Агач утырту буенча “Яшә, урман!” көзге акциясе бөтен ил буенча 5 октябрьдә узачак. Татарстанда бу акциядә Президент Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков, район, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнашачак.
Агымдагы елның язында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының урман утыртуга чакыруына 15 меңгә якын кеше кушылды. 268 гектар гомуми мәйданда, шул исәптән 158 га дәүләт урман фондында, 110 га башка категория җирләрендә урман посадкалары, 51 га мәйданда истәлекле аллеялар утыртылды. Барлыгы 1 млн 248 мең данә агач үсентесе утыртылды. Әлбәттә, бу бик зур сан түгел. Урман бүгенге көндә илебезнең һәр кешесеннән ярдәм көтә. Без күбрәк урман утырткан саен, планетада тормыш яхшырак булачак!
Көзге “Яшә, урман!” акциясе Минзәлә урманчылыгында Учы урманчылыгының участок урманчысы Рәиф Шәңгәрәев истәлегенә багышлап уздырылды. Урманчылыкның административ бинасы стенасына 30 елдан артык урман хуҗалыгында эшләгән урманчы истәлегенә мемориаль такта куелды.
Ул эшләгән дәвердә 1169 га урман утыртылган. Учы участок урманчылыгы базис питомнигы Минзәлә урманчылыгында гына түгел, Татарстан буенча үрнәк булып тора. Рәиф Шәңгәрәев “РСФСР урман байлыкларын саклау һәм арттыру өчен” , “СССР дәүләт урман сагында 10 ел хезмәте өчен” билгеләре белән бүләкләнгән.
Бөтенроссия урман утырту көнендә урманчы Рәиф Равил улы Шәңгәрәев истәлегенә чыршылар утыртылды.
Казан урман торгызучыларын «Рослесинфорг» ФГУП Генераль директоры А. Третьяков, Идел буе округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе А. Орнатский, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Н. Мәһдиев котлады.
Генераль директор А. Третьяков «Рослесинфорг» Казан филиалы Идел буенда урман хуҗалыгын оештыруның, бу регионда урман хуҗалыгын алып баруның төп положениеләрен, киләчәктә күп елларга билгеләнгән перспектив планын төзүдә актив катнашуны билгеләп узды. Шулай ук ул, «Рослесинфорг» белән Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының тыгыз элемтәдә торуын ассызыклады. А. Третьяков филиалның иң яхшы инженерларын һәм таксаторларын «Рослесинфорг» федераль дәүләт унитар предприятиесе Мактау грамоталары белән бүләкләде.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев таксаторларны геологлар белән чагыштырды, чөнки урманны төзекләндерүчеләр ярдәме белән урманнар өйрәнелә, инвентаризация уздырыла, аларны файдалану мөмкинлекләре ачыклана. Министр Казан филиалы белгечләренә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
ФГУП «Рослесинфорг» Казан филиалының 60-еллыгы хөрмәтенә «Рослесинфорг» ФГУП Генераль директоры А. Третьяков, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе А. Орнатский, «Рослесинфорг» ФГУП ның барлык филиаллары вәкилләре җыелган тантаналар Бөтендөнья студентларның җәйге Универсиадасы төп объекты «Казан-Арена» стадионы янында истәлекле агач утыртудан башланды. Агач утыртуда Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев катнашты.
Агач утырту мәйданын “Шәһәр яны укыту - тәҗрибә урманчылыгы ” Дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре ясады. Утырту материалы белән Боровое Матюшино урман питомнигы тәэмин итте.
Съезд эшчәнлегенең бер көне урман хуҗалыгында белем бирүгә багышланды. Делегацияләр «Дивногорский лесхоз-техникум» оешмасына бардылар. Биредә «Урманчы булыр идем - өйрәтсеннәр мине», «Урманда янгыннар булдырмаска!» квестлары узды. Квестларны оештыручыларның берсе - КГАУ «Красноярская база авиационной и наземной охраны лесов».
Урман хуҗалыгы-техникумда мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре өчен Россия урман хуҗалыгы һәм Федераль балалар эколого-биология үзәге вәкилләре катнашында “Россия Федерациясендә мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен оештыру һәм үсеш перспективалары” темасына Түгәрәк өстәл оештырылды. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгече Айрат Әхмәров түгәрәк өстәлдә “Татарстан Республикасы мисалында мәктәп урманчылыклары тәҗрибәсе һәм үсеш перспективалары” темасына доклад белән чыгыш ясады. Татарстан тәҗрибәсе белгечләрдә зур кызыксыну уятты. Түгәрәк өстәл кысаларында мәктәп урманчылыкларына, урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә һәм балалар белән эшләүче мәктәп укытучыларына дәүләт ярдәме турында ачыктан-ачык сөйләшү булды.
