ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2013 ел
дүшәмбе

“Авиалесохрана” ФБИ прогнозлары буенча, урманнарда янгын куркынычының югары классы июль азагынача барырга мөмкин. Шул уңайдан Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарны саклау буенча көчәйтелгән чараларны дәвам итә: урманчылыкларда тәүлек әйләнә дежурлык оештырыла һәм патрульләр көчәйтелә, барлык янгын-химия станцияләренең урман янгыны машиналары урман массивлары янында даими дежурда тотыла.

Быелның 1 июлендәге торышта, янгын куркынычы сезоны башланудан алып, Россия Федерациясендә 5630 урман янгыны булды, утта янган мәйдан 556 317 га, шул исәптән урманлы мәйдан 373 445 га. Татарстан территориясендә урман янулар теркәлмәгән.


6
июль, 2013 ел
шимбә

Канатлы корткычлар Чишмә елгасының сул ярындагы Черек күл янында барлыкка килделәр. Хәзер зарарланган территорияләр агулы химикатлар белән эшкәртелгән. Экологларның әйтүенчә, саклаулы зонаның флорасы һәм фаунасы саранчадан зыян күрмәгән. Бу атнада ТР буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге вәкилләре тыюлык җирләрен кабат йөреп чыгачак. Бер версия буенча, чакырылмаган кунаклар һөҗүменә озайлы эссе һава сәбәпче булган.


3
июль, 2013 ел
чәршәмбе

03.07.2013

Тантанада Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Людмила Пухачева сүзне ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиевка биргәндә: “Белгечләрне сезгә кулдан-кулга тапшырабыз”, – дип шаяртып алды. Яшь коллегаларга, кичәге студентларга дәшеп, министр республика урман хуҗалыгының бүгенге иҗади һәм фәнни мөмкинлекләре турында сөйләде: “Безнең урман хуҗалыгында буыннар алмашына, һәм без үзебезгә грамоталы, оста белгечләр килү белән кызыксынабыз. Үзе төзегән йортны бер елдан күрәчәк төзүчедән, ярты елдан соң уңыш җыячак игенчедән аермалы буларак, урман үстерүче озак түземле булырга тиеш. Ләкин “сабыр төбе – сары алтын” ди татар мәкале. Безнең өчен ул – урман.”

Тантана азагында яшь белгечләр урман хуҗалыгы министры белән бергә фотога төштеләр.


2
июль, 2013 ел
сишәмбе

Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев Казан аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты абитуриентлары белән очрашу үткәрде.

Министрлыкка урман бистәләреннән егерме яшь кеше килгән иде, күбесенең ата-аналары урман хуҗалыгында эшли, үзләре мәктәп урманчылыкларында башлангыч һөнәри белем алганнар. Норлат мәктәп урманчылыгыннан Александр Чибидин һәм Шәһәр яны мәктәп урманчылыгыннан Айгөл Әхмәрова – халыкара һәм региональ конкурс лауреатлары, башкалары – республика тармак олимпиадаларында җиңүчеләр, һәм урман профильле вузны бик аңлы рәвештә сайлаганнар.

Министр Наил Мәһдиев яшьләргә Татарстанның урман хуҗалыгында соңгы елларда булган үзгәрешләр турында сөйләде, һәр абитуриент һәм аның ата-анасы белән танышты. “Урман хуҗалыгы аркылы тормышта үз юлыгызны табуыгызны телим”, – диде министр яшь буын урманчыларга.

