16 сентябрьдә, Халыкара озон катламын саклау көнендә бөтен республика буенча үткәрелгән “Чисталык дәресе”н 75 мәктәптә барлыгы 1525 укучы тыңлады. Ул дәресләрне бирүдә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының күпчелек урманчылыкларыннан һәм тыюлыкларыннан белгечләр катнашты.
Мәсәлән, Әлки урманчылыгының урман белгече И.Мамбетова “Чисталык дәресен” мәктәп урманчылыгы әгъзалары белән бергә әзерләгән, һәм аны Чуаш Кичүе урта мәктәбенең 5-6 классларында менә дигән итеп үткәрде.
Тәтеш урманчылыгы җитәкчесе урынбасары В.Халитов, Урюм участок урманчылыгы урман белгече Ю.М.Малькин, урман саклау инженеры И.Әмирханов укучылар белән берничә мәктәптә очраштылар. Ул очрашуларда сүз урманнарны чиста тотуның экологик әһәмияте, Тәтеш урманчылыгының урманнарны саклау һәм тергезү буенча эшчәнлеге, урманда янгыннан саклану кагыйдәләре турында барды. Укучылар да очрашуга әзерләнеп килгәннәр иде – кунакларга урманнарны саклау турындагы рәсем һәм плакатларын күрсәттеләр, кайберләрен урманчылыкка бүләк иттеләр.
Агач утыртуда Түбән Кама предприятиеләре, шәһәрнең барлык идарә компанияләре катнашты. “Яшел дулкын” акциясенә беренче көннән үк халык та актив кушылды. Түбән Кама тарихында иң эре экологик акциягә рәсми стартны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев бирде. Шәһәр халкы белән бергә алар яңартылган Тынычлык проспекты бульварында, 6нчы йорт янында 30дан артык миләш һәм каен агачы утырттылар.
Тәрбия эше буенча директор урынбасары Ольга Сидоренконың хәбәр итүенчә, Лубян урман-техник колледжы студентлары һәм хезмәткәрләре, урман хуҗалыгында дистә еллар эшләгән ветераннары һөнәри бәйрәмне стадионда үткәргәннәр. Колледжның директоры, Татарстан Республикасының атказанган урман үстерүчесе Мулланур Гобәйдуллин бәйрәмне ветераннарга тугры хезмәтләре өчен рәхмәт белдерүдән һәм беренче курсларга фатиха бирүдән башлаган.
Бәйрәмгә бистәнең бөтен халкы җыелган, студентлар әзерләгән концерт программасын караган. Концерт вакытында урман хуҗалыгы ветераннарына кыйммәтле бүләкләр бирелгән. Күп еллык тугры хезмәтләре өчен Е.М.Наговицынга Россия урман хуҗалыгының Мактау грамотасы; укытучы Е.П.Усачевка һәм производствога өйрәтү мастеры Н.Н.Ивановка Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылган. Кукмара муниципаль районы администрациясе үзенең Мактау грамотасы белән укытучы Д.А.Юшковны, кәрҗин үрүче Р.А.Хуҗаҗановны, китапханә мөдире И.В.Козыреваны бүләкләгән.
Бу көнне студентлар арасында җиңел атлетика ярышлары да булып узган.
“Чисталык дәресе” республика табигать саклау һәм экологик белем бирү акциясенең максаты – экологик белемнәрне тарату, яшь буында табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш тәрбияләү иде.
Быелгы “Чисталык дәресе” Халыкара озон катламын саклау көненә багышланды. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре бу көнне Казанның 84нче, 99нчы, 115нче мәктәпләрендә кунак булдылар, дәүләти бюджет оешмасы булган урманчылыклар җитәкчеләре һәм дәүләти табигать тыюлыклары экологлары исә Дәресләрне республиканың башка мәктәпләрендә үткәрделәр. Мәктәп балаларына урманнарның биосферадагы роле, Җирнең озон катламын саклау ягыннан әһәмияте турында сөйләделәр, аларны Татарстанда 5 октябрь көнне узачак “Яшә, урман” акциясендә катнашырга чакырдылар.
Һөнәри бәйрәмгә багышланган чаралар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының барлык тармак оешмаларында үткәрелде. Иң яхшы урман үстерүчеләргә министрлыкның Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Саба һәм Тәтеш урманчылыкларында һөнәри осталык конкурслары булып узды.
