Урманчылык җитәкчесе М.Минһаҗевның әйтүенчә, бу эшләр утырту материаллары белән тулысынча тәэмин ителгән. Агач утырту көнендә район халкы, мәктәп укучылары, предприятиеләрдә эшләүчеләр катнашкан.
“Ашыт” табигать тыюлыгы белгечләре 2нче балалар бакчасына барып, дүрт яшьлек сабыйлар өчен Хайваннар көненә багышланган шөгыль үткәрделәр. Төркем җитәкчесе Г.Галиәхмәтова белән бергә балаларга кыргый һәм йорт хайваннары, аларның гадәтләре, торган җирләре, республикабызда аларны саклау турында сөйләделәр. Балалар исә, җавап итеп, җәнлекләр турында шигырь сөйләп, җырлар җырлап күрсәттеләр.
“Әгерҗе урманчылыгы” идарәсенең барлык урман фонды территориясендә агач утырту көне үткәрелде. Урманчылык җитәкчеләре, участок урман белгечләре һәм урман мастерлары, мәктәп урманчылыклары белән бергә, хәбәр чаралары аркылы агач утырту чарасына Әгерҗе шәһәре предприятиеләрендә эшләүчеләр һәм мәктәп балалары да чакырылды. Шунысы да игътибарга лаек – Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар ункөнлеге чорында бу эштә районның хезмәт ветераннары да катнашты. Яшь миләш, юкә, нарат, чыршы, каен үсентеләре Таҗи Гыйззәт мәйданындагы истәлек аллеясына яңа матурлык өстәячәк.
Норлат урманчылыгы һәм “Норлатлес” хезмәткәрләре, мәктәп урманчылыгы әгъзалары, Норлат шәһәре һәм районы администрациясе белән бергә, шәһәрнең көнбатыш читендә чыршы, каен, миләш үсентеләре утырттылар. “Яшә, урман!” акциясендә шәһәр халкы да катнашты. Алар өчен транспортны һәм кирәк-яракларны Норлат урманчылыгы бирде. Матур баннер эленгән агач утырту урынына су сиптерү машинасы да килгән иде. Бу көнне бер гектар мәйданда 7 мең агач утыртылды.
Татарстан Республикасында Агач утырту көне кыйммәтле хәзинәбез булган урманнарны тагы да киңәйтергә теләүчеләрне берләштерә торган күркәм традициягә әйләнеп китте. 2010 елда башланган “Яшел эстафета”ны татарстанлылар быел 5 октябрьдә дәвам иттеләр. Әйләнә-тирәлекне саклау елындагы акциядә, якынча исәпләр буенча, 20 меңнән артык кеше катнашкан, 350 гектар мәйданда урман питомникларында үстерелгән 1.7 миллион чамасы үсенте утыртылган.
Иртә таңнан Шәһәр яны урманчылыгы питомнигыннан Казансу ярындагы Федосеев скверына утырту өчен чыршы үсентеләре ташып куелды. Агач утырту акциясенә, үзенең эш көне башланыр алдыннан, Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков чыкты. Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев белән бергә, скверда алар да чыршы үсентеләре утырттылар. Бу чарага шулай ук Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты белгечләре һәм хезмәткәрләре кушылды. “Казан-Арена” стадионы территориясен төзекләндерүдә исә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе А.Сәфәров һәм Аппарат белгечләре, Фукс скверын төзекләндерүдә – ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
Красноярскида тәмамланган Бөтенроссия мәктәп урманчылыкларының икенче слетында Россия Федерациясе регионнарыннан 43 команда катнашты.
Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары командасына Дамир Шиһабиев (Арча урманчылыгы “Табигать варислары” мәктәп урманчылыгы), Давлад Ситдиков (Лубян урта мәктәбе мәктәп урманчылыгы) һәм Виктория Малькина (Тәтеш урманчылыгының мәктәп урманчылыгы) керде. Команда «Урманчы булыр идем - өйрәтегез мине», «Урман янгыннарын булдырмаска!» һәм башка квестларны узып, югары баллар җыйды һәм Беренче урын яулады. Съезд дипломы белән “Урман дозоры” мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Айрат Әмәров бүләкләнде.