ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2013 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 20.06 2013 дән №1068-р карары буенча кертелгән режим гражданнарга һәм транспорт чараларына урманга керүне тыя иде.       

Янгын чыгу куркынычы зур булган сезонда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре урманчылыкларда кизү тора, урман массивларын, аеруча урманнарга халык күпләп йөри торган урыннарны һавадан да саклый. Агымдагы елның 16 июленә республика территориясендә янгыннар теркәлмәде.


15
июль, 2013 ел
дүшәмбе

Сирәк һәм юкка чыгу куркынычы янаган, Татарстанның Кызыл Китабына кертелгән (19.02.2013 №1) хайван, үсемлек һәм гөмбә төрләре буенча даими комиссия карары белән чөгә ТР Кызыл Китабына 3нче сирәклек категориясенә кертелде. (Vu – сирәк, аз санлы һәм аз таралган булу, еш очракта ареал чигендә булу аркасында хәвефле төр.)

  “Хайваннар дөньясы турындагы” 24.04.1995 № 52-ФЗ федераль законның 24 статьясына ярашлы рәвештә,  Кызыл Китапка кертелгән хайваннар дөньясы объектларының санын киметүгә яисә яшәү тирәлеген бозуга китерә торган гамәлләр рөхсәт ителми. Кызыл Китапка кертелгән хайваннар яши торган территорияләрдә һәм акваторияләрдә хуҗалык эшчәнлеге алып баручы  юридик затлар һәм гражданнар шул хайваннар дөньясы объектларының саклануы һәм үрчүе өчен Россия Федерациясе һәм аның субъектлары законнары буенча җавап бирәләр.

Татарстан Республикасы территориясендә чөгә тоткан һәм саткан өчен административ йогынты чаралары күреләчәк.

Идел-Чулман биосфера тыюлыгы өлкән фәнни хезмәткәрләре Алексей Павлов һәм Әнвәр Әюпов «Кичке таң» Дәүләт табигый заказнигы территориясендә  беренче тапкыр зур бакланның яшәү тирәлеген теркәде. Әлеге кош бик сирәк очрый, ул Россия Федерациясе Кызыл Китабына кертелгән.

 Белешмә:

 

Баклан бакланнар семьялыгының пеликансыманнар отрядына керә. Ул Көньяк Америкадан кала, барлык континентларда да очрый. Колонияләр булып оя кора. Өлкән кошлар тулысынча яшькелт төсмерле кара төстә, йөзләре исә «шәрә» һәм саргылт төстә. Төсләре белән аерылып тора торган күп сандагы астөрләре бар. Зур баклан бик тиз оча, ләкин йөгереп барып кына очып китә ала. Россия территориясендә аларның алты төре яши. Шуларның икесе Кызыл Китапка кертелгән.  Зур баклан – безнең илдә яшәүчеләренең иң эресе. Әлеге кошларның Европадагы популяциясендә 850 меңнән  1,15 миллионга кадәр кош исәпләнә.

«Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2013 елның беренче яртыеллыгында эшчәнлек йомгаклары һәм икенче яртыеллыкка бурычлар» коллегия утырышы министрлык бинасында 19 июльдә 13.00 сәгатьтә була.

Татарстан Урман хуҗалыгы буенча 2013 елга планлаштырылган урманнарны яңарту эшләренең күләме 100%ка үтәлгән, планда каралганча 2372.8 гектарда урман яңарту үтәлгән, шул исәптән урман утырту – 1905.2 гектарда, урманның табигый яңарышына ярдәм алымнары белән – 440.8 гектарда, комбинацияле урман яңарту юлы белән – 26.8 гектарда. Питомникларда 28 гектарда орлыклар чәчелгән.

2013 елның беренче яртысында Татарстанда 2227.8 гектар эрозиядән саклау урманнары утыртылган. Быел шундый урманнар Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә үстерелгән ябык тамыр системалы (ЯТС) үсентеләрне файдаланып утыртылган. ЯТС үсентеләр “Саба өйрәтү-тәҗрибә урман хуҗалыгы”, “Нурлатлес”, Альметлес”, “Альметлес”ның Биләр филиалы, “Шәһәр яны өйрәтү-тәҗрибә” идарәсенең Кызыл Йолдыз филиалы белгечләре тарафыннан аеруча актив кулланылган.


12
июль, 2013 ел
җомга

Оештыру эшләре бүлеге башлыгы Наилә Лонкина тарафыннан Министрлар Кабинетының быел 25 июньдәге “Министрлыкларның һәм тармакларның халыкның тормыш сыйфатын һәм эшчәнлек эффектларын бәяләү индикаторлары буенча дәүләти идарә бурычларын үтәве буенча башкару дисциплинасының торышы турындагы” 04.07.2013 № 476 киңәшмәсе йомгаклары анализланды.

Докладта әйтелгәнчә, 2009 елдан 2012 елга кадәр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының документ әйләнеше 243.3%ка арткан. 2012 елда министрлыкка 1348 граждан язмача мөрәҗәгать иткән һәм җавап алган. Гражданнарның хөкүмәтнең интернет кабулияте аша мөрәҗәгатьләре дә арткан: 2012 елда алар 145 булса, 2013 елның беренче яртысында 81 булган.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча беркетмә карарлары чыгарылды.


11
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Киңәшмәдә кадрчылар практикасында иң еш очрый торган эш законнары мәсьәләләре каралды, сектор белгечләренә урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәт кенәгәләрен тутыру буенча киңәшләр бирелде. Киңәшмәдән соң анда катнашучыларга тармак оешмаларында эш алып бару буенча министрлыкның кадрлар службасы әзерләгән методик киңәшлекләр һәм белешмәлекләр өләшенде.

Идел буен округы Урман хуҗалыгы департаментының матбугат хезмәте хәбәренә караганда, янгын хәвефе сезоны башыннан алып (2013 елның 9 июлендәге хәлдә) округның урман фонды җирләрендә 865 гектарда 474 урман янгыны теркәлгән. Бер янгынның уртача мәйданы – 1.8 гектар.


10
июль, 2013 ел
чәршәмбе

Саба районы администрациясе башлыгы Рәис Миңнеханов ярдәме белән быел 1 августта 10.00 сәгатьтә Урман хуҗалыгы бистәсендә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының “Татарстан Республикасының урман комплексы: инновацияләр, тәҗрибә, үсеш перспективалары” дигән семинар-киңәшмәсе уздырыла.

2013 елда Идел буе федераль округы территориясендә урман яңарту чаралары 91.3 мең га мәйданда планлаштырылган, шул исәптән дәүләт контрактлары буенча – 24.2 га (26%), урманнан файдаланучылар исәбенә – 67.1 га (74%).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International