Министрлыкта дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә Министрлык тарафыннан электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.

Киңәшмәне ачып, Илгизәр Зарипов, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР Төзелеш министрлыгы һәм "Иннополис" университеты белән берлектә, Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасы һәм дистанцион зондлау мәгълүматлары нигезендә урман фонды торышын мониторинглау һәм контрольдә тоту сервисы эшләнде, дип билгеләп үтте. "Татарстан Республикасы урман комлексын цифрлаштыруның беренче нәтиҗәләре шундый, – диде ул. – Хәзер безнең алда алга таба бару һәм Министрлык тарафыннан электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтү механизмын эшләү бурычы тора. Әлегә бу дәүләт урман реестрыннан өземтәләр бирү һәм территориаль планлаштыру схемаларын раслау буенча ике төрле хезмәт күрсәтүгә кагыла".

Алга таба дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерүнең социаль һәм икътисадый нәтиҗәлелеге, мөмкин булган куркынычлар һәм әлеге процессны гамәлгә ашыруның техник мөмкинлекләре һ.б. турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International