Татарстан Республикасындагы санитар-экологик икеайлык кысасында Буа урман хуҗалыгы һәм урманчылыгы белгечләре, “Буа ветеринария техникумы” ДАҺМУ студентлары белән бергәләп, урман кишәрлеге территориясен җыештырды. Чарада барлыгы 60 кеше, шул исәптән “Газ җиһазларын монтажлау һәм эксплуатацияләү” бүлегенең 2 һәм 3 нче курс укучылары катнашты. Балалар бик әйбәт итеп эшләделәр, 20 га мәйданлы территорияне зур канәгатьлек белән һәм дәртләнеп чистарттылар, 20 тонна чүп-чар чыгардылар.
Әгерҗе шәһәренең “3 нче номерлы урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф оешмасында “Кичке Таң” ДКТЗ инспекторлары катнашында Экологик белемнәр көненә багышланган семинар булып узды. Семинарның максаты укучыларның игътибарын кешенең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы проблемаларына (һаваның, суның, туфракның пычрануы, урман янгыннары, калдыклар күбәю, Россиянең һәм Татарстан Республикасының энергетика һәм авыл хуҗалыгы проблемалары) җәлеп итү иде.
Сәламләү сүзендә дәүләт заказнигы башлыгы Әһли Фәйзуллин болай дип билгеләп үтте: “Экологик белемнәр көне барыбызга да үзебез яши торган планета турында һәрвакыт истә тоту зарурлыгын һәм аның яшәргә яраклы хәлдә булуын кайгыртырга кирәклеген искәртә. Һаваның, суның, туфракның пычрануы турында истән чыгармаска кирәк. Бу көн әрәмгә үтмәсен иде”.
Экологик мәсьәләләр чишүгә багышланган “Могҗизалар кыры” уенында укучылар үзләренең белемнәрен һәм эрудицияләрен күрсәттеләр. Уенда берничә команда катнашты. Дөрес җаваплар өчен аларга баллар һәм экология темасына язылган текстлы кәгазь битләре бирелде. Балалар һәрбер сорау, һәрбер балл өчен көрәште. Уен кызганнан-кыза барды. Экологик викторина игътибарны әйләнә-тирә мохитнең пычрануы, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклап калу проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде. Биремнәрне барлык төркемнәр дә менә дигән итеп үтәде. Чара барышында укучылар экологик проектлар да яклады: калдыклар белән эш итүнең төрле вариантлары турында сөйләделәр, килеп туган вазгыятьне яхшырту өчен һәрберебезнең нәрсә эшли алуын аңлаттылар. Беренче категорияле белгеч Тәлгать Нуриевның тал чыбыкларыннан читән үрергә өйрәтүче осталык дәресе балаларны аеручы мавыктырды. Шулай ук укучыларны экологик белем алудагы казанышлары, кул астындагы материаллардан ясалган эшләнмәләр һәм рәсемнәр күргәзмәсе дә оештырылган иде.
Экологик белемнәр көне чараларында катнашып, балалар күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр, шактый гына уңай тәэсирләр алдылар. Иң актив катнашучылар “Кичке Таң” заказнигы грамоталары һәм бүләкләре белән билгеләп үтелде. Әгерҗе районында табигатьне саклау чараларында иң актив һәм иҗади катнашучы буларак, мәктәпкә буклетлар һәм Татарстан Республикасы Кызыл китабының өченче басмасы бүләк ителде.
Экология елы кысасында Аксубай муниципаль районы Үзәк китапханәсендә экологиягә багышланган районкүләм “Терек планета” маҗаралы уены булып узды. Анда төрле мәктәпләрдән 13 команда һәм “Аксубай урманчылыгы” ДКУ белгечләре катнашты.
Бу чараның максатлары һәм бурычлары экологик белемнәрне арттыру, экология буенча балаларның мәдәнилеген формалаштыру, укучыларның иҗади һәм танып-белү активлыгын, командада эшләү күнекмәләрен үстерү иде.
Конкурс йомгаклары буенча барлык катнашучыларга да бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Җиңүчеләр бүләккә Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләреннән чәнечкеле чыршы үсентеләре алды. Балалар, бик күп якты тәэсирләр алып, канәгать калдылар.
Безнең планетада бар тереклек бер-берсе һәм әйләнә-тирә белән тыгыз бәйләнештә яши: үсемлекләр туклыклы матдәләрне туфрактан ала, хайваннар үсемлекләр белән туклана, ә кешегә ризык та, ресурслар да кирәк. Әгәр табигатьтәге бу тигезлек бозылса, экологик кризис башлана. Шуңа күрә тирәлегебез безнең яклауга мохтаҗ, ә моның өчен белем кирәк. Белемне мавыктыргыч уеннар рәвешендә алу балаларда экологиягә карата зур кызыксыну уята.
2017 елның 25 апрелендә филармония паркында яшь агачлар утырттылар. Бу чара татар мәдәнияте бөекләре Җәүдәт Фәйзи һәм Натан Рахлин истәлегенә багышланды. Чәнечкеле чыршы агачларын шушы максатлар өчен Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы алдан ук әзерләп биргән иде.
24 апрель көнне Яшел Үзән районы территориясендә урман янгынын сүндерү һәм гадәттән тыш хәлнең нәтиҗәләрен бетерү буенча өйрәнүләр узды. Чарада 160 кеше: ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасындагы Баш идарәсе белгечләре һәм хезмәткәрләре, урман хуҗалыклары директорлары, җитәкче-урманчылар катнашты. Өйрәнүләрдә, Россия МЧСның МИ-8 вертолетын, камера-телевизор куелган пилотсыз 2 очу аппаратын һәм квадракоптерны да кертеп, 20 берәмлектән артык махсуслаштырылган техника кулланылды.
Урман массивына терәлеп үк торучы авыл хуҗалыгы җирләрендә корыган үләнгә рөхсәтсез ут төртү нәтиҗәсендә, Әйшә участок урманчылыгының 190 нчы кварталы территориясендә урманның өске туфрак катламында янгын чыккан, дип саналды. Янгын турында хәбәр телефоннан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының радиотапшыргыч җайланмасына 8-800-100-94-00 туры номерына килде.
Һаваның коры һәм җилле булуы аркасында, ут тиз арада зур мәйданга таралды. Аскы өлештәге янгын югарыга сикерде, “Хыял” балаларны сәламәтләндерү лагерена, аннары Наратка күчте.
Урман тармагы белгечләре урман янгынын сүндерү, урман янгыны бригадасындагы зыян күргән кешегә беренче медицина ярдәмен күрсәтү ысулларын өйрәнделәр. Дәүләт урман инспекторлары белән бергәләп, хокук саклау органнары оператив эзләү чаралары уздырды, шулай ук халыкны эвакуацияләде һәм вакытлыча урнаштыру пунктларына җибәрде.
Өйрәнүләрдә беренче тапкыр, утның күрше төбәккә күчүенә юл куймау максатыннан, Мари Иле республикасының Урман янгыннары формированиеләре белән төбәкара хезмәттәшлек итү кулланылды.
Шундый исемдәге “экологик суд” Арча районының Яңа Кишет авыл китапханәсе белән берлектә Яңа Кишет урта гомуми белем мәктәбендә узды. Чарада “Ашыт” ДКТЗ белгечләре катнашты.
Катнашучыларга “Кешеләр, табигатьне саклагыз!” һәм “Кешелеккә мөрәҗәгать” дип аталган проектлар тәкъдим ителде. Суд процессының дәгъвачылары һәм җавап тотучылары бик шәп итеп әзерләгән театральләштерелгән чыгыш күпләрне экологик һәлакәт һәм кешелеккә янаган куркыныч турында уйланырга мәҗбүр итте. Заказник белгечләренең эчтәлекле чыгышлары аша укучылар һәм чараның кунаклары республикадагы, райондагы экологик хәл һәм экология проблемалары белән таныштылар. Шулай ук республиканың махсус сакланучы табигать территорияләре, уздырылып торучы экологик акцияләр, конкурслар турында белделәр.
Актив катнашучылар Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының дипломнарына ия булды. Ә мәктәпкә тапшырылган иң кадерле бүләк – Кызыл китапның яңа басмасы иде.
Аукционга Зәй урманчылыгыннан барлыгы 100 лот куелган иде.
