Татарстанда «Урманны саклыйк!» россиякүләм акциясе кысаларында 1,2 миллион үсенте утыртылды

2020 елның 26 сентябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасында «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе кысаларында массакүләм агач утырту чарасы узды.

«Без өч муниципаль районда чаралар уздырдык, катнашучыларның гомуми саны 140 кешедән артык иде, – дип сөйләде «Кама урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Альберт Шамилов. – Мамадыш районы урман фонды территориясендә 500 данә нарат, Чистай районының Чистай шәһәре паркында 600 данә имән үсентесе утыртылды. Балык Бистәсе районында агач утырту Наратлы авылы скверында оештырылган, анда участок урманчылыгы хезмәткәрләре һәм «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар катнашкан. Алар көче белән 150 данә нарат үсентесе утыртылган».

«Без Буа участогының 63 кварталындагы 11 бүлемтектә акция уздырдык, – дип хәбәр итте «Кәләй урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Константин Щербаков. – Барлыгы 10,5 мең данә ябык тамыр системалы нарат үсентесе утыртылды. Агачларны «Саба» кылычы ярдәмендә кул белән утыртылды».

Бүген Татарстан Республикасы буенча барлыгы 300 гектардан артык мәйданда 1,2 млн. данә утырту материалы утыртылган. Буа, Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарында акция киң колач белән узган.

Исегезгә төшерик, агач утырту буенча республиканың табигатьне саклау акцияләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2011 елдан бирле үткәрелә. Аларның максаты – республиканың урман ресурсларын яңадан торгызу һәм арттыру, урманга сакчыл караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын аны саклау проблемаларына җәлеп итү һәм тулаем экологик хәлне яхшырту. 10 ел эчендә Татарстандагы акцияләр кысаларында 6,5 мең гектардан артык мәйданда яңа урман утыртмалары утыртылды, 25 млн. данә утырту материалы файдаланылды, ә катнашучыларның гомуми саны 435 мең кешедән артып китте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International