ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2017 ел
дүшәмбе

Игелеклелек атнасы кысасында “Чиста бистә” экология акциясе булды. Акциядә Арча мәктәп урманчылыгы әгъзалары катнашты. Перчаткалар һәм чүп капчыклары белән “коралланып”, балалар Үрнәк бистәсенә юл тотты. Балалар мәйданчыгында һәм юл буендагы урман полосасында, шулай ук автобус тукталышында да чүп-чар аеруча күп иде. Балалар территорияне җыештырдылар, шуннан соң бистә чистарып китте. Авыл халкында бу акциядән уңай тәэсир калды. Балалар үзләре дә, укытучылары да башкарылган эштән канәгатьлек хисләре кичерделәр. Бистәне чүптән арындыру эшен яшь урманчылар беренче ел гына башкармый инде. Ул киләчәктә дә дәвам иттереләчәк.

Балтач урта гомуми белем мәктәбе укучылары белән бергәләп, “Балтач” заказнигы инспекторлары Нормабаш авылы янындагы су саклау зонасын чүп-чардан һәм чыбык-чабыктан чистарттылар. Чарада 25 укучы катнашты. Бу нәтиҗәле эштән соң активистлар агачлар утыртты. Яр буе линиясе буйлап барлыгы 700 нарат үсентесе утыртылды.

Халыкара биологик төрлелек көне (International Day for Biological Diversity) 2001 елдан башлап ел саен 22 майда билгеләп үтелә. Бу халыкара көн БМО Генераль ассамблеясы тарафыннан 1995 елда Биологик төрлелек турындагы конвенция (БТК) конференциясе (1994 елда булды) тәкъдиме белән игълан ителгән иде.

“Биологик төрлелек”, җир өсте, диңгез һәм башка төрле су экосистемаларын һәм экологик комплексларны да кертеп, барлык чыганакларның бер өлеше булып торучы терек организмнарның үзгәрүчәнлеген аңлата. Бу төшенчә төр эчендәге, төрләр арасындагы үзгәлекләрне һәм экосистемалар төрлелеген үз эченә ала.

Биологик төрлелек турындагы конвенция – 1992 елның 5 июнендә Рио-де-Жанейрода кабул ителгән халыкара килешү. Конвенциянең максатлары булып тора: биологик төрлелекне саклап калу, аның компонентларыннан тотрыклы рәвештә файдалану һәм, генетик ресурслардан кирәк кадәр файдалану мөмкинлеге бирү, андый ресурсларга һәм технологияләргә барлык хокукларны исәпкә алып, тиешле технологияләрне тапшыру юлы белән, шулай ук тиешенчә финанслау юлы белән, генетик ресурсларны куллануга бәйле бертигез уртак файда алу.

Яклар имзалавы өчен, конвенция 1992 елның 5 июнендә ачылды һәм 1993 елның 29 декабрендә үз көченә керде. 1995 елда Россия Федерациясе, үз өстенә кайбер йөкләмәләрне алып, Биологик төрлелек турындагы конвенцияне ратификацияләде.


18
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 18 маенда Саба районының Сатыш авыл җирлеге территориясендә 6,3 гектарга якын мәйданда чокыр-ерганакларга саклагыч утыртмаларга нигез салынды. Белгечләр акация, каен, чыршы, нарат һәм карагай утыртты. Бу чара  Татарстанның, Оренбург, Самара, Түбән Новгород, Ульян өлкәләренең,  Мари Иле һәм Чувашия Республикаларының урман тармагы вәкилләре катнашында Урман орлыкчылыгы базасында уздырылган  семинар-киңәшмә кысасында булды.

“Татарстан Республикасының күп позицияләр буенча, урман хуҗалыгын үстерүгә мөнәсәбәте, комплекслы ысуллар куллануы буенча гаҗәпләндерүен билгеләп үтәргә кирәк. Без тәҗрибә алмашу буенча нәтиҗәләрне бәяләргә дип килдек. Татарстаннан өйрәнер нәрсәләр бар, аерым алганда, урман хуҗалыгын үстерү буенча. Алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлек итәрбез дип өметләнәбез”, – диде Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы урынбасары Сергей Ковалев.

Саклагыч урман утыртмаларын булдыруның уникальлеге – авыл хуҗалыгы җирләрендә туфрак эрозиясенә юл куймау.

Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы җирләренең 40 проценттан артыгы җил яки су эрозиясенә дучар. Бу игеннәрнең уңыш бирүенә начар тәэсир ясый. Тискәре эрозия процессларын булдырмау өчен, урман үстерүчеләр, саклагыч урман утырмаларын утыртып, туфракны ясалма рәвештә ныгыталар. Ул агачлар туфракны беркетә, юылуына юл куймый, карның эрүен һәм суның агып төшүен җайга сала, чокырларның табигый рәвештә үсемлекләр белән каплануына һәм файдаланылмыйча яткан җирләрнең хуҗалык итү әйләнешенә кертергә булыша. Шул рәвешле, чокыр-ерганак утыртмалары авыл хуҗалыгында кулланылучы кырларның уңдырышлылыгын арттырырга ярдәм итә. Ел саен эрозиягә каршы саклагыч утырмаларны 2 мең гектардан артыграк мәйданда утырталар.

Эрозиягә каршы саклагыч утырмаларны утыртканда, махсус техника кулланыла, ә техника керә алмый торган урыннарда утырту эшләре кулдан – Колесов кылычы һәм Саба кылычы дип аталучы эш кораллары ярдәмендә башкарыла. Технология буенча, бер гектар мәйданга эрозия процессын туктатырга сәләтле агачлар токымнары 3 – 3,5 мең данә утыртыла.

 

“Эко-яз” республика конкурсы һәм “Умырзая-2017” экологик агарту акциясе кысасында “Ашыт” дәүләт комплекслы табигать заказнигы белгечләре Арча районының Олы Бәрәзә башлангыч мәктәбендә экология дәресе үткәрде. Чара барышында балаларга махсус сакланучы табигать территорияләре турында, табигать һәйкәлләре, анда яшәүчеләр турында, табигый мирасыбызны саклау зарурлыгы турында сөйләделәр. Дәрес бик күп мәгълүматлы булды. Укучыларга Татарстанда үсүче һәм Кызыл китапка кертелгән беренче чәчәкләргә багышланган презентация күрсәттеләр, беренче чәчәкләрнең табигатьтәге әһәмияте турында сөйләделәр. Балалар “Нинди чәчәк икәнен бел” дип аталган уенда актив катнашты, бергәләшеп “Беренче чәчәкләрне саклагыз!” дигән рәсем-плакат һәм “Умырзаялар” аппликациясен ясаганда, үзләренең бөтен иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Моннан тыш, дәрес барышында укучылар үзләренең ничек итеп имән чикләвегеннән үренте үстерүләрен күрсәттеләр һәм аны мәктәп яны кишәрлегенә утыртырга җыенулары турында сөйләделәр.

Йомгаклау өлешендә экодәрестә актив катнашкан укучыларга дипломнар тапшырылды.


12
май, 2017 ел
җомга

“Җиңү бакчалары” акциясе кысасында Борнаш авыл җирлеге территориясендә Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә мәктәп дендрариена нигез салдылар.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советындагы “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Валерий Александрович Власов, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Галимҗан улы Зыятдинов, “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре, дендрарийны оештыруны тәкъдим иткән мәктәпнең укучылары һәм укытучылары, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы вәкилләре, җирле үзидарә вәкилләре һ.б. катнашты.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы исеменнән җитәкче-урманчы И.И. Исмәгыйлев җитәкчелегендә “Идел буе урманчылыгы” ДКУ һәм “Идел буе урман хуҗалыгы” ДБУ белгечләре катнашты. Чараны уңышлы итеп оештыру өчен, урманчылык һәм урман хуҗалыгы утырту материалы бирде һәм агачларны утырту өчен туфракны әзерләде. Урманчылык белгечләре методик һәм оештыру ягыннан да бу акциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтте.

“Казанның халыкара мәктәбе” автоном коммерциясез гомуми белем бирү оешмасында 60 укучы катнашында “Урман дәресе” булды. Кишәрлек урманчысы Нурсил Фоат улы Гыйбадуллин, күрсәтмә әсбаплар кулланып, балаларга урман, аның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле турында сөйләде: “Урман – җир өслегендә бара торган күп процессларга йогынты ясаучы куәтле табигый фактор. Ул – кошлар һәм җәнлекләрнең яшәү урыны. Ул кислород эшләп чыгара һәм җирдәге тереклекне саклый. Урман ул – без ял сәгатьләрендә бара торган урын. Агач материалын башкасына алыштырып була, ә тере урманны берни белән дә алыштырып булмый. ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча, урманнар Җир йөзеннән бер минутка 29 гектар тизлегендә юкка чыга. 1 гектар урман сезон эчендә 10 тонна углекислый газ йота. Яшел утыртмалар шәһәрдәге шау-шуның 20 процентын киметә. Урманнар суны да үзенә тарта. Урманнар булган җирдә, туфракны дымландырып, яңгырлар ява, икмәк һәм терлекчелек белән шөгыльләнү өчен үлән үсә. Чагыштыру өчен: Сахарада һәм башка чүлләрдә урманнар юк, шуңа күрә анда яңгырлар да булмый. Һиндстанда үткәрелгән Халыкара урман үстерүчеләр конгрессының девизы да: “Урман ул – су. Су ул – уңыш. Уңыш ул – тормыш”, – дигән сүзләр иде.

