Бүген Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасында агач материалларын законсыз әзерләү, транспортлау, эшкәртү, сату һәм экспортлауны кисәтү һәм туктату мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә видеоконференция режимында узды.
Утырышта Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров һәм урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев чыгыш ясады.
Үзенең чыгышында Айрат Әхмәров быелгы «Лесовоз» ведомствоара оператив-профилактика чарасы нәтиҗәләренә һәм агач ташу өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләргә тукталды. Аерым алганда, ул искәртеп узганча, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 16.10.2020 ел, № 1696 карары белән агачны транспорт белән алып барганда булырга тиешле документның яңа формасы расланган.
«2022 елның 1 гыйнварыннан башлап агачны һәм аны эшкәртү продукциясен транспорт белән алып барганда кирәкле документ бары тик электрон рәвештә генә, ЛесЕГАИС системасын кулланып формалашачак, – диде Айрат Әхмәров. – Анда милекче, йөкне җибәрүче, йөкне кабул итеп алучы, агач материалын алып баручы, аның күләме, төре һәм сортимент составы, җибәрү һәм билгеләнеш пунктлары, агач ташый торган транспорт чарасының дәүләт теркәү билгесе номеры, шулай ук агач белән алыш-бирешләрнең реквизитлары күрсәтелергә тиеш булачак».
Урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге җитәкчесе Тимур Галиев утырышта катнашучыларны Россия Федерациясе Урман кодексының 43-46 статьялары нигезендә урманнарны файдаланучы затлар һәм урман кишәрлегенең максатчан билгеләнешен үзгәртү турында гариза яки үтенеч белән мөрәҗәгать иткән затлар тарафыннан компенсацияле урман торгызу өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырды.
«2021 елның 2 июлендәге 303-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, урманнарны торгызу яки үрчетү буенча компенсация үткәрү вакыты бер елдан өч елга кадәр арттырылды. Шулай ук әлеге закон белән урманнан файдаланучы башкарырга тиешле эшләр исемлеге дә киңәйтелгән. Алар арасында – урман культураларын агротехник карау», – дип хәбәр итте Тимур Галиев.
Аның сүзләренә караганда, урманнардан файдаланучы гражданнар, юридик затлар тарафыннан урман хуҗалыгы регламентын һәм урманнарны торгызу өлешендә урманнарны үзләштерү проектын үтәмәү урман кишәрлекләрен арендалау шартнамәләрен, урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен вакытыннан алда өзү, шулай ук урман кишәрлекләреннән даими (вакытын чикләмичә) яки түләүсез файдалану хокукын мәҗбүри туктату өчен нигез булып тора.
Моннан тыш, урманнан файдаланучылар урман законнары таләпләрен бозган өчен административ җаваплылыкка да тартылырга мөмкин. 5 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штрафлар каралган.