Хөрмәтле татарстанлылар!
Ел саен, 21 нче март көнне, дөньяда Халыкара урманнар көне билгеләп үтелә. Бу экологик бәйрәмнең төп максаты – планетада яшәүчеләргә урманнарның мөһим экологик, икътисадый һәм социаль үзлекләре, аларга игътибарлы һәм сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында искәртү. 2023 елда Халыкара урманнар көне «Урманнар һәм сәламәтлек» темасына багышлана.
Урманнарның ролен бәяләп бетергесез. Аларның кислород чыганагы, агач материалы, техник, минераль чимал, азык-төлек чыганагы булуын һәркем дә белә, ләкин урманнар климаттагы тотрыклылыкны, туфракны су һәм җил эрозиясеннән саклап, елга-күлләрнең ярлары җимерелүгә каршы яклагыч ролен дә үтиләр. Урманның сәламәтлеккә дә йогынтысы зур. Күпсанлы тикшеренүләр күрсәткәнчә, даими рәвештә урманнарга бару кешенең физик һәм психик халәтен яхшырта, иммунитетын күтәрә һәм стрессларны киметә.
Шуңа күрә Татарстан Республикасында урманнарны саклау һәм арттыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнар белән тотрыклы идарә итү, аларның биологик төрлелеген саклау, потенциалын арттыру, урман ресурсларын күп максатларда, нәтиҗәле, өзлексез нигездә, бетермичә файдалануны тәэмин итү принципларына нигезләнеп эш итә. Саннарга килгәндә, төбәктә ел саен 30 миллионнан артык стандарт утырту материалы үстерелә, 5-6 мең гектар мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре уздырыла.
«Хәтер бакчасы», «Урманны саклыйк» һәм «Татарстанның чиста урманнары» табигать саклау акцияләрендә актив катнашып, татарстанлылар да әйләнә-тирә мохитне саклауга зур өлеш кертәләр. Мин сезнең һәрберегезгә ярдәмегез, актив гражданлык позициягез һәм урманга битараф булмаганыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Хөрмәтле дуслар! Бу истәлекле көндә сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм куелган максатларга ирешүегездә уңышлар телим!
Халыкара урманнар көне белән! Әйдәгез, киләчәк буыннар өчен урманнарны бергәләшеп саклыйк!
ТР урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров