Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасында агач материалларын законсыз әзерләүне, транспорт белән ташуны, эшкәртүне, сатуны һәм экспортка җибәрүне кисәтү һәм чикләү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Утырыш урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды. Чарада Татарстан районара табигатьне саклау прокуроры Илсур Гыйльметдинов, Казан районара табигать саклау прокуроры Денис Александров, Эчке эшләр министрлыгының Татарстанда Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш буенча баш идарәсе, Эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы ЮХИДИ идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Росприроднадзор идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Росимуществоның Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсендәге Төбәкара территориаль идарәсе вәкилләре катнашты.
Утырышны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ачты. «Хәзерге вакытта Министрлык тарафыннан урманнан файдаланучылар – арендаторлар, агач әзерләү белән шөгыльләнүче затлар, агач сатып алу һәм төяү пунктлары, урман эшкәртү цехлары хуҗалары реестрын формалаштыру һәм актуальләштерү эшләре алып барыла. Без аларны 1 нче апрельгә кадәр төгәлләргә планлаштырабыз», – диде Илгизәр Зарипов.
Шулай ук ул март ахырында, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы вәкилләре катнашында, республиканың кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен агач һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алуның автоматлаштырылган Бердәм дәүләт мәгълүмат системасында эшләү мәсьәләләре буенча семинар үткәрү планлаштырылуы хакында да хәбәр итте.
Алга таба Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров чыгыш ясады. Ул «Чыршы» ведомствоара оператив-профилактика чарасын үткәрү һәм 2019 нчы елда федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагы) гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде.
Аерым алганда, Айрат Әхмәров 2019 нчы елда, 2010 нчы ел белән чагыштырганда, урман утыртмаларын законсыз кисү очраклары 40,4%ка, законсыз әзерләнгән агач күләме 54%ка кимеде, дип белдерде. «Шулай ук урман законнарын бозу нәтиҗәсендә урманнарга китерелгән зыянны түләттерү дәрәҗәсе дә артты. Гомумән алганда, агач әзерләү һәм аның әйләнеше өлкәсендә урман тармагындагы криминаль күренешләрнең капма-каршы якка үзгәрүе күзәтелә», – дип билгеләп үтте ул.
Аның сүзләренә караганда, «Лесовоз» ведомствоара оператив-профилактика чарасы кысаларында узган ел 782 рейд үткәрелгән, урман материаллары төялгән 878 машина туктатылган һәм тикшерелгән. Операция барышында 592 дәүләт урман инспекторы һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының 423 хезмәткәре җәлеп ителгән.
Утырышта шулай ук дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге башлыгы Алексей Мосунов та доклад белән чыгыш ясады. Ул 2019 нчы елда гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен алган агачны максатчан файдалану өлешендә килешү йөкләмәләрен үтәүне контрольдә тоту буенча Министрлык тарафыннан башкарылган эш нәтиҗәләренә тукталды.