Министрлыктагы бу очрашуда кадрлар службасы хезмәткәрләре һәм җитәкче-урманчылар да бар иде. Алар уку елы барышында авыл мәктәпләрендә аң-белем тараттылар, Казан аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты белән хезмәттәшлек итәләр.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре “Чиста урманнар” акциясендә катнаштылар. Шәһәр яны урманчылыгының җыештыру өчен сайланган Казан янындагы кишәрлекләре – тиңдәшсез матур урыннар, шуңа күрә дә аларны ял итүче халык һәм табигать сөючеләр бик ярата. Ләкин ул урманнарга 2010 елгы корылык һәм 2011-2012 елгы кышкы салкыннар начар йогынты ясады, бигрәк тә чыршы һәм каен агачлары нык зыянлады һәм корыды. Бу урыннарда санитар савыктыру чаралары үткәрү һәм коры-сарыны җыештыру урман янгыннарына каршы көрәшнең дә бер алымы булып тора. Министрлык белгечләре һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре урман җыештыру өмәсендә тату һәм бердәм эш иттеләр.


1
июль, 2013 ел
дүшәмбе

“Урманчы һөнәре иң югары мактауларга лаек, һәм бәлки игенчедән башка һичбер бүтән һөнәр ул югарылыкка күтәрелә алмас”, – язучы Александр Купринның бу сүзләре Лубян урман-техник колледжын тәмамлаучы яшь белгечләргә дипломнар тапшыру тантанасына да яңгырады.

Колледжда урманны, заманча техниканы белүче, урман байлыкларын файдалану һәм әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләрен яхшы аңлаучы һөнәр ияләре әзерләү өчен барлык шартлар булдырылган. Булачак коллегалар белән очрашуга Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы оешмаларының урманчы-җитәкчеләре дә килгән иде. Мәсәлән, Алабуга урманчылыгы җитәкчесе А.Усманов һәм Минзәлә урманчылыгы җитәкчесе М.Минһаҗев яшь белгечләрне конкрет вакантлы урыннарга – участок урманчылары һәм урман мастерлар булырга чакырдылар.

Республика урманчылыкларында өченче ел инде студент отрядлары урманнарны төзекләндерү белән шөгыльләнә. Быел, Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерләнү кысаларында, эш сезоны үткән еллардагыдан алдарак башланды. Бу елның тагын бер үзенчәлеге шунда, – барлык эшче студентлар да урман профильле уку йортларыннан: Лубян урман-техник колледжыннан, Зәй политехник колледжыннан, тиздән аларга Казан аграр университеты егетләре дә кушылачак. Быел отрядта барлыгы 100 кеше эшләячәк. Аларның күбесенә, вуз җитәкчеләре белән килешенеп, урмандагы сигез сәгатьлек эш көне производство практикасы дип саналачак.

Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев “Урман патруле” әгъзаларының эш, көнкүреш һәм ял шартлары белән кызыксынды. Студентлар Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә 700 кубометр коры-сары җыюлары, юл буйларын чүп-чардан чистартулары турында сөйләделәр. Отрядның эше яңа уку елы башына тикле барачак.


28
июнь, 2013 ел
җомга

2013 елның 27-28 июнендә Мәскәү өлкәсе Одинцов районы Голицыно бистәсендә “Россиянең урман комплексын информацияләштерү. Яңа программа продуктларын файдалану мәсьәләләре буенча эш киңәшмәсе” дигән III бөтенроссия конференциясе уздырыла.

Конференциянең максаты – Дәүләти урман реестры (АИС ГЛР) автоматлаштырылган информация системасын беренче кварталда файдалануга йомгак ясау һәм илнең урман комплексына алдынгы информацион технологияләр иңдерүнең перспективалы юнәлешләрен билгеләү.

Конференцияне Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Николай Кротов ачты һәм Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Владимир Лебедевның тәбриген җиткерде. “Оперативлык, актуальлек, чынлык – урман тармагын информацияләштерүнең төп принциплары”, – диелгән иде анда. Мондый караш гражданлык җәмгыяте төзүгә булыша һәм җәмәгатьчелеккә урманда бара торган процессларны контрольдә тотарга мөмкинлек бирә торган система булдырырга тиеш.

