Урман хуҗалыгы өлкәсендәге белгечләр “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺМУда булдылар, анда көллият музееның экспозицияләре белән таныштылар, территориясендә студентлар өйрәнүләр уза торган Лубян урман питомнигына бардылар. Делегация Саба районының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә дә булды. Утырту материалын in vitro технологиясе буенча микроклонлап үстерү һәм үрчетү лабораториясе кунакларда аеруча зур кызыксыну уятты. Моннан тыш, Иркутск өлкәсе вәкилләренә орлыкларның сыйфатын тикшерү лабораториясен, ябык тамыр системалы утырту материалын үстерү теплицаларын да күрсәттеләр.
Махсус сакланучы территорияләр елы кысасында ТР Спас муниципаль районындагы 1 нче номерлы Болгар урта гомуми белем мәктәбендә "Спас" заказнигының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге Татарстан Республикасы дәүләт инспекторы Л.А. Мурзак катнашында Кошлар көненә багышланган бәйрәм узды.
Үз чыгышында ул: "Яз килгәч, безнең дусларыбыз – күчмә кошлар кайта. Алар искиткеч каурыйлары, сайраулары, хәркәтләре, очышлары белән һәм, әлбәттә инде, серле яшәүләре белән җәлеп итәләр. Алар бөтен җирдә: баш өстебездә, тирәбездә, еракта, якында. Аларны урманда да, кырда да, елгада да, тауларда да очратырга мөмкин. Табигатьтә кошлар бик күп. Алар безгә китергән файдалары өчен генә түгел, гүзәл Ватаныбызның бизәге буларак та кадерле. Аларны сакларга кирәк. Планетабыз зур бер матур бакча булсын өчен, бар табигатьнең байлыкларын сакларга һәм арттырырга кирәк. Кошларны саклагыз!" - дип әйтте.
Чарада балалар кошлар тормышы турында бик күп кызыклы яңалыклар да, бөтен әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәклеге турында да белделәр.
Балалар кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, табышмаклар чиштеләр, ясаган кош ояларын конкурска тәкъдим иттеләр. Иң яхшы кош оясы өчен балаларга заказниктан дипломнар тапшырылды. Бәйрәм тәмамлангач, сыерчык ояларын мәктәп ишегалдына элеп куйдылар.
Аукционга ике урманчылыктан: Арча һәм Сабадан барлыгы 90 лот куелган иде.
№ 42, 44, 46, 76, 77, 78, 80, 81, 86, 87, 89, 90 лотлар буенча аукцион узды дип санала. Аукционның җиңүчеләре белән беркетмәләр имзаланачак, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу килешүе төзеләчәк.
№ 1-41, 43, 45, 47-75, 79, 84, 88 лотлар буенча аукцион узмады дип танылды (Россия Федерациясе Урман кодексының 80 маддәсе 7 пунктының 1 пунктчасы).
№ 82, 83, 85 лотлар буенча, аукционда катнашуга гаризалар булмау сәбәпле, аукцион узмады дип танылды.
Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә (Саба муниципаль районы) орлыклар чәчү тәмамланды. Анда ябык тамыр системалы (ЯТС) утырту материалы үстерелә. 4 теплицага 4 млн. данә Европа чыршысы, гади нарат, себер карагачы һ.б. орлыклар утыртылды. Чәчүнең икенче этабын урман хуҗалыгы белгечләре май-июнь айларында башкарырга планлаштыра. Үзәктә 2017 елга барлыгы 12 млн данә утырту материалы үстерергә ниятлиләр.
Кәлшәләр теплицаларда 4-6 атна тора. Аннары аларны, табигать шартларына яраклаштыру өчен, чыныктыру кырларына күчереп утырталар. Хәзерге көндә чыныктыру кырларында 8 миллионга якын ябык тамыр системалы утырту материалы бар. Алар алда торган язгы урман эшләрендә файдаланылачак.
Биш ел эчендә Урман селекция-орлыкчылык үзәге киң танылу алды, Россиянең һәм якын чит илләрнең урманлы төбәкләрендә популярлык казанды. Танышу һәм тәҗрибә алмашу өчен, бу уникаль предприятиегә Алтай крае урманчылары килеп китте, якын арада Иркутск өлкәсеннән делегация килүе көтелә.
