Татарстанда көзге урман культуралары сезоны тәмамланды

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында көзге урман культуралары сезоны тәмамланды. Аның кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Министрлык карамагындагы урман хуҗалыгы учреждениеләре – урман хуҗалыклары белгечләре 2,1 мең га мәйданда урман культураларын эстәп утырту һәм киләсе ел культурасы өчен 1,4 мең га мәйданда туфрак әзерләү эшләрен башкарган.

Болар белән берлектә базислы урман питомникларында урман культураларына һәм стандарт утырту материалына инвентаризация ясалган.

Хәзерге вакытта төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын әзерләү эше дәвам итә. Министрлык мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 3 ноябренә барлыгы 5,1 мең кг орлык әзерләнгән, шулардан 479 кг – нарат, 113 кг – чыршы, 47 кг – карагай, 4.4 мең кг – имән, калган токымнар – 71 кг.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International