ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2013 ел
чәршәмбе

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов һәм ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев белән бергә, үз территориясендә “Агач эшкәртү-2013” күргәзмәсе һәм урманчылар форумы ачылган Казан ярминкәсен Россия Федерациясе Индустрия һәм сәүдә министрлыгының Урман һәм җиңел индустрия департаментының Урман, целлюлоза-кәгазь һәм агач эшкәртү индустриясе башлыгы Вера Хмырова, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының Урман контроле һәм урманнарда янгын күзәтчелеге, Россия Федерациясе субъектларына тапшырылган вәкаләтләрнең үтәлешенә контроль идарәсе башлыгы Иван Валентик, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Александр Орнатский, Беларусь Республикасы Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Федор Лисица, Россия Урман үстерүчеләр җәмгыятү рәисе, Россия табигать фәннәре академиясе академигы Анатолий Писаренко һәм башка югары кунаклар карады.


13
август, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында төзелеш өлкәсендәге программаларны тормышка ашыруга, Казанда 2013 елгы XVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын үткәрүгә зур өлеш керткән оешмалар вәкилләре бүләкләнде.


ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ф.М.Хәнифов ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләти һәм кадрлар хезмәте секторы мөдире Гадел Баязитовка министрлыкның уникаль һәм Россиядә иң зурлардан булган “Казан-Арена” футбол стадионында башкарган сыйфатлы эше өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Форум РФ хөкүмәте, Россиянең Индустрия һәм сәүдә министрлыгы, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, Урман индустриячеләре һәм урман экспортчылары берлеге ярдәме белән оештырылган “Агач эшкәртү-2013” махсуслашкан күргәзмәсе белән бергә уздырыла.

Форум эшендә Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының урманнарда дәүләт контроле һәм янгын күзәтчелеге, Россия Федерациясе субъектларына тапшырылган вәкаләтләрнең үтәлешенә контроль идарәсе башлыгы Иван Валентик, Идел буе ФО буенча урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Александр Орнатский, Татарстан Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев катнашачак.


12
август, 2013 ел
дүшәмбе

Аны ачу Лубян урман-техник колледжын тәмамлаучыларның август очрашуына туры китерелде.

Лубян агач кисү заводы урман-техник колледж студентларын укыту өчен база булып торды. Яңа тасмалы пилорамада автоматлаштырылган заманча җиһазлар урнаштырылган. Лубян урман-техник колледжы директоры Мулланур Гобәйдуллин мондый җиһазлар студентларда кызыксыну уятыр, ә яңа продукция үз сатып алучыларын табар дип нык ышана.

Лубян урман-техник колледжын (урман хуҗалыгы техникумын), республика урманчылык тармагының урта баскыч кадрларын әзерләүче төп уку йортын төрле елларда бетерүчеләрнең традицион очрашуына Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев һәм Кукмаар районы башлыгы Равил Рәхмәтуллин килгән иде, алар очрашуны ачу тантанасында чыгыш ясадылар.

92 ел эчендә бу уку йортыннан республиканың гына түгел, бик күп башка Россия регионнарының да урман хуҗалыклары өчен 9 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарылган. Аларның иң яхшылары вузларга кереп югары белем ала, галим, минитрлык я тармак җитәкчесе булып китә. Менә берничә генә исем: Лубян урман техникумын 1929 елда бетергән Петр Владимиров ТАССР урман агроиндустриясе министры була, 1941 елгы чыгарылыштан Муллый Ганиев 1966-1983 елларда ТАССР ягулык индустриясе министры булып эшли, Әбүзәр Гаянов 1984-2001 елларда ТР урман хуҗалыгы министры, Анатолий Перевозчиков Удмурт республикасы урман, кәгазь һәм агач эшкәртү индустриясе министры була, техникумны 1949 елда бетергән Әхмәдулла Газизуллин күренекле галим, профессор, фәннәр докторы буларак билгеле, РФ һәм ТР атказанган урман үстерүчесе Нургали Миңнеханов та Лубян урман хуҗалыгы техникумын бетергән булган.