№ 3, 4, 13, 27, 31, 32, 41, 47, 50, 53, 54, 55, 76-81, 90 лотлар буенча аукцион узган дип танылды. Аукционның җиңүчеләре белән аукцион нәтиҗәләре буенча беркетмәләр имзаланды, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу килешүләре беркетмәләр имзаланган көннән алып ун эш көне эчендә төзеләчәк.
№ 2, 12, 24, 46, 48, 51, 52, 63-67, 74, 85, 88 лотлар буенча аукцион узмаган дип танылды (Россия Федерациясе Урман кодексының 80 статьясындагы 7 пунктның 1 пунктчасы). Аукционның бердәнбер катнашучылары белән аукцион беркетмәләре имзалана һәм, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу килешүләре аукцион нәтиҗәләре турында мәгълүмат Россия Федерациясенең “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникацияләр челтәрендәге рәсми сайтына урнаштырылган көннән алып ун көннән соң, югарыда күрсәтелгән срок беткәч, ун эш көне эчендә төзеләчәк.
№ 1, 5-11, 14-26, 28-30, 33-40, 42-45, 49, 56-62, 68-73, 75, 82-84, 86-87, 89, 91-100 лотлар буенча, аукционда катнашуга гаризалар булмау сәбәпле, аукцион узмаган дип танылды.
Экология һәм махсус сакланучы территорияләр елы кысасында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының оештыру бүлеге башлыгы Л.Р. Мирсәетова Казан шәһәренең 111 нче номерлы мәктәбендә “Урман дәресе” үткәрде.
Дәреснең максаты укучыларның урман турындагы белемнәрен ныгыту һәм системага салу, әйләнә-тирә мохит экологиясенә кагылышлы белемнәрен арттыру, туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү, фикерләү, хәтердә калдыру, өйрәнелә торган предмет белән кызыксыну кебек интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү иде.
Чара барышында Л.Р. Мирсәетова балаларга тиздән булачак “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе турында сөйләде, укучыларга республика күләмендәге акциядә кулланылачак утырту материалын (нарат, чыршы) күрсәтте.
ТР Министрлар Кабинетының 2017 елның 21 мартындагы № 527-р боерыгын тормышка ашыру кысасында Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык игълан ителде.
“Идел буе урманчылыгы” ДКУ территориясендә “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе башланып китте. Урманчылык һәм урман хуҗалыгы белгечләре тарафыннан урман кишәрлекләрен чүп-чардан чистарту эшләре башкарыла.
Югары Ослан районы башкарма комитеты белән үзара хезмәттәшлек планы төзелде, анда район предприятиеләренә һәм авыл җирлекләренә беркетелгән кишәрлекләр билгеләнде.
Табигатькә битараф булмаучыларның барысын да акциядә актив катнашырга һәм, уртак тырышлык белән, урманнарыбызны чистарак итәргә чакырабыз!
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы территориясендәге “Яшел Үзән урманчылыгы” ДКУда урман янгынын сүндерү һәм гадәттән тыш хәлнең нәтиҗәләрен бетерү буенча махсус тактик өйрәнүләр узачак.
Бу чаралар белгечләрнең гамәли күнекмәләрен камилләштерү һәм аларның урман янгыннарына бәйле гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм бетерү буенча үзләренә йөкләнгән бурычларны үтәүгә әзерлеген тикшерү максатыннан уздырыла.
Янгынга каршы өйрәнүләрдә белгечләр, урман янгынының торак пунктка күчү куркынычы булганда, анда яшәүчеләрне эвакуацияләү мәсьәләләре турында фикер алышачак, урман янгынын сүндерү техникасын кулланып, урмандагы янгынны сүндерү ысулларын өйрәнәчәк. Урман янгынын сүндерү өчен, РФ Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының су агызу җайланмасы булган МИ-8 вертолетыннан файдалану планлаштырыла, шулай ук урман биләмәләрендәге янгынга каршы хәлне күзәтүче, үзе идарә ителешле очу аппаратының ничек эшләвен күрсәтү дә күз алдында тотыла.
Өйрәнүләрдә урман хуҗалыклары директорлары, җитәкче-урманчылар, МЧС хезмәткәрләре катнашачак.