ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Азнакай районы һәм шәһәренең Туган якны өйрәнү музее, Азнакай урманчылыгы ярдәмендә районның мәктәп балалары өчен фотоконкурс оештырды. Аның максаты – балаларда экологик культура һәм илнең табигый байлыкларын саклау теләге тәрбияләү. Яшь фотомастерлар конкурска матур урман пейзажлары, урманда үткәрелгән табигать саклау акцияләрендә катнашулары турында йөзләрчә сүрәт тапшырды.

Конкурста җиңделәр:

1 урын – Габделхакова Камилә (4нче лицейның 2 б классы)

2 урын – Вәлиева Аида (6нчы Азнакай ш. мәктәбенең 5 а классы)

                   Вәлиева Айгөл (3нче Азнакай ш. 10 а классы)

3 урын – Гайсин Илназ (2нче Азнакай ш. мәктәбенең 3 б классы)

                   Закирова Динара (5нче Азнакай мәктәбенең 7 а классы)

                   Якупов Азат һәм Якупова Альбина (1нче Азнакай мәктәбенең 6 классы)


25
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе

2010 елда “Алабуга” махсус экономик зонасында төрек инвесторлары түбән товарлыклы агач эшкәртү буенча Россия Федерациясендә иң зур “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” заводын төзи башлаган иде. Аның беренче чиратын 2013 ел азагында эшкә кушу ният ителә.

Хәзерге вакытта завод өчен агач әзерләү республиканың урман фондында харвестерларда һәм форвадерларда вахта алымы белән башкарыла.

“Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” мәйданнарына агач ташу өчен “Урман транспорт компаниясе” ААҖ төзелде, аның КамАЗ автомобиле базасындагы 20 сортимент ташыгычы бар.

25 сентябрьдән “Урман транспорт компаниясе” “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” заводына агач ташый башлады.


24
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе

Идел буе урманчылыгы белгечләре ярдәме белән оештырылган бу акциядә район предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүчеләр катнашты, алар көнкүреш калдыкларын һәм коры-сары җыештырдылар, Югары Ослан авылы тирәсендәге урманнарны чистарттылар. Шунысы да игътибарга лаек – акциядә Идел буе урманчылыгы ветераннары да катнашты, эш беткәч аларны Урман хезмәткәрләре көне белән котладылар.


23
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Йөгерешнең төп бурычы – бөтен дистанцияне старттан финишкача тиешенчә узу. Ул быел яңа мәйданда – Казан-Арена стадионы янында узды. Республиканың иң зур җиңел атлетика йөгерешендә – Милләт кроссында Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев, министр урынбасары Рәмил Мәхмүтов, министрлыкның тагын егерме белгече катнашты.

Конференция 2013 елның 20-23 сентябрендә “Алабуга-сити” кунакханәсенең конференция залында, Россиянең әйләнә-тирәлекне саклау елы һәм Татарстанның әйләнә-тирәлекне саклау һәм экология елы кысаларында уздырылды. Ул Россия Табигать министрлыгының “Россиянең дала биомында ООПТ системасын һәм идарә механизмнарын камилләштерү” проекты һәм “Рус география җәмгыяте” Бөтенроссия иҗтимагый берләшмәсе тарафыннан яклана. Шундый киң күләмле конференция Татарстанда очраклы гына үткәрелми – республика территориясе соңгы елларда Россиядә бөркетләрне һәм су бөркетләрен өйрәнүнең бер мәйданына әверелде. Татарстанның аеруча саклаулы табигать территорияләре шулай ук ак койрыклы су бөркете һәм зират бөркете ояларын өйрәнү полигоннары булып тора.

Конференцияне оештыручылар һәм анда катнашучылар адресына Татарстан Урман хуҗалыгы министры Н.Г.Мәһдиевның тәбрикләү сүзе укылды.

Конференция эшендә Россия Федерациясенең 14 субъекты галимнәре, шулай ук 13 дәүләттән: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бөекбритания, Израиль, Һиндстан, Кытай, Польша, Португалия, Словения, Финляндия, Казахстан, Украина, Белоруссиядән килгән белгечләр катнашты. Министрлык исеменнән конференциядә биологик төрлелек бүлегенең башкаручы киңәшчесе И.Ф.Томаева һәм “Спас” дәүләти табигать тыюлыгы башлыгы Евгений Костин булды.


21
сентябрь, 2013 ел
шимбә

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт театрында Урман хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара булып узды. Урманчыларны, бөтен гомерен урман байлыкларын саклауга һәм арттыруга багышлаучыларны котларга Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та килгән иде. Ул дәүләт бүләкләре – “Татарстан Республикасының атказанган урман үстерүчесе”, “Татарстан Республикасының атказанган экономисты” дәрәҗәләре, Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының Мактау грамоталары тапшырды.

ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев: “Татарстан инновацион үсеш юлыннан бара. Бу урман хуҗалыгына да кагыла. Республика җитәкчелеге урман тармагы эффектлы һәм сыйфатлы үссен өчен практик ярдәм күрсәтә, мөмкин булганның барысын да эшли. Шундый ярдәм аркасында Татарстанның урман хуҗалыгы Россия Федерациясендә алдынгы урыннарны биләп тора.” – дип белдерде. Урман хуҗалыгы ветераннарына, урманнарны саклаучы, яңа урманнар һәм яшь буын урманчылар үстерүче хезмәтчәннәргә рәхмәтләр әйтте. Республиканың урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә министрлыкның бүләкләрен тапшырды.

Тантана өлешеннән соң И.Мәхмүтованың “Мәхәббәт чишмәсе” спектакле күрсәтелде.


20
сентябрь, 2013 ел
җомга

“Мамадышлес” дәүләти бюджет оешмасында янгыннан соң яңадан агач эшкәртү цехы ачылды. Моңарчы буш торган цех Норма участок урманчылыгында урнашкан. Цехны ачуда катнашкан Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов: “Зур вакыйга түгел дә кебек, ләкин без бу цех белән бистәнең яңарышын бәйләп карыйбыз. Әлегә монда бер автоматлаштырылган пилорама линиясе эшләячәк, ә планда – шундый цехларны бүтән участок урманчылыкларында да ачу, киптергеч төзү, буралар бурау оештыру. Агач әзерләү өчен исә харвестер һәм форвадер сатып алыначак.” – дип белдерде.

“Мамадышлес” директоры Илдус Мөхәммәтшинның әйтүенчә, җитештерү Мамадыш урманчылыгының җитәрлек чимал ресурслары зонасында урнашкан, транспорт коммуникацияләре дә яхшы, чималны һәм әзер продукцияне очсыз хакка ташырга мөмкин. Эш ике сменада оештырылган. Монда такта, брикет, авыл җире өчен кирәкле бүтән продукция чыгарылачак.

Цех ачылуның социаль әһәмияте дә бар – урман бистәсендә яшәүчеләргә яңа эш урыннары булды.


19
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Телеграммада болай диелгән: “Сезне урман техникумнары, колледжлары, вузлары студентларының “Урман көрәшләре” Бөтенроссия һөнәри осталык ярышларында күрсәткән бик яхшы нәтиҗәләрегез белән чын күңелдән котлыйм!

Гадел Гаделшинның куәтле агач әзерләү форвадерында ярышып җиңүе һәм Лубян урман-техник колледжы командасының призлы урын алуы студентлардан урман хуҗалыгы эшчәнлегенең барлык юнәлешләрендә яхшы белемнәр һәм практик осталык таләп итте. Бу уңыш ярышларда катнашучыларның эш сөючәнлеге, максатчанлыгы һәм ныкчымлыгы, колледжда дөрес куелган өйрәтү стратегиясе, аның матди-техник базасы яңартылу, укытучы һәм педагогларның тәҗрибәсе аркасында гына мөмкин булды.

Лубян урман-техник колледжы коллективына уку елында нәтиҗәле һәм кызыклы эшләр, яңа һөнәри осталык үрләрен яулауда чын күңелдән уңышлар телим!”

Идел буе дәүләт технология университеты базасында (Марий-Эл) урман техникумнары, колледжлары һәм вузларының “Күпьяклы урман ярышлары” (“Лесное многоборье”) традицион Бөтенроссия ярышлары булып узды. Аларга илнең Хабаровскидан алып Архангельскига кадәр булган төрле почмакларыннан 16 команда, барлыгы йөздән артык катнашучы җыелды.

Ярышларда катнашучылар уку чорында алган белем һәм осталыкларын күрсәтеп, үзенчәлекле практик имтихан бирделәр. Урман массивында командаларга агач кисүдә, участокны таксацияләүдә, урман культуралары үсентеләрен утыртуда, урманны фитопатологик тикшерүдә, урман янгынын сүндерүдә үз осталыкларын күрсәтү өчен мәйданнар бүлеп бирелгән иде. Заманча һәм куәтле агач әзерләү машинасы – форвадерда эшләп күрсәтү этабы бигрәк тә тамашалы булды. Бу этапта I урынны Лубян колледжының III курс студенты Гадел Гаделшин яулады.

Команда ярышларында Лубян урман-техник колледжы студентлары өченче урынны алды, ә ярышның кайбер этапларында яхшырак нәтиҗәләр дә күрсәтте. Ярышлардан команда призлар – техникум өчен плазмалы телевизор, планшетниклар һәм заманча фотоаппаратлар алып кайтты.

“Татарстанның чиста урманнары” табигать саклау акциясе кысаларында “Ашыт” тыюлыгы һәм “Тукай-Кырлай” музей комплексы хезмәткәрләре, Яңа Кырлай урта мәктәбе укучылары “Тукай-Кырлай урманы” табигать һәйкәле территориясен җыештырдылар. 10 гектар җир чистартылды, 2 кубометр чүп-чар җыелды. Чара соңында тыюлык белгечләре укучылар өчен “Чисталык дәресе” үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International