ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2013 ел
чәршәмбе

Программа республиканың барлык муниципаль районнарында башланды һәм дәвам итә, ул өч елга исәпләнгән. Шул вакыт эчендә Татарстанда йөзләп авыл клубы һәм мәдәният йорты төзелергә яисә төзәтелергә тиеш. Урманчылар да бу программаны тормышка ашыруга өлеш кертәләр. Министрлык карамагындагы хуҗалык оешмалары клуб төзүчеләргә 27 ферма ясап тапшырды, тагын 17 ферма ясала.

Казанның тарихи өлешен яңадан торгызу буенча 2011 елда башланган кампания Иске Татар бистәсенә  яңа сулыш өрде. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына сигез йортны яңарту йөкләнгән иде. Шул яңартылган яисә реставрацияләнгән биналарда тышкы бизәү, капкалар, тәрәзәләр, тәрәзә яңаклары, нәкыш элементлары монтажлау эшләре төгәлләнде, электр үткәрелде, территорияләр төзекләнә.


25
июнь, 2013 ел
сишәмбе

25 июньдә Татарстанның атказанган урман үстерүчесе, урман хуҗалыгының мактаулы ветераны, 1986-2001 елларда Татарстан Урман хуҗалыгы министры урынбасары – баш урман белгече вазифасын башкарган Евгений Александрович Гуськовка 75 яшь тулды.

Евгений Гуськов – урман үстерүчеләр династиясеннән, Лубян урман техникумын тәмамлаган, аннары Омск урман хуҗалыгы идарәсенә җибәрелгән. Себердә ул 7 ел эшләгән – киң кулланыш товарлары цехында мастер, урман белгече ярдәмчесе һәм урман белгече булган. 1963 елда Татарстанга кайтып Шәһәр яны урман хуҗалыгына урнашкан. Монда ул башта урман культуралары мастеры булган, аннан соң киң кулланыш товарлары цехына мастер итеп билгеләнгән, ә 1967 елдан 1972 елга кадәр, югары белем алганнан соң – урман культуралары инженеры булып эшләгән.


24
июнь, 2013 ел
дүшәмбе

Явып узган яңгырлар республика урманнарындагы янгын хәвефенә нык йогынты ясамады. Урман массивларының аеруча куркынычлы зоналарында тармак оешмаларының, җәлеп ителгән эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең патрульлеге көчәйтелде. Урманнар аша узучы федераль трассаларда, республика әһәмиятендәге автомобиль юлларында ихтимал булган урман янгыннарын оператив сүндерү өчен урман янгыны машиналарының, III типтагы барлык биш янгын-химия станциясенең һәм II типтагы 18 станциянең янгын расчетларының дежурлыгы оештырылды. Хәбәр чаралары аша республика халкына урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында белешмәләр бирелә.


21
июнь, 2013 ел
җомга

Татарстан Министрлар Кабинетының 20.06.2013 №1068-р Күрсәтмәсенә, Россия Федерациясе Урман кодексының 53.5 статьясына, “Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау турындагы” һәм “Янгын куркынычсызлыгы турындагы” федераль законнарга ярашлы рәвештә, янгын куркынычсызлыгын ныгыту максатында, гражданнарның һәм транспорт чараларының урманнарга керүе чикләнде.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан урманчылыкларда тәүлек әйләнә дежурлык оештырылды һәм урман массивларын патрульләү көчәйтелде, ял көннәрендә халык урманга күп йөри торган урыннарда вакытлы постлар, урман янгыны машиналарының һәм янгын-химия станцияләренең дежурлыклары оештырылды.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы Кошларны саклау берлегенең “Ак койрыклы су бөркете – 2013 ел кошы” бөтенроссия программасына кушылды. Проект ярдәмендә республика территориясендә ак койрыклы су бөркетенә (орлан-белохвост) мониторинг ясала һәм алар төсле махсус боҗра белән тамгалана. Быел Татарстанда, аеруча саклаулы территорияләрдә һәм дәүләти урман фондында инде су бөркетләренең 50дән артык оялау урыны каралды, 34 кош боҗраланды.


19
июнь, 2013 ел
чәршәмбе

ТР дәүләт урман инспекторлары һәм табигать саклау буенча ТР дәүләт инспекторлары  урман массивларында һәм аеруча саклаулы табигать территорияләрендә рөхсәтсез каты көнкүреш калдыклары ташлау урыннарын ачыклау һәм бетерү максатында рейдлар үткәрделәр. Нәтиҗәдә республиканың 24 муниципаль районында 138 чүплек ачыкланды, шуларның 114е бетерелде, административ хокук бозулар турында 103 беркетмә төзелде, 87 кеше административ җаваплылыкка тартылды. 83 мең сумлык штраф салынды.

102 каты көнкүреш калдыклары ташлау урыны ачыкланды, икеайлык дәвамында шуларның 100се бетерелде. Урманчылыкларда юл буйларындагы 4983 гектар урман массивлары коры-сарыдан тазартылды.


18
июнь, 2013 ел
сишәмбе
Карелия Республикасы урман үстерүчеләре белән эшлекле очрашу ике регион арасында урман хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы Килешү кысаларында оештырылды. Министр Н.Мәһдиев җитәкләгән Татарстан делегациясе агач әзерләү һәм эшкәртү объектларында булачак, төньяк республика хуҗалыкларында агач әзерләү техникасын һәм җиһазларын куллану тәҗрибәсе белән танышачак

Министрның “Вести-24” мәгълүмәт программасын алып баручы белән әңгәмәсенең темасы – Министрлыкның урман янгыннарын булдырмау һәм урманнарга ялга баручы гражданнарның экологик культурасын күтәрү буенча чаралары. Студиягә шалтыратулардан күренгәнчә, казанлылар Татарстанда урман территорияләрен төзекләндерүне һәм Иске Татар бистәсенең агач йортларын яңадан торгызуны аеручы хуплыйлар икән.

Шәһәр яны урманчылыгының базислы урман питомнигында “Химия һәм инженерлык технологиясе” дигән, әйләнә-тирәлекне саклау һәм экологик культура елына багышланган мәктәп-конференция булып узды. Оештыручысы – Туполев исемендәге Казан техник университетының гомуми химия һәм экология кафедрасы. Үткәрү урыны Казан мегаполисыннан ерак булмаган питомникның рекреацион әһәмиятен исәпкә алып сайланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International