Тантаналы чараларга оешмаларның ветераннары чакырылган иде. (Узган уннарча елда алар республиканың урман байлыкларын саклау өчен бик зур тырышлык куйдылар, күбесе әле дә Урман утырту көннәрендә актив катнаша, уку йортларына да еш йөри, анда алар урманның әһәмияте турында сөйлиләр, яшь буында экологик культура тәрбиялиләр.) Мәсәлән, Болгар урманчылыгында ветераннар өчен бәйрәм табыны оештырылды, аларга бүләкләр бирелде, Тәтеш урманчылыгында, Урман хезмәткәрләре көнендә, урманчылык ветераны Низаметдин Госман улы Гәрәев хөрмәтенә истәлек урманлыгы утыртылды.Бөтен гомерен илебезнең урман байлыкларын саклауга һәм арттыруга багышлаучыларның барысын да һөнәри бәйрәм – Урман хуҗалыгы көне белән котлыйм!
Урманчылык хезмәте һәр заманда да илебез хакына изге хезмәт булып торган. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре – җәмгыятьтә лаеклы мәртәбәгә һәм хөрмәткә ия булган иң югары квалификацияле белгечләр алар, үз һөнәри бурычларын урманнарыбызга искитмәле тугрылык күрсәтеп башкаралар.
Россия – иң зур урманнар дәүләте. Ләкин безнең ил өчен урман – агач һәм муллык чыганагы гына түгел. Ул тормышыбызның, мәдәният һәм тарихыбызның аерылгысыз өлеше дә. Ул безгә гөмбә, җиләк җыю, кошлар сайравын тыңлау, саф урман һавасын сулау мөмкинлеге дә бирә. Урманчы өчен исә ул – табигать храмы, урманчы аны саклый, аның кануннарын хөрмәт итә, чөнки аның бөтен гомере һәм язмышы урман белән бәйләнгән.“Урман хуҗалыгын тотрыклы алып баруның нигезе буларак кадрлар потенциалын үстерү” дигән докладында министр республиканың урман тармагын заманчалаштыру буенча төп проектларга тукталды һәм, аларны тормышка ашыру өчен заманча урман хуҗалыгы комплексына яңа төр хезмәткәрләр кирәк, дип ассызыклады.
Һөнәри әзерлек мәктәп урманчылыкларында башлана, аларның эше исә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы эшчәнлеге белән тыгыз үрелеп бара. Лубян урманчылык техникасы колледжын министрлык карамагына күчергәннән соң аның матди-техник базасы яхшырды. 2010-2013 елларда министрлыкның тармак белгечләрен әзерләү һәм һөнәри үстерү буенча вузлар белән хезмәттәшлеге җайга салынды. Агач әзерләү заманча техника – харвестерлар һәм форвадерлар белән башкарыла, автоматлаштырылган яңа җитештерүләр ачыла.Министр вазифаларын башкаручы Харис Мусин дәүләти казна оешмалары – урманчылыклар җитәкчеләре һәм министрлык белгечләре катнашында эш киңәшмәсе үткәрде. Көн тәртибендә – орлыкчылык мәсьәләләре иде.
Быел республика урманнарында себер карагае тубырчыгы һәм сапчалы имән чикләвеге бик уңды. Урманчылыкларда шул һәм башка утыртылма агачларның орлыкларын җыю дәвам итә. Күп кенә оешмалар ылыслы токым орлыкларын әзерләү буенча еллык планнарын үтәделәр һәм ашып та киттеләр инде. Киңәшмәдә орлык әзерләүне яхшы һава торышыннан файдаланып дәвам итәргә киңәш ителде. Аннан тыш, “Яшә, урман!” табигать саклау акциясен үткәрү мәсьәләләре дә каралды, – 5 октябрь көнне, аның белән бергә, республика территориясендә Урман утырту көне дә уздырылачак.Семинар Украинаның Сумск өлкәсе Тростянец ш. Гетман милли паркы базасында үткәрелде. Биологик төрлелек бүлегенең башкаручы киңәшчесе И.Ф.Томаева, “Спас” дәүләти табигать-культура тыюлыгы (ДТКТ) башлыгы Е.С.Костин, “Ашыт” ДТКТ башкаручы белгече Л.Р.Әхмәтова, “Чиста болыннар” ДТКТ 1 разрядлы белгече И.С.Ибушева тыюлыкларны оештыру эше һәм Украинада иң өлкәннәрдән булган Краснокут дендропаркы белән таныштылар.
Башкаручы киңәшче И.Ф.Томаеваның әйтүенчә, фәнни-практик семинар барышында Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының һәр белгече чыгыш ясаган һәм ул чыгышлар украин коллегаларда зур кызыксыну уяткан.
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы семинарда урманнарны саклау (шул исәптән янгыннарны булдырмау) эшенең, сулыкларны һәм сазлыкларны, тулаем үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклауның үзендә матди-техник яктан югары тәэмин ителгәнлеген күрсәткән.