Татарстанның Саба район администрациясе башлыгы Рәис Миңнехановның ярдәме белән 1 августта 10.00дә Урман хуҗалыгы бистәсендә Татарстан Урман хуҗалыгының “Татарстан Республикасының урман комплексы: инновацияләр, тәҗрибә, үсеш перспективалары” дигән фәнни-җитештерү семинар-киңәшмәсе уздырылачак.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Мәскәү – Түбән Новгород – Казан – Екатеринбург зур тизлекле тимер юл магистрале төзелешенең әйләнә-тирәлеккә йогынтысын бәяләү материаллары буенча җәмәгать тыңлаулары уздырылды.
ТР Урман хуҗалыгы белгечләре, Әгерҗе урманчылыгы һәм “Кичкетаң” тыюлыгы белгечләре Катлаулы нарат урманын тикшерделәр. “Кичкетаң” тыюлыгындагы бер тауның көньяк битләвендә урнашкан зур бер урман утравы ул.
Катлаулы нарат урманы табигать һәйкәле ТАССР МСның 13.08.87 №344 карары белән игълан ителгән. Ул Шаршады урманчылыгында 49 га мәйданны били һәм 2-3 яруслы, тыгыз урнашкан нарат, чыршы һәм ак чыршы агачларыннан тора. Татарстанда шактый сирәк очрый торган каралҗым ылыслы көньяк тайга урманының типик фрагменты булып тора. Табигать һәйкәленең төп максаты – аны табигый хәлендә саклау.
Тикшерү барышында белгечләре тарафыннан ылыслы агач токымнары типограф-кисмән дигән корткыч үрчү аркасында корый торган урман массивынның торышын арытыба анализлау өчен материаллар тупланды.
«Укыту-методика үзәге» ФБУ Бөтенроссия читтән торып оештырылган мәктәп урманчылыкларының «Иң яхшы мәктәп урманчылыгы» бәйгесенә йомгак ясады. Бәйгенең «Мәгърифәтчелек эшчәнлеге» номинациясендә «Шәһәр яны урманчылыгы» Дәүләт казна учреждениесенең «Урман дозорыС мәктәп урманчылыгын жюри призер итеп билгеләде. Мәктәп урманчылыгы җитәкчесе – Айрат Әхмәров.
Саратов төбәк татар милли-мәдәни автономиясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «Татар авылы» төзү өчен буралар алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Бу эш министрлыкка караган оешмаларга – «Әлмәт урманы» һәм «Ислейтар урманы» учреждениеләренә йөкләнде. Узган кышта оешма белгечләре, «татар авылы»ның булачак корылмалары нинди өлешләрдән торасын билгеләү өчен, Саратовка барып, булачак ишегалды мәйданнарын карап кайтты. Бүгенге көндә урманчыларның эше төгәлләнде һәм буралар тиешле урынга күчерелде. Татарстан белгечләре башкарган корылмаларга Саратов өлкәсе Төзелеш департаменты директоры Виктор Еськин югары бәя бирде.
Акция Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы инициативасы белән оештырылды. Күп кешеләр вакыт табып туган мәктәпләренә ярдәм итәләр. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев Бөгелмәдә үзе тәмамлаган мәктәптә булды һәм андагы җитәкчелек белән очрашты. Туган мәктәпләренә урманчылар да хәлдән килгәнчә ярдәм итәләр: мәктәпне төзекләндерү өчен төзелеш материалы бирәләр, территорияләрне матурайту өчен үсентеләр тапшыралар. Министрлыкка караган оешма җитәкчеләренең күбесе мәктәп хисабына акчалата ярдәм итте.
Киңәшмәдә министр урынбасары Рамил Мәхмүтов, министрлык аппараты һәм министрлыкка караган оешма җитәкчеләре катнашты. Министр «Урман эшкәртү» күргәзмәсе форматында оештырыла торган Төбәкара махсуслашкан «Урман һәм Кеше» форумы кысаларында булачак чараларга тукталды. Бүгенге көндә Идел буе федераль округында, Татарстаннан тыш, урман хуҗалыгы комплексы проблемалары буенча эшмәкәрләр һәм җәмгыять игътибарына лаек булырлык чаралар оештырылмый.
Министр чараның эшчәнлек программасына да тукталды. Программа ике өлештән тора: беренчесе, урман тармагы актуаль сорауларын тикшерү буенча форум, икенчесе, Татарстан урман хуҗалыгында кулланыла торган инновацион технологияләрне һәм министрлыкка караган оешмалар җитештергән продукцияне күрсәтү булыр дип көтелә.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев министрлык аппараты, Дәүләт казна учреждениесе-урманчылык җитәкче-урманчылары һәм «Урман» Дәүләт бюджет учреждениесе директорлары катнашында коллегия утырышы уздырды. Министрның беренче урынбасары Харис Мусин урманчылыкларның урман фондында контроль-надзорлык вазыйфасын, урманны тергезү буенча эшчәнлеген анализлады. Министр урынбасары Рамил Мәхмүтов «Урман» Дәүләт бюджет учреждениеләре эшчәнлегенең төп юнәлешләрен билгеләп узды һәм финанс-хуҗалык эшчәнлегенә бәя бирде.
Бөтендөнья җәйге Универсида көннәрендә йөзләгән турист һәм Казан кунаклары Татарстан башкаласының тарихи урыннарына экскурсия ясады. Экскурсия маршрутына Иске татар бистәсе урамнары – өлкән буын казанлылар өчен реликвия булган урамнар да кертелде. Биредә татар мәдәнияте һәм дине вәкилләре яшәгән.
Шәһәрнең агач биналарын реставрацияләү һәм яңадан тулысынча тергезү барышында «Нурлат урманчылыгы», «Укыту-тәҗрибә Саба урманчылыгы», «Лаеш урманы», «Ислейтар урманы», «Шәһәр яны укыту-тәҗрибә урманчылыгы» Кызыл Йолдыз филиалы, «Арча урман» Дәүләт бюджет оешмалары хезмәткәрләре, тарихчылар һәм реставраторлар, биргән проектлардан адым да читкә китмәде. Алар зур төгәллек белән йортларның төсләрен билгеләде, тәрәзә кашагаларына һәм капкаларга агач бизәкләрне яңадан уеп ясады, биналарның эчен төзекләндерде, соңыннан ишегалларын рәткә китерде.
Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев «Зәй урманчылыгы» Дәүләт бюджет учреждениесендә эш киңәшмәсе уздырды. ООО «КастамонуИнтегрейтед Вуд Индастри» заводына OSB һәм MDF агач-йомычка плитәләре җитештерү өчен агач белән тәэмин итү белән бәйле булган җитәкче-урманчылар һәм министрлыкка караган 17 оешма директоры үз урманчылыкларында урман әзерләүне оештыру буенча фикер алыштылар. Завод «Алабуга» үзенчәлекле икътисад зонасында узып баручы ел ахырында эшли башлаячак. Заводка ай саен 30 мең куб метр чимал таләп ителә. Аны эшләтеп җибәргәнче, агачны әзерләп, запасларны Зәй урманчылыгында махсус төзелә торган мәйданнарда сакларга кирәк.
Бүгенге көндә «Урман транспорт компаниясе» ОАО төзелә, аның составына «КастамонуИнтегре» заводына агач ташу өчен «КамАЗ» автомобиле нигезендә эшләнгән 20 сортиментовоз керәчәк.