"Парклар маршы-2017" халыкара табигатьне саклау акциясе кысасында Әгерҗе районы территориясендә кошлар атналыгы үткәрелә. "Кичке таң" дәүләт заказнигы инспекторлары мәктәпләргә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә баралар. Андый очрашуларның максаты – кошларга игелек эшләү һәм ярату хисләре тәрбияләү. Бу очрашуларда балалар кошлар турында бик күп кызыклы яңалыклар, кайсы кошларның җылы яклардан кайтуы, яз көне кошларның ниләр белән шөгыльләнүе турында беләләр.
Елның нәкъ менә шушы фасылында, язын, кошлар гаҗәеп могҗиза – оя кора торган урыннарына кайтыр өчен меңнәрчә чакрым араларны узып, Ватаннарын яратуларын күрсәтә. Һәр язда күчмә кошларның тавышлары туган җиргә мәхәббәт җырына әверелә.
Киче Таң авылының "Кояшкай" балалар бакчасында кош оялары ясау буенча "Кошларны каршылыйбыз" дигән чираттагы язгы акция узды. Анда катнашучылар кошлар турында шигырьләр, әкиятләр һәм мәсәлләр сөйләделәр, табышмаклар, мәкальләр әйттеләр. Инспекторлар балаларга кошларның файдасы турында сөйләде, ни өчен аларны сакларга һәм якларга икәнен искәртте. Балалар бәйрәменә Кыш бабай һәм Нәүрүзбикә дә килгән иде, берсенең дә үз урынын бирәсе килмәде. Аларның хакимлек итү өчен көрәшүләре уен рәвешендә барды, анда балалар да актив катнашты.
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әти-әниләре белән бергә канатлы дусларыбыз өчен өйләр ясаган. Яңа уңайлы сыерчык ояларын заказник хезмәткәрләре балалар бакчасы территориясенә элеп куйдылар. Хәзер инде нәниләр җәй буе канатлы дусларының тормышын күзәтә алачак. Иң актив катнашкан балалар чара ахырында "Кичке таң" заказнигыннан бүләкләр алды.
Шул Эклогия календаре нигезендә мәктәптә сыйныфтан тыш чаралар, акцияләр, күргәзмәләр, конкурслар һәм күп кенә башка нәрсәләр үткәрергә планлаштыралар.
Атна дәвамында Илгиз Нәҗип улы Зарипов – отставкадагы министр урынбасары – КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтындагы II курс студентларының 8 төркеме өчен экскурсияләр уздырды.
Урман музеена барганнан соң укучылар һәм институтның биоэкология кафедрасы доценты А.В. Аринина экспозициянең аларда зур тәэсир калдыруын билгеләп үттеләр.
“Студентлар “Биологик ресурслар” дип аталган уку курсы кысасында Татарстан Республикасында урман эшенең барлыкка килүе, үсеш алуы, хәзерге торышы һәм алга китеш перспективалары турында белделәр. Урман хуҗалыгының, урман тәҗрибә станциясенең, урманнарны тәртипкә китерү экспедициясенең 1845 елдан башлап төп эшлеклеләре, атказанган хезмәткәрләре белән таныштылар. Игътибар ТР урманнарының тыгызлыгына, урманнар биләгән мәйданнарның кимү сәбәпләренә, шулай ук урманнарны торгызу чараларына һәм технологияләренә, ысулларына, эшләрнең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын арттыручы машиналарга юнәлдерелде. Безгә ТР урманнарының токым составын да, урман фонды утыртмаларының өлешен, урманның нинди продукция бирүен һәм аны кайда куллануларын да белү мөһим иде. Без Илгиз Нәҗип улының югары дәрәҗәдә компетентлы сөйләвенә чиксез рәхмәтле. Аның осталыгы шунда да күренә: махсус терминнар, юнәлешнең үзенчәлекләре бик аңлаешлы бәян ителде. Аннан тыш, ясап куелган стендлар, экспонатлар, берәмтекләп җыелган фотосурәтләр эстетик ләззәт бирде”, – дип язып калдырган КФУ ФМһБ институтының биоэкология кафедрасы доценты А.В. Аринина.
1917 елның 11 гыйнварында (иске стиль белән 1916 елның 29 декабрендә) Баргузада (Байкал күленең төньяк-көнчыгыш яры буенда) Россиянең дәүләт тыюлыгын булдыру турында карар кабул ителә. Шул чакта ук Аучылык тыюлыкларын саклау турында закон да кабул ителә. Россия тыюлыкларының дәүләт системасы елъязмасы нәкъ шул көннән башлап санала, гәрчә 1917 елда оештырылган Саян кеш тыюлыгы хәзерге Россия территориясендә беренче булса да (ул Гражданнар сугышы вакытында юк ителгән, аннары 1939 елда яңадан торгызылып, 1951 елда бетерелгән).