Дәрес барышында балалар шулай ук урманчы һөнәре турында да күп яңалыклар белде һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен уен рәвешендә ныгытты.

Язгы чорда уылдык чәчү өчен ясалма урыннар булдыру – Куйбышев сусаклагычында балык запасларын арттыру буенча нәтиҗәле чараларның берсе. Куйбышев сусаклагычында күбрәк фитофиль (уылдыкларын судагы үсемлекләр өстенә чәчә торган) балыклар яшәгәнгә һәм уылдык чәчкәнгә күрә, “Главрыбвод” ФДБУ Урта Идел филиалының татар бүлеге ихтиологлары ТР Спас районы территориясендә уылдык чәчү өчен ясалма урыннарны нәкъ менә балыкларның шушы төрләре өчен куюга өстенлек бирә. Уылдык чәчү өчен ясалма урыннарның “тасмасыман полотно” тибындагысы Органик химия һәм технология дәүләт фәнни-тикшеренү институтының (ГосНИИОХТ) Саратов бүлеге тарафыннан уйлап табылган. Ул 20-25 метр озынлыктагы, 1,5 м киңлектәге, кырыйлап капрон шнур үткәрелгән вак ячейкалы капрон ятьмәдән ясала. Ятьмәнең бөтен өслеге капрон җептән эшләнгән аерым субстрат бәйләмнәре белән беркетеп куела. Элекке еллар тәҗрибәсе буенча, андый урында уылдыкның исән калуы якынча 90 процент тәшкил итә, башка ясалма урыннардагыга караганда, аларга уылдык тыгызрак салына. Уылдык чәчү өчен ясалма урыннар куяр алдыннан, ихтиологлар Куйбышев сусаклагычының уылдык чәчү урыннары куяр өчен аеруча кулай участокларын тикшереп чыкты. Тирәлекнең уылдык чәчүгә һәм эмбрионнарның әйбәт үсешенә йогынты ясаучы факторлары: суның температурасы, суда эрегән кислородның булуы, тирәнлек, агым тизлеге һ.б. исәпкә алынды. 2017 елда Куйбышев сусаклагычының “Спас” ДКТЗ территориясендәге Тенеш утравы янында Болгар шәһәре тирәсендә “Спас” ДКТЗ белгечләре, ихтиологлар һәм Андрияновлар бригадасы (ИП Подгорнов) балыкчылары белән берлектә, уылдык чәчү өчен 2 га җирдә (400х50м) ясалма 5 мең оя куеп чыктылар. Барлыгы 27 уылдык чәчү урыны куелды. Уылдык чәчү урыннары бәйләмдә өчәр полотно итеп, су өслегеннән 1 метр биеклектә горизонталь рәвештә урнаштырылды. Һәр бәйләмгә тану калкавычы беркетелгән. Уылдык чәчү урыннары су температурасы 6-70 булганда куелды. Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге кисәк төшкән очракта, уылдык чәчүнең ясалма урыннарын, җайлап кына, тирәнрәк сулы участокка күчереп куярга мөмкин, бу вакытта чәчү урыннарына салынган уылдыкка зыян килмәячәк.


11
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Болгар тарихи архитектура музей-тыюлыгында шундый исемдәге гадәти булмаган дәрес Кадетлар мәктәп-интернаты укучылары өчен уздырылды. “Спас” заказнигы белгече Любовь Мурзак, музей-тыюлык хезмәткәрләре Лилия Сабирҗанова һәм Марина Рогачева белән бергәләп, балаларга планетабызның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Кешелекнең әйләнә-тирә мохитне пычратуга һәм җимерүгә китерә торган глобаль проблемалары да телгә алынды. Чара барышында укучыларга Татарстан Республикасы Кызыл китабының өченче басмасын тәкъдим иттеләр. Укучылар сирәк очрый торган һәм юкка чыгу куркынычы булган хайваннар һәм үсемлекләр турында белде.

Дәрес ахырында экологик викторина үткәрелде.                  

Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы ССУЗлары һәм ВУЗлары арасында фашистлар Германиясен Җиңүнең 72 еллыгына багышланган хәрби-спорт эстафетасы булды. Лубян урман-техника көллияте студентлары 1 нче урынны алды. Җитәкчеләре – ТИН  укытучысы Д.А. Юшков.

Җиңүегез белән котлыйбыз!!! Һәрвакыт шундый булыгыз!!!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International