Министрлыкта ведомствога караган кайбер учреждениеләрнең 2019 елдагы эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

Бүген Министрлыкта 2019 елда ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең эш йомгакларына багышланган баланс комиссиясе утырышы булды. Чарада урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлык бүлекләре башлыклары һәм белгечләре, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары һәм республиканың урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Утырыш барышында Әгерҗе, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Исләйтар һәм Идел буе урманчылыклары җитәкче-урманчылары, шулай ук Әгерҗе, Алабуга, Зәй, Зеленодольск сынау, Исләйтар һәм Идел буе урман хуҗалыклары директорлары узган елда башкарылган эшләр турында хисап тотты. 

Аннары чарада катнашучылар ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, 2020 елда "Экология" илкүләм проекты кысаларында "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проектын гамәлгә ашыру, Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасында эшләү мөмкинлекләре һәм башкалар турында фикер алышты.

Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов җитәкче-урманчыларга – урман законнарын бозуларны ачыклау һәм булдырмау, ә урман хуҗалыгы директорларына урман питомникларында стандарт утырту материалы үстерү һәм ябык тамыр системалы үсентеләр утырту эшен көчәйтергә кушты.

Министр урынбасары Рәис Гомәров товар продукциясе җитештерү, республика предприятиеләренә агач ташу һәм техниканы нәтиҗәле эксплуатацияләү мәсьәләләренә тукталды. Ул урман хуҗалыгы директорларын хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтергә чакырды. "Безнең төп байлык – кешеләр, шуңа күрә иң беренче бурыч – алар өчен куркынычсыз хезмәт шартлары булдыру", – дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International