Тыюлыклар һәм башка махсус сакланучы табигать территорияләре, аеруча күренекле һәм кыйммәтле аерым төрләрне саклаудан башлап (әйтик, Баргуза тыюлыгы Россиянең кыйммәтле мехлы җәнлекләр байлыгын гәүдәләндерүче кешләрне саклап калуда төп рольне уйнады), экосистемаларны һәм аларның комплексларын саклауга, төрле үсемлекләр һәм хайваннары булган бер типтагырак һәм шулай ук уникаль зона ландшафтларын саклап калуга кадәр озын юл үттеләр.
Бары тик тыюлыклар булганга гына, Россиядә кеш, кыргый үгез, юлбарыс һәм хайваннан һәм үсемлекләрнең башка күп төрләре, беренчел рәвештәге далаларның соңгы утраучыклары һәм уникаль урман массивлары сакланып калды. Хәзерге заманда махсус сакланучы табигать территорияләре дәүләтнең планетабыз язмышына һәм киләчәк буыннарның иминлегенә мөнәсәбәте күрсәткеченә әверелде.
Махсус сакланучы табигать территорияләре (МСТТ) дәүләт кадастры мәгълүматлары буенча, 2017 елның 1 гыйнварына ТРның табигый тыюлыклар фонды гомуми мәйданы 168,86 мең га барлык дәрәҗәләрдәге 174 МСТТдан тора, шул исәптән гомуми мәйданы 128,15 мең га булган 169ы – төбәкләрнеке. Шулай итеп, республика мәйданының 2,49 процентында табигать комплексларын, ландшафтларны һәм биологик төрлелекне саклау һәм кабат торгызу өчен уңайлы шартлар тудырылган. Ул территорияләрдә Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән сирәк очрый торган һәм юкка чыгып баручы 612 төрдәге үсемлекләр, хайваннар һәм гөмбәләрне генә түгел, Россия Федерациясе Кызыл китабына кертелгән 70 төрдәгеләрен дә саклау һәм кабат торгызу тәэмин ителә. Алар арасында җофар, камчат, гади кызылказ, балыкчы карчыга, дала карчыгасы, дала бөркете, могильник, бөркет, шоңкар, балобан, соры торна, Европа бәрдесе, астрагал Цингера, рус боҗыры кебек төрләр һәм тагын берничәсе бар. Ассызыклап әйтергә кирәк: 25 төр Халыкара табигатьне саклау берлегенең Кызыл китабына кертелгән.
Хәзер ТР МСТТның нигезен дәүләтнең 11табигать заказнигы тәшкил итә: “Ашыт”, “Кичке Таң”, “Чатыр-Тау”, “А.И.Щеповских ис. дала”, “Озын Алан”, “Спас”, ”Чулпан”, “Свияжск”, “Балтач”, “Чиста болыннар” һәм “Зөя буйлары”.
Безне шул факт шатландыра: ел саен меңнән артык укучы табигать турында иҗади эшләр яза. Аларда, барыннан да бигрәк, үзләренең кече Ватаннарындагы урманнарның, яр буйлары, елгалар, күлләрнең торышы өчен борчылу ярылып ята. Аларны чүп-чардан арындыруда катнашып, агачлар утыртып, үсмерләр үзләренең актив табигать сакчысы икәнлекләрен күрсәтәләр. Безнең бурыч – балаларның сузылган кулын ныграк тоту, үз артыбыздан ияртү, кулланучы кешеләр буынын түгел, ә җәмгыятьнең икътисадый файда алу-алмавыбызга карамастан, табигатьнең яшәргә хокукы барлыгын аңлаучы җаваплы әгъзаларын тәрбияләү.
Дәүләт сәясәте һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә җайга салу департаменты мәгълүматлары буенча, 2016 елның 1 гыйнварына Россия Федерациясендә МСТТ өлкәсендә гамәлдәге законнар кысасында Россия Федерациясе субъектлары билгеләгән: дәүләтнең 103 табигать тыюлыгы, 48 милли парк, дәүләтнең федераль дәрәҗәдәге 64 табигать заказнигы, дәүләтнең төбәк дәрәҗәсендәге 2243 табигать заказнигы, 8 меңнән артык табигать һәйкәле (шул исәптән 17се – федераль дәрәҗәдәге), шулай ук башка категорияләрдәге төбәк һәм муниципалитет дәрәҗәсендәге 2,8 меңнән артык МСТТ бар.