Соңыннан делегацияләр Красноярск өлкәсенең истәлекле урыннарында, Енисей елгасы ярларында булдылар.
Советлар Союзы таркалганнан соң беренче тапкыр Усть-Каменогорск (Казахстан) шәһәрендә “Урман хуҗалыгы торышы һәм үсеш перспективалары” форумы узды һәм анда Россия һәм Казахстаннан ике йөзгә якын белгеч җыелды.
Форум эшчәнлегендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы делегациясе дә катнашты. Секцияләрнең берсендә “Ябык тамыр системалы утырту материалын үстерү” темасына доклад белән урманнарны торгызу бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Тимур Галиев чыгыш ясады. Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә файдаланыла торган һәм республика урман фондында гамәли кулланылыш тапкан технология Казахстан белгечләрендә зур кызыксыну уятты. Алар Саба районында үстерелгән ябык тамыр системалы утырту материалын сатып алу буенча киләчәктә хезмәттәшлек мөмкинлекләрен өйрәнү өчен доклад материалларын сорап алдылар.
3 октябрьдә «Корстон»да Казан филиалының 60 еллыгына багышланган тантаналы утырыш булачак. Утырышта «Рослесинфорг» ФГУП Генераль директоры А. Третьяков, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе А. Орнатский, «Рослесинфорг» ФГУПның барлык филиаллары вәкилләре һәм Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Н.Г.Мәһдиев катнаша.
Красноярск дәүләт музыка һәм театр академиясендә узган Бөтенроссия съезды ачылышында Россия урман хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары А.В.Панфилов, Россия Урманчылар җәмгыяте рәисе А.И. Писаренко чыгыш ясады.
Ветераннарны сәламләү чыгышында министр Наил Мәһдиев соңгы вакытта тармакта ирешелгән уңышлар турында сөйләде, ветераннарны көзге чорда сәламәтлекләрен һәм күңел күтәренкелеген сакларга чакырды.
Министрлыкның элеккеге хезмәткәрләрен, бүгенге пенсионерларны, министрның беренче урынбасары Харис Мусин җылы тәбрикләде. Аларның һәрберсенең ведомство һәм тулысынча урман тармагына керткән өлешенең зур булуын билгеләп узды. Ветераннар – министрлык эшчәнлегендәге мөһим чараларда һәрвакыт катнашалар. Министрлык Өлкәннәр көненә багышлап уздырган бәйрәм кичәсе дә, тагын бер кат ветераннарга хөрмәт күрсәтү, аларның күңелләрен күтәрү кичәсе булды.
Семинарда катнашучыларны министр урынбасары Рәмил Мәхмүтов тәбрикләде. Ул сертификатлауның урман идарәсе һәм урман хуҗалыгы продукциясе билгеләнгән таләпләргә туры килсен өчен әһәмиятен ассызыклады. Урман сертификатлавы урман хуҗалыгын алып баруның һәм урманнан файдалануның сыйфатын, агачның легаль чыганагын бәяли. Урман сертификатлавының мәгънәсе шунда – ул урман хуҗалыгының һәм урман идарәсенең тотрыклы һәм цивилизацияле, стандарт таләпләренә ярашлы алып барылуын исбатлауның бер алымы булып тора. Бу бигрәк тә чималы республика урманчылыкларыннан китерелә торган “Кастамону Интегре Вуд Индастри” агач эшкәртү заводы продукциясе өчен мөһим. Сертификатлауның Татарстандагы тагын бер үзенчәлеге шунда ки – Министрлык үзе, бүтән регионнардан аермалы буларак, сертификатлауны яклый, республиканың бөтен урман фонды сертификатланачак.
Киров урман сертификатлавы үзәге директоры Виктор Панкратов, WWF һәм Киров үзәге урман сертификатлавы эксперты Надежда Ефимова үз оешмаларында сертификатлау өчен җаваплы урманчылык җитәкчеләре һәм урынбасарларының сорауларына җавап бирделәр.