"Татарстанның чиста урманнары" акциясе кысаларында республика урман фондыннан 1150 куб. метрдан артык чүп-чар чыгарылган

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында "Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясе дәвам итә. Ул башланганнан бирле республиканың урман фондыннан 1150 куб.м. артык каты коммуналь калдык, коры-сары һәм ауган агач җыеп чыгарылган.

Акция кысаларында шулай ук урман тармагы белгечләре 7 чишмәне төзекләндергән, урмандагы 36 аншлагны, мәгълүмат тактасын һәм беседкаларны ремонтлаган, гомуми белем бирү учреждениеләрендә дәресләр үткәрелгән.

"Җыелган чүп күләме һәм башка күрсәткечләр буенча Арча, Мамадыш, Чирмешән һәм Әлки урман хуҗалыклары белгечләре алдынгылар рәтендә, – дип сөйләде Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алсу Мостафина. – 19 нчы октябрьдә без акциянең үзәк чарасын үткәрергә ниятлибез. Казан янында Шәһәр яны урманчылыгының Столбище кишәрлеге урманчылыгы территориясендә урман җыештырылачак".

"Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясенең көзге этабы республикада 16 нчы сентябрьдә башланды һәм 16 нчы ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акция барлык муниципаль районнарда да уза. Анда даими катнашучылар арасында – учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар, экологик берләшмәләр вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International