Җирне яклау көне ХХ гасырда билгеләп үтелә башлады. Бу бәйрәм һәркемне табигатьне саклау хакына кечкенә генә булса да игелекле эш башкарырга, шулай ук тирә-ягыбыздагыларга табигать байлыкларын саклауның һәм табигать ресурсларына сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген аңларга ярдәм итәргә өнди. Чүпне, җирдән алып, чүп савытына ташлау, үз кухняңда пластик һәм органик калдыкларны аерып җыю, автомобильгә утырып бармыйча, кирәкле җиргә җәяү барып килү кебек теләсә нинди вак-төяк тә планетабызның гомерен озайтуга өлеш кертә ала. Чөнки бит Җир – безнең йортыбыз, аны чистарак һәм яхшырак итү үзебез өчен кирәк.
Бүгенге бәйрәм – киләчәк турында, безнең балаларыбыз яшәячәк дөнья турында уйлану өчен менә дигән сәбәп.
Акция кысасында түгәрәк өстәлләр, лекцияләр, ачык дәресләр, рейдлар, рәсемнәр һәм фотолар күргәзмәләре, өмәләр узачак.
"Парклар маршы" өстәмә экологик белем бирүнең кызыклы һәм нәтиҗәле формаларыннан берсе булып тора. Акцияне уздыру барышында белем бирүнең төп бурычларыннан берсе – кешенең экологик аңын формалаштыру, әйләнә-тирә мохиттә аның үз-үзен тотышын үзгәртү хәл ителә.
"Парклар маршы" Татарстан Республикасында Кыргый табигатьне саклау үзәге тәкъдиме белән 1996 елдан бирле ел саен оештырыла.
Акциянең максаты – җәмгыятьнең барлык катлауларын (бизнесны, матбугат чараларын, дәүләт органнарын, җирле халыкны) махсус сакланучы табигать территорияләребезгә ярдәм итү идеясе тирәсенә берләштерү. Төп нигезне тәшкил итүче идеяләр, сценарийлар, аларның атрибутлары буыннан буынга озак еллар дәвамында тапшырылып барсын өчен, без әлеге акцияне традициягә кертеп җибәрергә омтылабыз, ә бу аларга республика мәдәниятенең мөһим өлешенә әверелергә мөмкинлек бирәчәк.
"Парклар маршы" кешеләргә нәрсә бирә соң? Барыннан да бигрәк ул һәр кешегә сакланучы табигать территорияләре турында милли байлыгыбыз буларак күбрәк белергә һәм бу территорияләрне саклауга үзеннән шәхси өлеш кертергә: чараларда катнашырга, түләүсез волонтерлык ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Акциянең тагын бер әһәмиятле вазифасы бар: үсеп килүче буынга экологик белем һәм тәрбия бирү. Йөз еллар элек безнең милли үзаңыбыз нәкъ менә табигать кочагында формалашкан бит. Кеше күңеленең шушы табигый нигезен саклап калуның мөһимлеге республиканың икътисади үсеше шһәмиятеннән ким түгел. Заманча шәһәрләрнең асфальтында түгел, ә сәламәт табигать кочагында гына без үзебезне егерме беренче гасырдагы очраклы күршеләр булмыйча, ата-бабаларыбызның йөзләгән буыннары береккән бердәм гаилә итеп тоя алабыз.
30 март көнне 3 нче номерлы Лаеш төп гомуми белем мәктәбендә 7-8 нче сыйныф укучыларының "Лаеш урманчылыгы" ДКУ җитәкчесе-урманчысы урынбасары Ф.Ф. Фазлыев белән очрашуы булды.
Әңгәмә башланганчы, ул, үсентеләр утыруда урман хуҗалыгына булышкан өчен, мәктәп директоры Р.З. Хөснуллинга мактау грамотасы тапшырды. Бу эштә ел саен 5-9 нчы сыйныф укучылары катнаша.
Алга таба чыгышында Фәнил Фасил улы Татарстан урманнары тарихыннан кызыклы фактлар китерде, урманчылык хезмәткәрләре тарафыннан республиканың урман байлыкларын саклау һәм арттыру максатыннан күрелүче чаралар турында сөйләде.
Моннан тыш, укучылар белән профориентация эше дә үткәрелде, урманга бәйле һөнәрләр һәм Татарстанның кайсы уку йортларында урман үстерү белгече белемен алырга мөмкин булуы турында сөйләделәр.
Очрашу азагында укучылар җитәкче-урманчы урынбасарына эчтәлекле чыгышы өчен рәхмәт белдерделәр һәм Урман утырту көнендә катнашуны түземсезлек белән көтүләрен әйттеләр.