Равил Кузюров матбугат конференциясендә «Урманнарны саклау» төбәк проектын һәм 2021 елда урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча башкарылган башка эшләр турында сөйләде

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында 2021 елда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узды. Бу хакта да, урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча башкарылган башка эшләр турында да ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләде.

Министр искәртеп узганча, төбәк проектының төп максаты – 2024 елга карата урманнарның кимү һәм торгызылу нисбәтен 100 процент дәрәҗәсендә тәэмин итү. Әлеге максатка ирешү өчен ике максатчан индикатор билгеләнгән: «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте», «урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум». 2021 елга беренче күрсәткечнең план күрсәткече 77,7% булган.

Гомумән, быел «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 200,5 млн.сум күләмендә акча бүленгән. Әлеге акчалар урманнарны торгызу (87,9 млн.сум), урман үсемлекләре орлыклары запасын формалаштыру (131 мең сум) һәм урман янгыннарын сүндерү һәм урман культуралары техникасы сатып алуга (112,4 млн.сум) тотылган.

«Төбәк проекты буенча быел Татарстан Республикасында 4210 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылды. «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте» максатчан индикатор күрсәткече 158% тәшкил итте», – дип хәбәр итте Равил Кузюров.

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткечләре – «Урманнарны торгызу һәм үрчетү өчен урман үсемлекләре орлыклары запасы, кг» һәм  «Урман үсемлекләренең үстерелгән утырту материалы саны, мең данә». Аларның план күрсәткечләре 2021 елга 11,4 тонна орлык һәм 30,9 млн. данә кәлшә булырга тиеш.

«Ел дәвамында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмалар – урман хуҗалыклары белгечләре тарафыннан 40,2 тонна орлык җыелды һәм 34,1 миллион данә кәлшә һәм үсентеләр үстерелде, – дип билгеләп үтте министр. – Бу сан 2022 елда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләрен башкару өчен җитәрлек булып тора».

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, «Урманнарны саклау» төбәк проектының икенче максатчан индикаторы – «еллар буенча урман янгыннарыннан алынган зыян» – стихияле, алдан күреп булмый торган табигый күренешнең нәтиҗәсе булуы сәбәпле, аның сан күрсәткече билгеләнмәгән.

«Быел Татарстан Республикасында да, шулай ук Россия Федерациясенең башка субъектларында да урманнарда янгын куркынычы сезоны шактый катлаулы узды. Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының дистанцион мониторинг мәгълүмат системасы мәгълүматларына караганда, бөтен чорда 1143 термик нокта теркәлгән. Шулар буенча 674,7 гектар мәйданда урман фондына чиктәш территорияләрдә янгын чыгуның 890 очрагы расланган, – диде Равил Кузюров. – Шулай ук 19 урман янгыны да теркәлде. Барлык янгыннар да республика урман хуҗалыкларының урман янгыннарын сүндерү формированиеләре һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең территориаль бүлекләре көчләре белән үз вакытында сүндерелде».

Төбәк проекты кысаларында 2021 елда ведомство буйсынуындагы учреждениеләргә 59 берәмлек техника һәм 491 берәмлек җиһаз сатып алынган һәм тапшырылган. Болар: АЦ-3,0-40 (ГАЗ-33086) янгын автоцистерналары, кече урман патруле комплекслары, УЛПК-4П универсаль урман-янгын комплекслары, «Беларус-82.1» тракторлары, квадроцикллар һәм башкалар.

Министр шулай ук быел урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту буенча башкарылган эшләргә, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә, Татарстан Республикасы урман комплексын цифрлаштыруга һәм башкаларга җентекләп тукталды.

«Быел Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы күрсәтә торган дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү проекты гамәлгә ашырылды. Барлык 10 дәүләт хезмәте санлаштырылды, – дип хәбәр итте Равил Кузюров. – Әлеге проектны гамәлгә ашыру гражданнарның күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре белән канәгать калу дәрәҗәсен арттырырга һәм дәүләт белән үзара хезмәттәшлектә бизнес чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирде. Уртача алганда, Министрлык елына 8 мең хезмәт күрсәтә. Якын киләчәктә күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең сыйфатын күтәрү һәм аларны күрсәтү вакытын кыскарту планлаштырыла».

Матбугат конференциясе азагында министр, аерым алганда, яшь белгечләргә ярдәм чараларын гамәлгә ашыру, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен гамәлгә ашыру, яңа ел чыршыларын сатып алу һәм башкалар турында журналистларның сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International