Урман хуҗалыгын информацияләштерү темасын Россия урман хуҗалыгының инновацион программалар һәм информацияләштерү бүлеге башлыгы Игорь Илюхин дәвам итте. Бүгенге көндә йомры агач материаллары әзерләүгә һәм аларның әйләнешенә контроль буенча автоматлаштырылган бердәм дәүләти информация системасы булдырыла – РФ Президенты каршындагы Дәүләт Советы президиумының урман комплексы турындагы утырышында бу системаны 2014 елның 1 февраленә кадәр эшләтә башларга дигән карар кабул ителгән.

Хәзер гамәлдә булган АИС ГЛР автоматлаштырылган системасы да тулыландырылачак, һәм бәлки аның рәвеше дә үзгәртелер. Аерым алганда, АИС ГЛР иңдерүнең икенче этабы системага таксация белешмәләре базасын кертүдән һәм кулланучыларга аннан файдалану мөмкинлеге бирүдән торырга тиеш. “”АИС ГЛР белешмәләре Россия урман хуҗалыгының геоинформацион системасы ярдәмендә визуальләшергә мөмкин. Ул, беренче чиратта, гражданнарга белешмәләр бирергә, гражданнарны урманнар турында белешмәләр агымын формалаштыруда катнаштырырга, аларны Россия урманнарын саклау максатында актив эшләргә тартырга тиеш”, – дип белдерде үз докладында Игорь Илюхин. Пленар утырышта шулай ук ГЛРның кайбер белешмәләрен халыкка белдерү мөмкинлеге мәсьәләсе дә тикшерелде. Бу максатта “Россия урманнары” дигән халыкка ачык интерактив карта яисә ГЛР белешмәләре булган, ләкин геоинтерфейсы булмаган махсус портал төзелергә мөмкин.

Урман хуҗалыгын информацияләштерү өлкәсендәге 2013 елгы эш нәтиҗәләре буенча иң уңышлы буларак шундый субъектлар аталды: Татарстан Республикасы, ул пилот регионнарның берсе булган, Псков, Кострома, Свердлов, Түбән Новгород, Сарытау, Сахалин, Курган өлкәләре, Удмуртия Республикасы, Ханты-Манси Автономияле өлкәсе, Адыгея Республикасы, Красноярск һәм Ставрополь крайлары.


27
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

“Кичкетаң” дәүләти табигать тыюлыгы белгечләре ТР Әгерҗе районы Иж-Бубый мәктәп яны лагеры балаларын экологик сукмак буйлап экскурсиягә чакырдылар.

Балалар нарат башларында зур колония булып оялаган соры челәннәрне аеруча кызыксынып күзәттеләр. Кырмыска оясының эшчән тормышына, үз эшләре белән мәш килүче керпеләргә, сакчыл тиеннәргә, елгыр елга балыкларына игътибар иттеләр. Экологик маршрутның тагын бер тукталышы Чаганлык болынында булды, анда балалар каен җиләге җыйдылар.

Озак кына җәяү йөргәннән соң “Кичкетаң” тыюлыгы белгечләре Иж елгасы буенда әзерләгән төшке аш яшь туристларга бигрәк тә тәмле тоелды.

Лубян урман-техник колледжында Идел буе урман комплексы өчен белгечләр озату булып узды. Йөздән артык элекке студентка урман белгече, бухгалтер, ландшафт дизайнеры һәм башка белгечлекләр буенча дипломнар тапшырылды. Колледжны тәмамлаучылар – урман эшенә оста белгечләр – урманчылык профильле оешмаларда бик көтеп алыналар. Аларга дипломнарны министрның беренче урынбасары Харис Мусин тапшырды һәм, фатиха биреп, урманчык һөнәре буенча яхшы эш табуларын теләде. Чөнки урманнарда халыкка файда китерердәй матур һәм өметле идеяләрне тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр күп, Лубян техникумының төп сабагы исә – урманның зур милли байлыгыбыз булуын аңлату. Яңарыш кичерүче Татарстанга анда укып чыккан белемле, оста, иҗтиһатлы белгечләр бик тә кирәкле.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International