9
август, 2013 ел
җомга

Балалар өчен республикада беренче экологик журнал “Зеленушка” барлыкка килде.

Безнең яшьлек куәтебез зур һәм гадәттән тыш, ә әйләнә-тирәлек шундый нәзек һәм яклауга мохтаҗ, – үсеп җиткәнне көтеп кул кушарып утырмалы түгел. Вакыт тиз үтә, бүген сез – мәктәп укучысы, иртәгә – студент, ә берсекөнгә – бәлки нәкь менә сез мөһим дәүләт карарлары чыгарырсыз”, – дип дәшә үз укучыларына баш редактор Людмила Карташева. Журнал битләре исә яшел хәрәкәт активистлары, мәктәп урманчылыклары һәм яшь экологлар турында, аларның табигать саклау акцияләрендә катнашуы турында сөйли. Хәерле юл, “Зеленушка”!

Лубян урман-техник колледжын (урман хуҗалыгы техникумын) төрле елларда тәмамлаучыларның традицион август очрашуы ел саен августның икенче шимбәсендә, быел – 10 августта уздырыла.

Лубян урман хуҗалыгы техникумы Татарстанның һәм Идел буе регионының күпчеелк урман хуҗалыгы хезмәткәләренә һөнәр юлламасы бирде.

Очрашуда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев та катнашачак.

Очрашу программасында – яңартылган класслар, колледж музее буйлап экскурсия, концерт программасы, элекке һәм хәзерге студентларның чыгышлары.


6
август, 2013 ел
сишәмбе

“Республиканың иң хөрмәтле һәм лаеклы кешеләренә дәүләт бүләкләре тапшыру миңа бик күңелле”, – диде Рөстәм Миңнеханов, бүләкләү тантанасында катнашучыларны тәбрикләгәндә. – Илебезне һәм республикабызны үстерүгә сез керткән өлеш бүгенге нәтиҗәләр белән генә чикләнми, Татарстанга һәм Россиягә киләчәктә дә күп файда китерерсез дип ышанам”.

Татарстан Президенты республика экономикасы быел күзәтелгәннән дә җитезрәк үсешкә мохтаҗ, дип белдерде. “Без былтыргы темплар белән үсмибез, һәм бу динамиканы сындырырга кирәк. Яңа эш урыннары булдырырга, социаль инфраструктураны үстерергә кирәк”, – дип ассызыклады ул, һәм бу эштә әле бүләкләнә торган кешеләрнең дә әһәмиятле роль уйнавын әйтеп узды.


5
август, 2013 ел
дүшәмбе

Зөя елгасы Иделга койган урында утрауга урнашкан Зөя шәһәренә экскурсия вакытында алар мондагы күренекле тарихи урыннар белән таныштылар. Күңелне җилкетә торган Идел киңлекләре, күкнең якынлыгы, бүгенге һәм борын-борынгы заманнарның бергә кушылуы белгечләр күңеленә тирән уелып калды.

Республикабызның рухи культурасы символлары булган Борынгы Болгарны һәм Зөя утравын яңадан торгызуда Идел буе, Болгар һәм Яшел Үзән урманчылыклары да катнашты. Алар кулы белән тарихи территорияләр яшелләндерелде, сукмаклар төзекләндерелде. Болгар һәм Зөя территорияләрендә 3.5 меңнән артык агач һәм декоратив куак утыртылды.


2
август, 2013 ел
җомга

Семинарның эшендә тармак оешмалары җитәкчеләре, Санкт-Петербург урман-техник университеты, Мари техник университеты, Идел буе (Казан) федераль университеты һәм Казан дәүләт аграр университеты галимнәре катнашты. Семинар башланыр алдыннан анда катнашучыларны Татарстанның Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары А.В.Панфилов, Татарстан Урман хуҗалыгы министры Н.Г.Мәһдиев сәламләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International