Яңа уку елында Октябрь авылы урта мәктәбенең дәресләр расписаниесына 9нчы класслар өчен “Урманчылыкка кереш”, 10нчы класслар өчен “Урманчылык” дигән яңа предметлар өстәлде. Шөгыльләрне “Идел буе урманчылыгы” дәүләт идарәсенең урман саклау буенча инженеры Рөстәм Исмәгыйлев үткәрә. Урманчылык курсы программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Һөнәрләр исемлеге” хатына ярашлы рәвештә һәм шул министрлыкның “Татарстан Республикасының мәгариф оешмалары өчен базислык уку планын раслау турындагы” боерыгы нигезендә эшләнгән.
Шөгыльләрнең максаты – укучыларга урман, аның тормышы һәм экология өчен әһәмияте турында башлангыч белемнәр бирү, шулай ук укучыларны һөнәри әзерләү, мәктәпне тәмамлаучыларны хезмәт базарына социаль адаптацияләү, аларда Татарстанның урман хуҗалыгына эшкә урнашуны гарантияли торган һөнәрләр алуга уңай мотивацияләр формалаштыру.Финляндия Авыл һәм урман хуҗалыгы министрлыгының Табигый байлыклар буенча генераль директоры Юхи Ояла чакыруы буенча, Татарстан Урман хуҗалыгының министр Н.Г.Мәһдиев җитәкләгән делегациясе Финляндия Республикасында булып кайтты.
Визит барышында Финляндия Авыл һәм урман хуҗалыгы министры Яри Коксинен әфәнде белән очрашу булып узды, белгечләр Татарстанда һәм Финляндиядә урманчылык эшен алып бару тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, Финляндия Авыл һәм урман хуҗалыгы министрлыгында, Табигый байлыклар департаментында, Metla Урман фәнни тикшеренү институтында, Metsahallitus Дәүләт урманнары белән идарә итү предприятиесендә, Финляндия Урман үзәгендә, PONSEE агач әзерләү делянкасында, Haltia Табигать үзәгендә, Isku йорт җиһазлары заводында, Versowood агач эшкәртү компаниясендә булдылар. UPMSilvesta компаниясе кишәрлегендә урманнарны яңадан торгызу өчен булган иң яңа җиһазларны карадылар.Норлат мәктәп урманчылыгында укучылар уку елы алдыннан үзләре өчен махсус класс бүлеп бирелгән Урман музеенда булдылар. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан һәм район җитәкчелегеннән Белем көненә килгән вәкилләрне котлау өчен бүләкләр – дару үләннәре тулы кәрҗиннәр әзерләнгән иде. “Мәктәп урманчылыгы укучыларының тагын бер модалы мавыгуы – флористика. Матур көзге чәчәкләрдән алар Норлат шәһәре гербы – нурлы атны ясадылар”, – дип белдерде мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Т.И.Чибидина.
Котлау телеграммалары Казан дәүләт аграр университеты (КДАУ) ректоры Җәүдәт Фәйзрахмановка һәм Лубян урман-техник колледжы директоры Мулланур Гобәйдуллинга юлланды. Хатларда соңгы елларда бу уку йортларында урман хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләү буенча күп эшләр эшләнүе әйтелгән. Мәсәлән, Лубян урман-техник колледжының матди-техник базасы шактый яхшыртылган, укыту процессы заманчалаштырыла, яңа җиһазлар алына, яңа предмет кабинетлары булдырыла.
Наил Мәһдиев телеграммаларын КДАУ урман факультетының белем бәйрәмендә министрның беренче урынбасары Харис Мусин, Лубян колледжында – эшләр идарәчесе Гадел Галиуллин укыды. Министр урынбасары Рәмил Мәхмүтов исә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы исеменнән Әгерҗе муниципаль районы укучыларын һәм укытучыларын яңа уку елы белән котлады.
Сез бик зур иҗат эше башкардыгыз, шуның өчен барыгызга да рәхмәт әйтергә телим, – диде И.Метшин, урманчылык дәүләти казна оешмалары һәм “Урман” дәүләт идарәсе җитәкчеләренә сыйфатлы башкарылган эш өчен Рәхмәт хатлары тапшырганда.
Бүген Татарстанның Саба районында түбән сортлы агачларны эшкәртү комплексы ачылды. Ачылу тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Владимир Лебедев, ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе – Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Владимир Лебедев белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында узган бу очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президентының экономик мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев катнашты.
Владимир Лебедев Татарстанга республиканың Саба районында яңа агач эшкәртү заводы ачылуда катнашу өчен килгән. Татарстан Президенты белән бүгенге очрашуда ул республикада урман хуҗалыгының үсеш кимәленә югары бәя бирде, ТР җитәкчәлегенең бу тармакка аеруча игътибарын билгеләп узды.
Очрашу барышында яклар Татарстан урман хуҗалыгының арытаба үсеш перспективаларын һәм тармакка федераль үзәктән ярдәм мәсьәләләрен тикшерделәр.
Урман хуҗалыгы бистәсендә заманча агач эшкәртү комплексы ачылуда Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Владимир Лебедев катнашачак. Комплексны ачу тантанасы 11.00 сәгатьтә башлана.
ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев һәм Комитет рәисе Алексей Эглит кул куйган Килешүдә урманнар белән тотрыклы идарә итүнең, урманнарның биологик төрлелеген саклауның һәм рациональ файдалануның, урмн орлыкчылыгын һәм питомникларны үстерүнең хокукый һәм экономик аспектлары буенча озайлы хезмәттәшлек юнәлешләре билгеләнә. Тәҗрибә уртаклашу, галимнәрнең һәм белгечләрнең делегацияләрен алмашу, урман хуҗалыгы буенча уртак программаларны тормышка ашыру турында да килешүгә ирешелде.